Төп мәгълуматка күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | АТА-АНАЛАР

Яшүсмер балагыз ышанычыгызны акламаганда

Яшүсмер балагыз ышанычыгызны акламаганда

 Кайбер балалар, ата-аналарының сүзен тыңламыйча, өйгә соң кайта. Башкалар ата-аналарын алдый я, дуслары белән вакыт үткәрер өчен, өйдән кача. Балагыз ышанычыгызны акламаганда, нәрсә эшләргә?

 Балам фетнәчеме?

 Андый нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Изге Язмаларда болай диелә: «Бала күңеленә акылсызлык сеңгән» (Гыйбрәтле сүзләр 22:15). Яшүсмерләр еш кына бу сүзләрнең хаклыгын раслый. «Яшьләр еш кына ашыгыч һәм акылсыз карарлар кабул итә,— дип яза психология буенча профессор Лоуренс Стейнберг.— Хаталарга әзер булыгыз» a.

 Балам мине алдаган булса?

 Балагызның максаты — сезне алдау дип уйламагыз. Тикшерүләр күрсәткәнчә, яшьләр өчен (үзләре моны күрсәтәмәсә дә) ата-аналарының алар турындагы фикере бик мөһим. Яшүсмер балагыз сезне күңелсезләндергәндә, моны күрсәтмәсә дә, үзе дә күңелсезләнә.

Сынган сөяк, савыгып, яңадан көчле була алган кебек, югалтылган ышанычны да яңадан яулап алып була

 Кем гаепле?

  •    Дуслары түгелме? Изге Язмаларда: «Яманнар белән аралашу яхшы гадәтләрне боза»,— дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 15:33). Әйе, дуслар яшүсмерләргә нык тәэсир итә. Социаль челтәрләр һәм реклама турында да шуны ук әйтеп була. Өстәвенә, яшүсмерләрнең тормыш тәҗрибәсе аз. Шуңа күрә алар акылсыз карарлар кабул итә ала. Әлбәттә, яшүсмерләр үз карарларының нәтиҗәләрен кабул итәргә әзер булса, бу аларга киләчәктә ышанычлы кешеләр булып үсәргә ярдәм итәр.

  •    Мин гаепле түгелме? Сез, бәлки: «Мин чиктән тыш тупас булмадыммы, үзем баламны шундый тәртипкә этәрмәдемме?» —дип уйлыйсыздыр. Яисә сез киресенчә балагызга чиктән тыш күп азатлык бирдегез дип уйлыйсыздыр. Ләкин никадәр гаепле булуыгыз турында уйланыр урынына, балагызга хәзер ничек булыша алуыгыз турында уйланыгыз.

 Мин балама ышанычымны кабат яуларга ничек булыша алам?

  •   Үз реакциягезгә игътибарлы булыгыз. Яшүсмер балагыз сез ярсып китәрсез дип уйлыйдыр. Әмма ник башкача эш итмәскә? Балагыз белән тыныч сөйләшеп, фикер алышыгыз. Балагыз ни өчен хата кылган? Бәлки, аңа кызык булгандыр. Я ул үзен ялгыз хис иткәндер, аңа ямансу булгандыр. Я бәлки, дуслар табарга бик теләгәндер. Әлбәттә, боларның берсе дә балагызның хатасын акламый, ләкин бу сезгә һәм балагызга моңа нәрсә китергән икәнен аңларга ярдәм итәр.

     Изге Язмалардагы принцип: «Һәркем тыңларга әзер булсын, сөйләргә һәм ярсырга исә ашыкмасын» (Ягъкуб 1:19).

  •   Яшүсмер балагызга булган хәл турында уйланырга ярдәм итегез. Мондый сораулар бирегез: син бу очрактан нәрсәгә өйрәндең? Икенче тапкыр андый хәлгә эләксәң, син ничек эш итәрсең? Андый сораулар балагызга уйланып эш итәргә өйрәнергә булышыр.

     Изге Язмалардагы принцип: «Фаш ит, шелтәлә, үгетләгәндә түземле һәм өйрәтүгә оста бул» (2 Тимутигә 4:2).

  •   Кылган эшенең нәтиҗәсен татырга мөмкинлек бирегез. Ата-ана куйган һәркайсы чик я тыю бала кылган начар эшкә бәйле булса, яхшы булыр иде. Мәсәлән, балагызның үз дуслары белән мәктәптәге кайбер дәресләрне калдырганын белсәгез, аның дуслары белән үткәргән вакытын чикләп була.

     Изге Язмалардагы принцип: «Кеше ни чәчсә, шуны урыр» (Гәләтиялеләргә 6:7).

  •   Балагызга яңадан ышанычыгызны яуларга ярдәм итегез. Әлбәттә, балагыз бер төн эчендә үзгәрмәс. Шулай да балагыз шуны белергә тиеш: вакыт узу белән ул ышанычыгызны яңадан яулый ала. Яшүсмер балагыз ышанычыгызны һич тә яулап булмый дип хис итсә, ул тырышлыклар куюдан туктарга мөмкин.

     Изге Язмалардагы принцип: «Балаларыгыз күңелсезләнеп китмәсен өчен, аларны ярсытмагыз» (Көләсәйлеләргә 3:21).

a «Сез һәм яшүсмер балагыз» китабыннан («You and Your Adolescent»).