Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре һәм фән

Йәһвә Шаһитләре һәм фән

 Без фәнни казанышларны хөрмәт итәбез һәм исбатланган фәнни ачышларның хак булуына ышанабыз.

 «Фән — табигать һәм җәмгыять үсешендәге закончалыкны һәм тирә-юньгә тәэсир итү чараларын өйрәнү юлы белән барлыкка килгән белемнәр системасы» («Татар теленең аңлатмалы сүзлеге», III том). Изге Язмалар фәнни хезмәт булмаса да, аны уку кешеләрне табигатьне өйрәнергә һәм галимнәрнең фәнни ачышларыннан файдаланырга этәрә. Кайбер мисалларны карап чыгыйк:

  •   Астрономия. «Күзләрегезне күтәреп күккә карагыз. Боларны кем барлыкка китергән? Ул аларны гаскәрдәй саны буенча алып чыга» (Ишагыя 40:26).

  •   Биология. Сөләйман «Ливандагы эрбет агачларыннан алып стена буйлап үскән иссопка кадәр төрле-төрле үсемлекләр, шулай ук хайваннар, кош-кортлар, балыклар һәм хәрәкәт итүче башка хайваннар турында сөйләгән» (1 Патшалар 4:33).

  •   Медицина. «Табиб сәламәт кешегә түгел, ә авыру кешегә кирәк» (Лүк 5:31).

  •   Метеорология. «Кар амбарларына кергәнең я боз келәтләрен күргәнең бармы? [...] Җир йөзендә көнчыгыш җиле кайдан исә?» (Әюп 38:22—24).

 Безнең басмаларыбызда фән югары бәяләнә. Мәсәлән, кайбер мәкаләләр табигатькә һәм фәнни казанышларга багышланган. Балалы Шаһитләр үз өйдәгеләрен укымышлы булырга этәреп тора, чөнки шулай эшләп, бала тирә-яктагы дөньяны яхшырак аңлар. Кайбер Йәһвә Шаһитләре фән өлкәсендә хезмәт итә: алар биохимия, математика һәм физика белән шөгыльләнә.

Фәннең чикле булуы

 Без фән кешеләрнең бар сорауларына җавап бирәчәк дип уйламыйбыз a. Мәсәлән, геологлар җирнең составы турында фикер алышалар, ә биологлар тән төзелешен өйрәнәләр. Ләкин кем җирдә яшәү өчен бар кирәкле нәрсәләрне әзерләп куйган? Эчке органнарының үзара гармониядә булуын кем кайгырткан?

 Шунысы ачык: бу сорауларга җавапны Изге Язмалардан гына белеп була (Зәбур 139:13—16; Ишагыя 45:18). Шуңа күрә, безнеңчә, укымышлы булыр өчен фәнне дә, Изге Язмаларны да өйрәнергә кирәк.

 Вакыт-вакыт фән Изге Язмаларда язылганнарга каршы килә. Әмма кайбер каршылыклар Изге Язмаларның тәгълиматларын үзеңчә аңлаудан килә. Мәсәлән, Изге Язмаларда җирнең 24 сәгать эчендә барлыкка китерелүе турында тәгълимат юк (Яратылыш 1:1; 2:4).

 Кайбер «фәнни» теорияләр дә бар. Әмма аларның теорияләре дөрес икәнен күрсәтер өчен җитәрлек дәлилләре юк, алардан кайбер дан казанган галимнәр дә ваз кичә. Мәсәлән, табигатькә карасаң, бөтен нәрсәне акылга ия зат барлыкка китергән икәнен күрәсең. Күп биологлар, химиклар һәм башка галимнәр бер нәтиҗәгә килгән: тереклек эволюциягә хас очраклы мутацияләр кичермәгән һәм табигый сайланыш аша үтмәгән. Без дә алар белән килешәбез.

a Австрия физигы һәм Нобель лауреаты Эрвин Шрёдингер фән «безгә чыннан да якын булган, чыннан да мөһим булган нәрсә турында берни дә әйтми» дигән булган. Альберт Эйнштейн: «Ташка баш бәреп, ташны баш белән ярып, без бер нәтиҗә ясадык: рациональ уйлау җәмәгать проблемаларын чишә алмый»,— дигән.