«КҮЗӘТҮ МАНАРАСЫ» (ӨЙРӘНҮ БАСМАСЫ) Гыйнвар 2017

Бу басмадагы өйрәнү өчен мәкаләләр 2017 елның 27 февраленнән алып 2 апреленә кадәр каралачак.

Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән

Чит илләрдә хезмәт итүче күп кенә апа-кардәшләр башта бүтән илгә күченергә батырчылык итмәгән. Алар кирәкле кыюлыкны кайдан тапкан? Алар нәрсәгә өйрәнгән?

«Йәһвәгә таян һәм яхшылык кыл»

Йәһвә без үзебез башкара алмаганны безнең өчен башкарырга бик тә шат. Әмма шул ук вакытта ул бездән без хәлебездән килгәннең барысын да эшләрбез дип көтә. 2017 елның еллык шигыре безгә бу яктан ничек ярдәм итә?

Ихтыяр иреге бүләген кадерләгез

Ихтыяр иреге нәрсә ул? Изге Язмаларда аның турында нәрсә әйтелә? Сез башкаларның ихтыяр иреген хөрмәт иткәнегезне ничек күрсәтә аласыз?

Ни өчен тыйнаклык әле дә әһәмиятле?

Тыйнаклык нәрсә ул? Тыйнаклык басынкылык белән ничек бәйле? Һәм ни өчен бу сыйфатны үстерү мөһим?

Бернигә дә карамастан тыйнаклык саклагыз

Шартларыбыз үзгәргәндә, башкалар безне тәнкыйтьләгәндә һәм мактаганда я безне билгесезлек борчыганда, тыйнак булып калырга нәрсә ярдәм итәр?

Ышанычлы ир-атларга җаваплы вазифалар тапшырыгыз

Олырак яшьтәге абый-кардәшләр яшьрәк кардәшләргә җыелышта яңа вазифаларны үтәргә ничек ярдәм итә ала? Яшь кардәшләр күп еллар буе Аллаһы оешмасында үз өсләренә җаваплылык алган олырак яшьтәге абый-кардәшләрнең хезмәтләрен кадерләгәннәрен ничек күрсәтә ала?

Сез беләсезме?

Изге Язмалар язылган чорда утны бер урыннан икенче урынга ничек күчереп йөрткәннәр?