Төп мәгълуматка күчү

Саңгырау һәм сукыр булуына карамастан фидакарь кардәш

Саңгырау һәм сукыр булуына карамастан фидакарь кардәш

 Бразилиядә яшәүче Мария Лусия генетик авыру — Ушер синдромы — белән туган. Бу — күпчелек очракта тумыштан өлешчә я тулаем саңгырау булуга һәм әкренләп сукыраюга китерә торган авыру. Мария Лусия саңгырау булып туган һәм балачагында ишарәләр телен өйрәнгән. Әмма соңрак, 30 яшьләрендә, ул сукырая башлаган. Сәламәтлеге белән авырлыклары булса да, Мария Лусия үз эченә бикләнмәгән. Инде 70 яшьтән узган булса да, ул әле дә актив тормыш алып бара һәм шатлыгын югалтмый.

 1977 елда Мария Лусия, әле күзләре күргән чакта, Йәһвә Шаһитләре белән танышкан булган. Ул болай ди: «Бер көн мин Адриану исемле классташымны очраттым. Ул күптән түгел генә Йәһвә Шаһите булып киткән иде. Адриану миңа тиздән бөтен җир оҗмахка әйләнәчәк һәм кешеләр сау-сәламәт булачак диде. Аллаһының бу вәгъдәсе миңа шулкадәр нык тәэсир итте ки, мин шунда ук Изге Язмаларны өйрәнергә ризалаштым. Тиздән мин Рио-де-Жанейродагы бер җыелышка йөри башладым. Кайбер очрашулар ишарәләр теленә тәрҗемә ителә иде. Йәһвә ярдәме белән мин рухи яктан үсә бардым һәм 1978 елның июлендә суга чумдырылдым».

 Күпмедер вакыт үткәч, Мария Лусия башка җыелышка күчкән, әмма анда беркем дә ишарәләр телен белмәгән. Башта аңа бик кыен булган, чөнки очрашуларда ул бернәрсә дә аңламаган. Әмма шул җыелыштагы ике апа-кардәш Мария Лусиягә ярдәм итәргә булган. Алар аның янына утырып, очрашуларда яңгыраган бар фикерләрне язып, аңа күрсәтеп барган. «Өйгә кайткач, мин фикерләрне яхшырак аңлар өчен, бу язуларны кат-кат укый идем. Соңрак бу апа-кардәшләр ишарәләр телен өйрәнеп, минем тәрҗемәчеләрем булып китте»,— дип әйтә Мария Лусия.

 Кызганычка каршы, Мария Лусиянең күзләре тагы да начаррак күрә башлаган. Ахыр чиктә ул тәрҗемәчеләрнең ишарәләрен инде аермас хәлгә җиткән. Шуңа күрә ул тактиль ишарәләр теленә күчкән. Андый телне ничек кулланалар? «Мин кулларымны тәрҗемәченең кулларына куям һәм ул күрсәткән ишарәләрне шулай итеп аңлый алам»,— дип аңлата Мария Лусия.

 Мария Лусия үз тәрҗемәчеләренә бик рәхмәтле. «Алар Йәһвәдән бүләк! — дип әйтә ул. — Аларның ярдәме белән мин җыелыш очрашуларында һәм конгрессларда яңгыраган мөһим фикерләрне „ишетә“ алам».

 Мария Лусия хезмәттә актив катнаша. Тактиль ишарәләр телен кулланып, ул саңгырауларга вәгазьли. Мария Лусиянең яхшы хәбәрне җиткерер өчен куйган тырышлыклары аларга бик нык тәэсир итә. КОВИД-19 пандемиясе вакытында ул саңгырау кешеләргә бик күп хатлар язган. Аңа абыйсы Жозе Антониу ярдәм иткән. Ул да күрми дә, ишетми дә a.

 Мария Лусия хатларны ничек язган соң? Ул болай дип сөйли: «Минем махсус пластик конвертларым бар, алар ярдәмендә мин туры итеп яза алам һәм кирәк чакта яңа юлга күчәм. Абыем Жозе — искиткеч хәтерле кеше. Ул миңа берәр теманы һәм Изге Язмалардан шигырьне тәкъдим итә, һәм мин аларны кулланып хат төзим. Мин язганда, саңгыраулар аңларлык итеп язарга тырышам, чөнки аларга язылган текстны аңлау әллә ни җиңел түгел».

 Мария Лусия хәзер бернәрсә дә күрми. Шулай да ул элеккегечә күп хезмәт итә. Аңа тәрҗемә итүчеләрнең берсе — Кэролайни болай ди: «Мария Лусия өйдәге бар эшләрне үзе башкара. Аның өендә һәрвакыт тәртип һәм чисталык саклана. Ул әле пешереп, дусларын сыйларга да ярата».

 «Мария Лусия Йәһвәне дә, кешеләрне дә бик ярата. Ул шундый фидакарь һәм башкалар өчен бик күпне эшли»,— дип әйтә аның җыелышыннан Джефферсон исемле өлкән (Филипиялеләргә 2:4).

a Жозе Антониу 2003 елда суга чумдырылу үткән. Ул да, Мария Лусия кебек үк, саңгырау булып туган һәм әкренләп сукырайган.