Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләренең туйлары ничек үтә?

Йәһвә Шаһитләренең туйлары ничек үтә?

 Еш кына Йәһвә Шаһитләренең никахлашуы гади, әдәпле церемонияне һәм Изге Язмаларга нигезләнгән нотыкны үз эченә ала. Аннары, гадәттә, мәҗлес була a. Гайсә үзенең җирдәге хезмәте башында Кәнә шәһәрендә андый туй мәҗлесендә булган (Яхъя 2:1—11).

 Туй церемониясе ничек үтә?

 Иң мөһим өлеше — туй нотыгы. Аның озынлыгы якынча 30 минут була, һәм аны Йәһвә Шаһите булган ир-ат сөйли. Ул, Изге Язмаларга нигезләнеп, парга бәхетле, бер-берсен яратып, бергә озак яшәргә булышучы киңәшләр бирә (Эфеслеләргә 5:33).

 Күп кенә илләрдә хөкүмәтләр Йәһвә Шаһитләренә никахны теркәү хокукын бирә. Андый очракларда нотык ахырында кияү белән кәләш бер-берсенә ант бирә. Алар шулай ук балдаклар белән алмашына ала. Аннары парны өйләндергән Йәһвә Шаһите аларны ирле-хатынлы дип игълан итә.

 Башка илләрдә хөкүмәтләр парның ЗАГСта никахлашуын таләп итә. Бу нотык алдыннан була. Кәләш белән кияү ЗАГСта антларын бирмәсә, алар моны нотык азагында эшли ала. ЗАГСта бирсәләр дә, алар антларын, үткән заманда әйтеп, кабатлый ала. Нотык азагында Аллаһыга, яңа өйләнешкән парны фатихаласын дип, дога кылалар.

 Йәһвә Шаһитләренең туйлары кайда үтә?

 Күп кенә Йәһвә Шаһитләре үз туйларын, мөмкинлек булса, Патшалык Залында үткәрә b. Мәҗлес планлаштырылса, ул башка урында үтә.

 Кем килә ала?

 Туй церемониясе Патшалык Залында үтсә, гадәттә, анда теләсә кем — Йәһвә Шаһитләре дә, Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләр дә килә ала. Мәҗлескә исә кемне чакырырга икәнен пар үзе сайлый.

 Кунаклар билгеле бер кием кияргә тиешме?

 Патшалык Залында үткән туй церемониясенә билгеле бер киемне кияргә таләп ителмәсә дә, Йәһвә Шаһитләре, Изге Язмалардагы җитәкчелек буенча эш итеп, тыйнак һәм әдәпле кием кияргә тырыша. Башкалар да шулай эшләсә, алар бик рәхмәтле булыр (1 Тимутигә 2:9). Мәҗлес булса, анда да шул ук принциплар кулланырлык.

 Бүләкләр биреләме?

 Изге Язмалар юмартлыкка өнди (Зәбур 37:21). Йәһвә Шаһитләре бүләкләр бирергә һәм бүләкләр алырга ярата (Лүк 6:38). Шулай да алар бүләкләрне таләп итми һәм бүләк бирүчеләрне кешеләр алдында игълан итми (Маттай 6:3, 4; 2 Көринтлеләргә 9:7; 1 Петер 3:8). Алай эш итү Изге Язмаларга каршы килер иде һәм килгән кешеләрне уңайсыз хәлдә калдыра алыр иде.

 Тостлар әйтеләме?

 Юк. Йәһвә Шаһитләре тостларны әйтми, чөнки бу йоланың тамырлары ялган диннән килә c. Йәһвә Шаһитләре яңа өйләнешкән парга үз теләкләрен башкача белдерә.

 Дөге я конфетти сибәләрме?

 Юк. Кайбер җирләрдә кешеләр яңа өйләнешкән пар өстенә дөге, конфетти я башка охшаш нәрсәләр сибәләр. Алар ышануынча, бу шул гаиләгә уңыш, бәхет һәм озын гомер китерәчәк. Ләкин Йәһвә Шаһитләре хорафатларга нигезләнгән андый йолалардан кача. Андый йолалар Изге Язмаларга каршы килә (Ишагыя 65:11).

 Ризык һәм эчемлекләр буламы?

 Патшалык Залындагы туй церемониясендә ризык һәм эчемлекләр булмый. Кайбер парлар церемониядән соң башка урында банкет оештыра (Вәгазьче 9:7). Банкетта исерткеч эчемлекләр булса, пар аларның күләме чиктән тыш күп булмасын дип һәм аларны балигъ кешеләр генә эчсен дип кайгырта (Лүк 21:34; Римлыларга 13:1, 13).

 Музыка һәм биюләр буламы?

 Пар мәҗлес үткәрергә булса, алар анда музыка һәм биюләрнең булуын оештырырга мөмкин (Вәгазьче 3:4). Пар, культураларына һәм кунакларының зәвыгына карап, үзләренә ошаган музыка төрен сайлар. Патшалык Залындагы туй церемониясендә еш кына Изге Язмаларга нигезләнгән җырлар яңгырый.

 Йәһвә Шаһитләре туй еллыгын бәйрәм итәме?

 Изге Язмалардагы принциплар туй еллыкларын хупламый да, хөкем дә итми. Шуңа күрә һәр пар еллыкларын үткәрергәме, юкмы икәнен үзләре хәл итә. Үткәрергә булсалар, алар еллыкларын я үзләре генә, я дуслары һәм туганнары белән бәйрәм итә ала.

a Җирле шартларга карап, йолалар, рәсми таләпләр һәм башкасы аерылып торырга мөмкин.

b Парны никахлаштырган хезмәтчегә акча түләнми. Патшалык Залын куллану өчен дә акча алынмый.

c Тостларның мәҗүси дин белән бәйле булуы турында белер өчен, «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз» дигән китапның 154 нче битендәге 19, 20 нче абзацларны һәм «Күзәтү манарасы» (рус) 2007 ел, 15 февраль санындагы «Укучыларның сораулары» дигән мәкаләне карагыз.