Төп мәгълуматка күчү

Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Гайана

Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Гайана

 «Вәгазьчеләргә ихтыяҗ булган илдә хезмәт итү — әйтеп бетергесез шатлык ул!» — дип әйтә АКШта яшәүче Джошуа. Бу кардәш элек күпмедер вакыт Көньяк Америкада, Гайана илендә хезмәт иткән. Гайанада вәгазьләгән башка Йәһвә Шаһитләре дә аның сүзләре белән килешер a. Сез башка илгә күченеп хезмәт итәргә телисезме? Бу фидакарь вәгазьчеләрдән нәрсәгә өйрәнеп була? Аларның тәҗрибәләре сезгә ничек булыша ала?

Ни өчен алар күченергә булган?

Лайнел

 АКШтан булган Лайнел исемле абый-кардәш үз илендә сирәк эшкәртелә торган территориядә вәгазьләгән. Ул болай дип сөйли: «Безне, 20 абый һәм апа-кардәштән торган төркемне, Көнбатыш Виргиния штатындагы авылларга вәгазьләргә җибәрделәр. Без ике атна вәгазьләдек. Бу ике атна тормышымны үзгәртте. Миндә Йәһвәгә тагы да күбрәк хезмәт итәргә теләк уятты». Нәтиҗәдә, Лайнел Гайанага вәгазьләр өчен күченгән.

Эрика белән Гарт

 Ирле-хатынлы Гарт һәм Эрика белән танышыйк. Алар да башка илдә хезмәт итү турында җитди уйланган һәм Гайана илен сайлаган. Ни өчен? Эрика болай дип аңлата: «Без анда күченгән бер гаиләне белә идек. Аларның ашкынулары һәм хезмәт итүдән кичергән шатлыклары безне дә Гайанага күченергә дәртләндерде». Эрика белән Гарт Гайанада өч ел вәгазьләгән. Бу вакыт турында аларның йөрәкләрендә җылы хатирәләр саклана. Гарт болай дип сөйли: «Без чит илгә күченеп хезмәт итүнең шатлыгын татып карадык. Бу искиткеч вакыт булды!» Соңрак бу пар Гилад мәктәбендә укыган, ә хәзер Боливиядә хезмәт итә.

Чит илдә хезмәт иткән кардәшләр күп эчкерсез кешеләрне очрата

Алар ничек әзерләнгән?

 Изге Язмалар безне гади тормыш алып барырга дәртләндерә (Еврейләргә 13:5). Шулай ук Аллаһы Сүзендә мөһим карарларны кабул итәр алдыннан барысын хисаплап чыгарга киңәш ителә (Лүк 14:26—33). Башка илгә күченү — андый җитди карарларның берсе. «Гайанага күчәр алдыннан без Эрика белән тормышыбызны гадиләштердек. Без үз бизнесыбызны, йортны һәм бар кирәкмәгән әйберләрне саттык. Моңа берничә ел китте. Без максатны күздән ычкындырмадык. Гайанада хезмәт итү теләге сүлпәнәймәсен өчен, без анда һәр ел барып кайта идек»,— дип сөйли Гарт.

Шинейд белән Пол

 Шулай ук үзеңне ничек тәэмин итү турында да уйланырга кирәк. Кайберәүләр, җирле закон рөхсәт итсә, яңа илдә эшкә урнаша. Башкалары интернет аша үз илләрендәге берәр фирмада эшли. Ә кемдер, эшләп алыр өчен, вакыт-вакыт үз иленә кайтып ала. Мәсәлән, ирле-хатынлы Пол белән Шинейд елына бер мәртәбә Ирландиягә эшләр өчен кайта торган булган. Шулай эшләп, алар Гайанада — 11 ел һәм, кызлары тугач, тагын 7 ел шатланып хезмәт итә алган.

Кристофер белән Лорисса

 Зәбур 37:5 тә болай дип язылган: «Юлыңны Йәһвәгә тапшыр. Аңа өмет багла, һәм ул синең хакка эш итәр». АКШтан булган Кристофер белән Лорисса шулай эш иткән дә. Алар башка илдә хезмәт итәргә теләгән һәм моның турында еш дога кылган. Гаилә өйрәнүендә алар күченү турында еш кына аралашып торган. Алар күченүнең уңай һәм тискәре якларын карап чыккан. Гайанада инглиз теле рәсми тел булып тора, шуңа күрә Кристофер белән Лорисса, яңа телне өйрәнергә туры килмәсен өчен, шул илне сайлаган.

