Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмаларда җирнең яссы булуы турында әйтеләме?

Изге Язмаларда җирнең яссы булуы турында әйтеләме?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Юк, Изге Язмаларда җир яссы дип әйтелми a. Изге Язмалар фәнни хезмәт булмаса да, анда язылганнар фәнни тикшерүләргә каршы килми. Изге Язмаларда язылганнар «һәрвакыт ышанычлы, хәзер һәм мәңге» (Зәбур 111:8).

 Изге Язмаларда очрый торган «җирнең дүрт почмагы» дигән сүзләр нәрсәне аңлата?

 Изге Язмаларда очрый торган «җирнең дүрт почмагы» һәм «җир читләре» дигән сүзләр символик мәгънә йөртә, шуңа күрә җир дүртпочмаклы һәм аның читләре бар дип туры мәгънәдә аңларга кирәкми (Ишагыя 11:12; Әюп 37:3). Күрәсең, бу шигырьләрдә язылганнар бөтен җир шарына карый. Шул ук мәгънәдә Изге Язмаларда компасның дүрт юнәлеше дә искә алына (Лүк 13:29).

 «Почмаклар» һәм «читләр» дип тәрҗемә ителгән еврей төшенчәсе астында «канатлар» сүзенә нигезләнгән идиоманы аңларга кирәк. Инглиз телендәге бер белешмәлек буенча, «кош үз канатларын балаларын яклау өчен кулланган кебек, [шул еврей төшенчәсе] берәр нәрсәнең читләрен тасвирлар өчен кулланыла» («International Standard Bible Encyclopedia»). Шул ук белешмәлектә болай дип өстәлә: «Әюп 37:3 тә һәм Ишагыя 11:2 дә очрый торган шушы еврей төшенчәсе коры җирнең ярларын, чикләрен һәм читләрен аңлата» b.

 Иблис Гайсәне ничек вәсвәсәләндергән?

 Гайсәне вәсвәсәләндерергә теләп, «Иблис аны бик биек бер тауга алды да дөньяның бар патшалыкларын һәм аларның шөһрәтләрен күрсәтте» (Маттай 4:8). Кайберәүләрнең фикеренчә, Изге Язмалардагы шушы өзек яссы җирнең берәр почмагыннан бөтен җир күренә дигән фикерне яклап килә. Әмма шушы шигырьдә телгә алынган «бик биек бер тау» дигән сүзләр образлы әйтем генә, шуңа күрә анда билгеле бер урын турында сүз бармый. Ни өчен шулай уйлау акыллы?

  •   Бер таудан да дөньяның бар патшалыкларын күреп булмый.

  •   Иблис Гайсәгә бар патшалыкларны гына түгел, ә «аларның шөһрәтләрен» дә күрсәткән. Андый нечкәлекләрне ерактан күреп булмый, шуңа күрә Иблис Гайсәгә күренеш биргән дигән нәтиҗә ясау акыллы. Бу күренеш проектор белән экран ярдәмендә төрле җирләрнең манзараларын күрсәтүгә охшаш булган.

  •   Шул ук вакыйга тасвирланган Лүк 4:5 тә Иблис Гайсәгә «бер мизгелдә җиһанның бөтен патшалыкларын күрсәтте» дип әйтелә. Кеше күзенең андый сәләте юк. Шуңа күрә Иблис Гайсәне вәсвәсәләндергәндә аның күрү сәләтен кулланмаган, ул башка чаралар тапкан.

a Изге Язмаларда Аллаһы «җир түгәрәгеннән югарыда... яши» дип әйтелә (Ишагыя 40:22). Кайбер белешмәлекләр буенча, «түгәрәгеннән» дип тәрҗемә ителгән сүз астында шарны күздә тотарга кирәк, әмма бу фикер белән кайбер белгечләр риза түгел. Ничек кенә булмасын, Изге Язмаларда җирнең яссы булуы турында берни дә әйтелми.

b Яңадан карап чыгылган басма, 2 нче том, 4 нче бит.