Төп мәгълуматка күчү

Яхшы хәбәрне Германиядә яшәүче синти һәм рома кешеләренә җиткерәбез

Яхшы хәбәрне Германиядә яшәүче синти һәм рома кешеләренә җиткерәбез

Германиядә меңләгән синти һәм рома кешеләре яши a. Алар чегән телендә сөйләшәләр. Йәһвә Шаһитләре аларның туган телләренә Изге Язмаларга нигезләнгән буклет-брошюраларны тәрҗемә итү белән һәм видеороликларны яздыру белән күптән түгел генә шөгыльләнә башлаган b.

2016 елны сентябрь-октябрь айларында Германиянең кайбер шәһәрләрендә — Берлин, Бремерхафен, Фрайберг, Гамбург һәм Гейдельбергта махсус кампания үткән: Йәһвә Шаһитләре синти һәм рома халыкларына яхшы хәбәрне чегән телендә җиткерергә тырышкан. Алар шулай ук Патшалык Залларында очрашулар оештырган.

«Татлы» җимешләр

Күп кенә синти һәм рома кешеләре кем дә булса шундый кампания оештырачак дип бер дә көтмәгән, шуңа күрә шатлыкларының иге-чиге булмаган. «Безнең тырышлыклар игътибарсыз калмады. Халык илһамланып китте»,— дип әйтә шушы кампаниядә катнашкан Андре һәм Эстер исемле ирле-хатынлы. Күпләр Изге Язмалардагы хәбәрне туган телләрендә ишетеп һәм басмаларны укып тәэсирләнеп киткән. Бер яшь хатын-кыз чегән телендә «Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк?» дигән видеороликны карагач, үз колакларына ышанып бетмичә: «Бу бит минем телем!» — дип кычкырудан туктый алмаган.

Маттиас исемле бер Йәһвә Шаһите Гамбургта үткән кампаниядә катнашкан. Ул сөйли: «Бөтен Шаһитләрне төркемнәргә бүлделәр, без хатыным белән 8 кешедән торырлык төркемгә эләктек. Без якынча 400 синти һәм рома кешеләре белән сөйләштек. Аларның һәрберсе әдәбият сорап алды». Шул ук шәһәрдә үз ихтыярыннан чыгып хезмәт итүче Беттина болай ди: «Кайберәүләр Йәһвә Шаһитләре тарафыннан чегән теленә тәрҗемә ителгән басмаларны күреп, күз яшьләрен тыя алмыйча елап җибәрә иде». Күпләр шунда ук басмаларны укый башлый торган булган, кайберәүләр дуслары турында уйлап, алардан тагын басмалар бирүләрен сораган.

Кайбер синти һәм рома кешеләре очрашуларыбызга килгәли башлаган. Гамбургтагы 94 кунакларның күбесе Патшалык Залына моңарчы беркайчан да килгәннәре булмаган. Рейлингта (Гейдельбергтан ерак кына түгел) тулаем алганда 123 кеше кунакка килгән. Шуларның бишесе Изге Язмалар өйрәнүенә ризалашкан.

Кампания вакытында Йәһвә Шаһитләре 3 000 гә якын буклет һәм брошюра тараткан, 360 дән артык синти һәм рома кешесе белән сөйләшкән һәм 19 Изге Язмалар өйрәнүе башлаган. Аларның кайберләре: «Безнең янга сезне Аллаһы Тәгалә үзе җибәрде»,— дигән булган.

a Синти халкы — Көнчыгыш һәм Үзәк Европада, ә рома халкы Көнчыгыш һәм Көньяк-көнчыгыш Европада яши. Бу ике халык — азчылык милләтләр.

b Бер белешмәлектә әйтелгәнчә, чегән теленең «60 я күбрәк диалекты» бар, аларның «үзара күп урта яклары» бар («Encyclopædia Britannica Online»). Гадилек өчен бу мәкаләдә Германиядә яшәүче синти һәм рома халыкларына карата «чегән» дигән сүз кулланыла.