Төп мәгълуматка күчү

© Kim, Hyun-tae/iNaturalist. Licensed under CC-BY-4.0

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Япон агач бакасының бакылдавы

Япон агач бакасының бакылдавы

 Япон агач ата бакалары кат-кат кабатлана торган бакылдаулары белән билгеле, һәм алар бу тавышларны очраклы рәвештә чыгара сыман. Шулай да аларның шау-шулы төркеменнән аерым ата бакаларның кычкыруын аерып була. Япониядә бу бакаларны өйрәнгән галимнәр моның серен ачыклаган: бер үк өлкәдәге ата бакалар ана бакаларны оештырылган рәвештә чакыра икән.

 Игътибар итегез: япон агач ата бакалары ана бакаларны җәлеп итү өчен тавыш чыгара. Бу аваз хайванның тавыш ярыларында хасил була һәм тавыш капчыгында, ягъни аның бугазындагы кабартылган капчыкта, резонанс нәтиҗәсендә көчәя.

 Бер ата баканың кычкыруын башка ата бакаларныкыннан ничек аерып була? Тикшеренүчеләр ачыклаганча, бер-берсенә якын утырган япон агач бакалары, очраклы рәвештә түгел, ә билгеле бер тәртиптә, һәр бака үз чиратында, бакылдый. Бу уңышлы техника ярдәмендә бакалар бер-берсенә комачауламый һәм аерым тавышларның саф хоры барлыкка килә. Шул ук вакыт бакаларның энергиясе саклана. Өстәвенә, бакалар, үз тавышлары белән идарә итеп, «җыр» барышында пауза ясый ала.

 Чыбыксыз элемтә өлкәсендәге тикшеренүчеләр япон агач бакалары бакылдавының ничек оештырылганын аңлагач, бу аларны үз эшендә катлаулы математика кулланырга дәртләндергән. Моның ярдәмендә алар, мәгълүмат пакетлары бер-берсенә комачауламасын өчен, мәгълүмат тапшыру вакытын яхшыртырга тырышкан. Нәтиҗәдә, мәгълүмат тапшыруның ышанычлылыгы үскән, ә энергия куллану кимегән.

 Сез ничек уйлыйсыз? Япон агач бакаларының оештырылган рәвештә саф хор булдыру сәләте эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?