Төп мәгълуматка күчү

Иблисне Аллаһы барлыкка китергәнме?

Иблисне Аллаһы барлыкка китергәнме?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Изге Язмаларда Иблисне Аллаһы барлыкка китергән дип әйтелми. Аллаһы барлыкка китергән зат Иблис булып киткән. Изге Язмаларда Аллаһы турында: «Аның эшләре камил, аның бар юллары гадел. Ул — тугрылык Аллаһысы, һич тә гаделсезлек кылмас. Ул тәкъва һәм намуслы»,— дип әйтелә (Канун 32:3—5). Шулай итеп мондый нәтиҗә ясап була: Шайтан Иблис кайчандыр камил һәм тәкъва, Аллаһы фәрештәләренең берсе булган.

 Инҗилдә, Яхъя 8:44 тә, Гайсәнең сүзләре китерелә. Ул Иблис «хакыйкатьне тотмаган» дип әйткән һәм, шулай итеп, Шайтан кайчандыр тугры һәм намуслы булган икәнен күрсәткән.

 Йәһвәнең барлыкка китергән затларының яхшы я начар юлны сайларга ирекләре булган. Шайтан булып киткән фәрештәнең дә андый иреге булган. Аллаһыга каршы чыгып һәм беренче ике кешене үзенә кушылырга котыртып, шул фәрештә үзен Шайтан иткән. Бу сүз «Дошман» дигәнне аңлата (Яратылыш 3:1—5; Ачылыш 12:9).