Төп мәгълуматка күчү

Сез Изге Язмаларны үз ышануларыгызга туры китереп үзгәртәсезме?

Сез Изге Язмаларны үз ышануларыгызга туры китереп үзгәртәсезме?

 Юк, үзгәртмибез. Киресенчә, нинди дә булса ышануыбызның Аллаһы Сүзенә туры килмәгәнен күрсәк, без карашыбызны үзгәртергә әзер.

 Без «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»н 1950 нче елда чыгара башладык. Ләкин моңа кадәр дистәләгән еллар элек тә без Изге Язмаларны тикшерә идек. Без бүтән тәрҗемәләрне кулланып, ышануларыбызны аларга нигезли идек. Йәһвә Шаһитләре күптән ышанып килгән берничә тәгълиматны карап чыгыгыз һәм аларның чыннан да Изге Язмаларга туры киләме икәнен үзегез тикшерегез.

  1.   Ышануыбыз: Аллаһы Троица түгел. Безнең бер журналыбызда болай диелгән иде: «Без Йәһвәгә, Гайсәгә һәм изге Рухка ышанабыз. Әмма кайберәүләр болар — өч Алла булып торган бер шәхес, ә башкалар ул — өч йөзе булган бер Алла дип уйлый. Ләкин без моны Изге Язмаларга нигезләнмәгән тәгълимат дип саныйбыз» («Сион күзәтү манарасы», 1882 ел, июль, ингл.)

      Изге Язмаларда нәрсә әйтелә: «И исраиллеләр, тыңлагыз! Раббы Аллаһыбыз — бердәнбер Раббы» (Канун 6:4, «Тәүрат», Изге Китапны тәрҗемә итү институты). «Безнең бер генә Аллаһы Атабыз бар. Бөтен нәрсә — Аңардан, һәм без Аның өчен яшибез. Бер Раббы — Гайсә Мәсих бар, һәрнәрсә Аның аркылы булды һәм без Аның аша яшибез» (1 Көринтлеләргә 8:6, «Инҗил», Изге Китапны тәрҗемә итү институты). Гайсә үзе: «Минем Атам Миннән бөегрәк»,— дигән (Яхъя 14:28, «Яхшы хәбәр», Библияне тәрҗемә итү институты нәшрияты).

  2.   Ышануыбыз: Кеше тәмугта газапланмый. Шул ук журналыбызның Римлыларга 6:23 кә нигезләнеп «Гөнаһ өчен әҗер — үлем» дип аталган санында болай диелгән иде: «Бу сүзләр нинди гади һәм аңлаешлы! Ә Изге Язмаларның Аллаһы Сүзе булуына ышанабыз дип әйткән күп кенә кешеләр, бу сүзләргә каршы чыгып, гөнаһ өчен әҗер — мәңгелек газаплар дип уйлый. Бу гына да түгел, моңа хәтта Изге Язмалар өйрәтә дип саный» («Сион күзәтү манарасы», 1882 ел, июнь, ингл.).

      Изге Язмаларда нәрсә әйтелә: «Кем гөнаһ кылса, шул үләр» (Йәзәкил 18:4, 20, «Смысловой перевод», Стамбул). Аллаһыга каршы килүчеләр өчен соңгы җәза мәңгелек газаплар түгел, ә «мәңгелек һәлакәт» булачак (2 Тессалуникәлеләргә 1:9, «Инҗил», Изге Китапны тәрҗемә итү институты).

  3.   Ышануыбыз: Аллаһы Патшалыгы кеше йөрәгендә түгел, ул реаль хөкүмәт. Аллаһы Патшалыгы турында бер журналыбызда болай диелгән иде: «Бу Патшалык, һичшиксез, урнаштырылачак һәм җирдәге барлык патшалыкларны бәреп төшерәчәк» («Сион күзәтү манарасы», 1881 ел, декабрь, ингл.).

      Изге Язмаларда нәрсә әйтелә: «Шул патшалар көннәрендә күктәге Аллаһы һич бетмәс һәм башка халыкка бирелмәс патшалык урнаштырачак. Ул барлык бу патшалыкларны җимерәчәк һәм аларны юк итәчәк, ә үзе мәңге торачак» (Даниял 2:44, «Смысловой перевод», Стамбул).

Йәһвә Шаһитләре «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»н үз ышануларын яклар өчен кулланамы?

 Юк. Чөнки без вәгазьләү эшебездә әле дә Изге Язмаларның күп кенә тәрҗемәләрен кулланабыз. Изге Язмаларны өйрәнү өчен «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н бушлай бирсәк тә, без бүтән тәрҗемәләрне кулланырга теләүчеләр белән дә өйрәнүләр үткәрергә шат.