Төп мәгълуматка күчү

Сәламәтлеге белән авырлыклары булса да, башкаларга булыша

Сәламәтлеге белән авырлыклары булса да, башкаларга булыша

 Клодин Көньяк Африкада яши. Ул Йәһвә Шаһите. Аңа операция ясарга тиеш булганнар, шуңа күрә аны хастаханәгә салганнар. Аның сәламәтлеге белән күп кенә проблемалары булган, һәм аңа, берничә дәвалау ысулын карап чыгып, яраклысын сайларга туры килгән. Операция алдыннан да, аннан соң да ул хәлсезлек, авырту кичергән. Аңа бик авыр булган. Ун атнадан соң ул өенә кайткан, әмма әле дә утырып тора алмаган. КОВИД пандемиясе аркасында аның янына беркем дә килә алмаган.

 Ул үзен жәлләп утырмаска булган һәм Аллаһыдан, дога кылып, башкаларны юата алыр өчен көч сораган. Утыра ала башлагач, ул үз күршесенең апасына шалтыраткан. Шул хатын кайчандыр Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнгән, әмма вакыт узу белән ташлаган булган. Клодин, Аллаһы Сүзен кулланып, аның белән дәртләндерүче фикерләр белән уртаклашкан, һәм теге хатын кабат өйрәнергә булган. Клодин аңа җыелыш очрашуларының нинди файда китергәнен аңлаткан һәм бу хатын җыелыш очрашуларына тоташа алсын өчен адымнар ясаган. Нәтиҗәдә, теге хатын очрашуларга тоташкан һәм хәтта комментарийлар бирә алган.

 Клодин шулай ук шул хатынның сеңлесе белән сөйләшкән, чөнки аның да Изге Язмаларны өйрәнәсе килгән. Шул хатынның сеңлесе Изге Язмалар белән кызыксына торган башка кешеләр турында әйткән. Нәтиҗәдә, Клодин тагын 4 хатын белән өйрәнү башлаган. Ләкин алда аны тагы да зуррак уңыш көткән!

Клодин

 Клодин башкалар белән чын күңелдән кызыксынган, һәм бу яхшы җимешләр китергән: ул 10 хатын белән өйрәнү башлаган. Шулай итеп, ул пандемия вакытында 16 хатын белән өйрәнгән! Аларның кайберләре регуляр рәвештә җыелыш очрашуларына тоташа. Хезмәттә катнашу Клодинга үз проблемаларына чуммаска булышкан. Ул үзе авыр вакытта «һәртөрле юаныч Аллаһысы» биргән юатуны татыган. Шуңа күрә Клодин үзе дә башкалар өчен юаныч чыганагы була алган (2 Көринтлеләргә 1:3, 4).

 Аның өйрәнүчеләре алган белемнәре турында нәрсә уйлый? Аларның берсе болай дип әйтә: «Мин күп кенә яклардан файда алдым. Ләкин миңа аеруча Аллаһы исеме белән танышу ошады. Мин Йәһвәгә якынлаша алдым». Клодинның беренче өйрәнүчесе исә тиздән суга чумдырылу үтәргә җыена. Моның барысы Клодинга зур шатлык китергән, һәм бу аңа операциядән соң тизрәк савыгырга булышкан.