Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

«Һәркайсы кешегә ярдәм итәр өчен» көчемнән килгәнне эшлим

«Һәркайсы кешегә ярдәм итәр өчен» көчемнән килгәнне эшлим

«Суга чумдырылу үтсәң, мин синнән китәм!» — дип янады әти әнигә. Бу 1941 елда булды. Әмма ул әнине куркыта алмады. Ул барыбер үзен Йәһвә Аллаһыга багышлап суга чумдырылу үтте. Әти чыннан да безне ташлап китте. Ул чакта миңа нибары 8 генә яшь иде.

ӘЛЕ бу хәл булганчы миңа Аллаһы Сүзендәге хакыйкать ошады. Әни алып кайткан Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны мин бик ярата идем. Аеруча мине рәсемнәр кызыктыра иде. Әти әнигә белгәннәрен миңа сөйләргә рөхсәт итми иде, әмма мин һәрвакыт әниемә сораулар яудыра идем һәм әти өйдә булмаган чакта ул минем белән Изге Язмаларны өйрәнә иде. Нәтиҗәдә, мин дә тормышымны Йәһвәгә багышларга булдым. Мин 1943 елда Блэкпулда (Англия) чумдырылдым. Миңа 10 яшь иде.

ЙӘҺВӘГӘ ХЕЗМӘТ ИТӘ БАШЛЫЙМ

Шул чактан без әни белән даими рәвештә вәгазьли башладык. Кешеләр белән яхшы хәбәрне уртаклашыр өчен без патефоннар кулландык. Алар зур һәм авыр иде, авырлыгы дүрт килограммнан артык иде. Күз алдына китерегез — мин, малай кеше шул нәрсәне өстерәп барам!

14 яшемдә минем пионер булу теләге туды. Әни башта кардәшләрнең хезмәтчесе (ул чакта район күзәтчесен шулай атыйлар иде) белән сөйләшеп алырга кушты. Ул миңа пионер булып хезмәт иткәндә үземне тәэмин итә алыр өчен берәр һөнәргә өйрәнергә киңәш итте. Мин шулай эшләдем дә. Ике ел эшләп алганнан соң, теләгем турында башка район күзәтчесенә әйттем. Ул миңа: «Башла!» — диде.

Шулай итеп, 1949 елның апрелендә әни белән йорттагы әйберләрне саттык та Манчестер янындагы Миддлтонга күченеп, пионерлар булып хезмәт итә башладык. Дүрт айдан соң мин үземә пионер хезмәте буенча хезмәттәш таптым. Филиал безгә Ирламга күченергә тәкъдим итте. Анда күптән түгел генә җыелыш барлыкка килгән иде. Ә әни үз хезмәттәше белән башка җыелышта хезмәт итте.

Миңа нибары 17 яшь кенә иде, шулай да хезмәттәшем белән миңа очрашулар үткәрергә куштылар, чөнки безнең яңа җыелышыбызда тәҗрибәле кардәшләр җитми иде. Соңрак миңа Бакстон шәһәрендәге җыелышка күчәргә тәкъдим иттеләр. Анда берничә генә вәгазьче иде һәм ярдәм кирәк иде. Болар барысы минем өчен яхшы мәктәп булды һәм алар мине буласы үзгәрешләргә әзерләде.

Кешеләрне ачык нотыкка чакырабыз. Рочестер (Нью-Йорк штаты), 1953 ел

1951 елда мин Гилад мәктәбенә гариза тутырдым. Әмма 1952 елның декабрь аенда мине армиягә чакырдылар. Мин рухани булуым нигезендә хәрби хезмәттән азат итүләрен сорап карадым, әмма суд моны танымады һәм мине алты айга хөкем итте. Төрмәдә утырганда Гилад мәктәбенең 22 нче сыйныфында укырга чакыру килде. 1953 елның июлендә мин «Джорджик» дип аталган корабльгә утырып Нью-Йоркка киттем.

Килү белән «Яңа дөнья җәмгыяте» дип аталган конгресска бардым. Соңыннан поездга утырып, Мәктәп үткәрелгән җиргә, Саут-Лансингка (Нью-Йорк штаты) киттем. Соңыннан миңа автобуска күчеп утырырга кирәк иде. Күптән түгел генә төрмәдән чыкканга, акчам юк диярлек иде. Шуңа күрә юлыма түләр өчен бер юлдашымнан 25 цент акча алып торырга туры килде.

ЧИТ ИЛДӘ ХЕЗМӘТ ИТҮ

Гилад мәктәбендәге искиткеч өйрәтү безгә, студентларга, миссионер хезмәтебездә «һәркайсы кешегә ярдәм итәр өчен» көчебездән килгәнне эшләргә ярдәм итте (1 Кор. 9:22). Өчебезне — Пауль Бруунны, Реймонд Личны һәм мине Филиппинга билгеләделәр. Берничә ай виза көттек, ә соңыннан корабльгә утырып Роттердамга (Нидерланд) киттек. Аннан соң Урта диңгез, Сүәеш каналы, Һинд океаны аша без Малайзиягә, ә соңрак — Гонконгка киттек. Сәяхәтебез 47 көн дәвам итте. 1954 елның 19 ноябрендә без, ниһаять, Филиппин башкаласы Манилага килеп җиттек.

