Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре үз җитәкчеләренә акча түлиме?

Йәһвә Шаһитләре үз җитәкчеләренә акча түлиме?

 Беренче гасыр мәсихчеләре үрнәгенә ияреп, Йәһвә Шаһитләрендә өстенлек итүче дини башлыкларга һәм гади кешеләргә бүленү юк. Суга чумдырылу үткәннәрнең барысы да Аллаһыга багышланган, барысы да вәгазьләү һәм өйрәтү эшендә катнаша. Йәһвә Шаһитләренең җыелышлары якынча 100 кешедән тора. Рухи яктан җитлеккән ир-атлар җыелышларда «өлкәннәр» булып хезмәт итә (Титуска 1:5). Аларга моның өчен хезмәт хакы түләмиләр.