Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмаларда динозаврлар турында берәр нәрсә әйтеләме?

Изге Язмаларда динозаврлар турында берәр нәрсә әйтеләме?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Изге Язмаларда динозаврлар турында турыдан-туры әйтелми. Ләкин Инҗилдә Аллаһы турында: «Бар нәрсәне син яраттың»,— диелә, димәк, динозаврларны да ул барлыкка китергән булган a (Ачылыш 4:11). «Динозавр» дигән сүз Изге Язмаларда очрамаса да, анда динозаврларга караган башка җан ияләре төркемнәре турында сүз бара:

Динозаврлар эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме?

 Палеонтологик мәгълүматлар буенча, динозаврлар «эволюция баласы» түгел, алар кинәт барлыкка килгән. Изге Язмаларда язылганнар моны раслый: бар хайваннарны Аллаһы барлыкка китергән. Мәсәлән, Зәбур 146:6 да Аллаһы Тәгалә турында: «Күк белән җирне, диңгезне һәм андагы бар нәрсәләрне Яратучы ул»,— диелә.

Динозаврлар кайчан яшәгән?

 Изге Язмалардан күренгәнчә, диңгездәге һәм җирдәге хайваннарны Аллаһы бишенче һәм алтынчы иҗади көнне барлыкка китергән b (Яратылыш 1:20—25, 31). Бу ике көн үз эченә зур чорны алган. Шуңа күрә динозаврларның кайчан барлыкка килгәне һәм никадәр озак яшәгәне турында фаразлар гына кылып була.

Изге Язмаларның Әюб китабында искә алынган ике хайван динозаврлар булганмы?

 Юк. Бу ике хайванның кем булуы төгәл билгеле булмаса да, аларның берсе — бегемот, ә икенчесе крокодил булган, күрәсең. Изге Язмаларда язылганнар аларның икесенә туры килә (Әюп 40:15—23; 41:1, 14—17, 31). Ничек кенә булмасын, бу ике хайван динозавр була алмый. Аллаһы Әюбкә аларны күзәтергә кушкан. Ә Әюб яшәгәндә, динозаврлар җирдә инде булмаган (Әюп 40:16; 41:8).

Динозаврлар белән нәрсә булган?

 Изге Язмаларда моның турында берни дә әйтелми. Шулай да анда барысы да Аллаһы «ихтыяры белән» барлыкка килгән дип әйтелә, димәк, динозаврлар Аллаһының нияте буенча барлыкка килгән (Ачылыш 4:11). Аның нияте тормышка ашкач, Аллаһы динозаврларның үлеп бетүенә комачаулап тормаган.

a Палеонтологик мәгълүматлар динозаврларның җирдә яшәгәннәрен раслый. Асылда динозаврларның төрләре күп һәм размерлары төрле булган.

b Изге Язмаларда кулланылган «көн» дигән сүз меңләгән елларга сузылган чорга карарга мөмкин (Яратылыш 1:31; 2:1—4; Еврейләргә 4:4, 11).