 Шулай ук алар Гыйбрәтле сүзләр 15:22 дә язылган принцип буенча эш иткән. Анда: «Киңәшсез ниятләр таркала, ә киңәшчеләр күп булганда — чынга аша»,— диелә. Кристофер белән Лорисса Гайана иле өчен җаваплы филиалга b күченергә телибез дип хат язганнар, андагы медицина, климат һәм җирле гореф-гадәтләр турында белешкәннәр. Филиал аларга кирәкле мәгълүмат биргән һәм җирле өлкәннәр белән элемтәгә керергә булышкан.

 Өстә искә алынган Лайнел Гайанада район күзәтчесе булып билгеләнгән булган. Күченер алдыннан ул да Гыйбрәтле сүзләр 15:22 дә язылган принцип буенча эш иткән. Ул болай дип сөйли: «Мин күченер өчен акча җыйдым, чит илдә хезмәт иткән кардәшләр белән киңәшләштем. Туганнар, җыелыш өлкәннәре һәм район күзәтчесе белән үз планнарым турында фикер алыштым. Шулай ук вәгазьчеләр җитмәгән урыннарда хезмәт итү турындагы мәкаләләрне укып чыктым».

Джозеф белән Кристина

 Күпчелек кардәш чит илгә күчәр алдыннан башта ул илне күреп кайталар. Джозеф белән Кристина да шулай эшләгән. Алар болай дип сөйли: «Башта без Гайанага өч айга гына килдек. Бу вакыт эчендә мондагы шартларны күрдек. Аннары без кире өйгә кайттык һәм, үз эшләребезне тәмамлап, Гайанага күчендек».

Алар ничек күнеккән?

Джошуа

 Чит илдә уңышлы хезмәт итәр өчен, фидакарьлек сыйфаты һәм җирле шартлар белән гореф-гадәтләргә җайлаша белү кирәк. Мәсәлән, салкынрак климаттан тропикларга күченгәннәр өчен яңа өйдә күп төрле бөҗәкләр булуы күңелсез сюрприз булыр. Джошуа болай ди: «Гаянада шундый күп чебен-черки! Җитмәсә, алар ат башы сыман! Әмма соңрак моңа да ияләшәсең. Мин андый көтелмәгән кунаклардан сакланырга өйрәндем. Моның өчен чисталыкны тотарга, савыт-сабаны юарга, чүп-чарны ташларга һәм регуляр рәвештә өйне җыештырырга кирәк».

 Чит илгә күчкәч, яңа ризыкка иялешергә һәм аны пешерергә өйрәнергә туры килә. Джошуа болай дип дәвам итә: «Без бүлмәдәге күршем белән кардәшләрдән безне җирле ризыкны пешерергә өйрәтүләрен сорадык. Яңа ризыкны пешерергә өйрәнгәч, без җыелыштан берәр кемне кунакка чакыра идек тә бергә ашый идек. Бу безгә кардәшләр белән яхшырак танышырга һәм дуслашырга мөмкинлек бирде».

Пол белән Кэтлин

 Пол белән Кэтлин болай дип сөйли: «Килеш-килбәт һәм манералар турында әйткәндә, Гайанада безнең өчен күп нәрсә яңа иде. Бер яктан, безгә моңа ияләшер өчен басынкылык таләп ителде, шул ук вакыт Изге Язмалар принципларын да исәпкә алырга кирәк иде. Без җирле культурага җайлашырга тырыштык, шуның өчен кардәшләр безне тагы да якын күрде һәм хезмәттә очраган кешеләр дә безне теләп тыңлый иде».

Күченү аларга нинди файда китергән?

 Джозеф белән Кристина болай ди: «Авырлыкларга караганда, фатихалар чагыштыргысыз күбрәк. Комфортлы тормышны калдырып, материаль нәрсәләргә карашыбыз үзгәрде. Без кайбер әйберләрсез яши алмыйбыз дип уйлаган идек, ә хәзер бу алай түгел икәнен күрәбез. Монда хезмәт итеп, без шуңа инандык: Йәһвә хакына кайбер нәрсәләрдән баш тартсак та, әҗерсез калмыйбыз. Без чыннан да бәхетле».

 Ә Эрика болай ди: «Вәгазьчеләргә ихтыяҗ булган җирдә хезмәт итеп, без ирем белән Йәһвәгә тулысынча таянырга өйрәндек. Без Йәһвәнең кулын яңача сиздек. Чит илгә күченеп хезмәт итү безне ирем белән тагы да якынайтты».

a Гайанадагы вәгазь эшенең ничек барганы турында 2005 елгы «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы»ннан укып була.

b Бу илдә вәгазь эше өчен Тринидад һәм Тобаго филиалы җаваплы.