Мин һәм миссионер хезмәтендәге хезмәттәшем Реймонд Лич. Филиппинга 47 көн бардык

Безгә яңа культурага, яңа илгә, яңа телгә ияләшергә кирәк иде. Башта безне Кесон-Сити җыелышына билгеләделәр. Анда яшәгән күп кешеләр инглиз телендә сөйләшә иде. Шуңа күрә беренче ярты ел эчендә без тагал телендә нибары берничә сүз генә өйрәндек. Әмма киләсе билгеләнүне алгач, хәл бөтенләй үзгәрде.

1955 елның май аеның бер көнендә без Реймонд Лич белән хезмәттән соң өйгә кайттык һәм хатлар күрдек. Ул хатларда без район күзәтчеләре итеп билгеләнгән дип язылган иде. Миңа нибары 22 яшь кенә иде, әмма бу билгеләнү ярдәмендә минем «һәркайсы кешегә ярдәм итәр өчен» яңа мөмкинлегем туды.

Биколь телендә үткән район конгрессында ачык нотык белән чыгыш ясыйм

Район күзәтчесе буларак беренче ачык нотыгымны мин авыл кибете янында — урамда сөйләдем. Соңрак Филиппинда шулай эшләргә кирәк икәнен белдем. Ул вакытта халык алдындагы ачык нотыклар исемнәренә туры килә иде, чөнки аларны кешеләр булган җирдә сөйлиләр иде. Үз районымдагы җыелышларга килеп киткәндә беседкаларда, базарларда, муниципаль биналар янында, баскетбол мәйданчыкларында, паркларда һәм урам чатларында нотык сөйли идем. Бер тапкыр мин Сан-Пабло шәһәрендә базарда нотык сөйләргә тиеш идем, әмма коеп яңгыр ява башлады, шуңа күрә мин кардәшләргә очрашуны Патшалык Залында үткәрергә тәкъдим иттем. Чыгыштан соң кардәшләр, очрашу халык җыелган җирдә үтмәгәнгә, нотык вакытын отчетка язып буламы дип сорады.

Җыелышларга килгәндә мин һәрвакыт кардәшләрдә туктала идем. Йортлары тыйнак кына булса да, анда һәрвакыт чиста иде. Йокы урыным еш кына чыпта җәелгән агач идән иде. Юынырга исә тышта туры килә иде. Җыелышларга мин джипнига һәм автобуска, ә кайчакларда башка утрауларга барып җитәр өчен көймәгә утырып бара идем. Минем машинам беркайчан да булмады.

Тагал телендә сөйләшергә вәгазьдә һәм җыелышларда өйрәнә идем. Мин беркайчан да тел өйрәнү курсларында булмадым. Кардәшләрнең хезмәттә һәм очрашуларда ничек сөйләшкәннәрен тыңлау телне үзләштерергә булышты. Алар миңа бик тә ярдәм итәргә тели иде, һәм мин сабыр булганнары һәм кирәк вакытта төзәткәннәре өчен аларга бик рәхмәтле.

Яңа йөкләмәләр ярдәмендә миңа күп нәрсәгә өйрәнергә туры килә иде. 1956 елда Филиппинда илнең бар вәгазьчеләре өчен конгресс үтәргә тиеш иде. Бу конгресска Нейтан Норр кардәш килергә булды. Мин пресса белән бәйләнештә тору өчен җаваплы идем. Элек моңа охшаш йөкләмә үтәгәнем булмады, ләкин кардәшләр миңа булышып торды. Бер ел да үтмәде, шундый ук зур конгресс оештырылды. Анда төп идарәдән Фредерик Френц кардәш килде. Бу юлы мин конгресс күзәтчесе идем һәм миңа Френц кардәшнең җирле культурага җайлашырга әзер булуы тәэсир итте. Кардәшләр баронг-тагалог — филиппин традицион күлмәкне кигән Френц кардәшне сәхнәдә күреп шаккатты.

Өлкә күзәтчесе итеп билгеләнгәч, миңа кабат яңа нәрсәгә ияләшергә туры килде. Ул елларда без «Яңа дөнья оешмасының бәхете» дигән фильм күрсәтә идек. Бу һәрвакыт диярлек урамда, җәмәгать урыннарында була иде. Кайчак бөҗәкләр тын бирми иде. Алар проекторның яктылыгына очып килеп шунда кысылып кала иделәр. Аны чистартыр өчен миңа күп тир түгәргә туры килде. Барысын да оештыру җиңел булмаса да, эшчәнлегебез халыкара колачлы булуын белү тыңлаучыларга бик тирән тәэсир итте һәм безне куандырды!

Кайчак, католик руханиларының басымы аркасында, җирле түрәләр конгресс үткәрергә рөхсәт бирми иделәр. Конгресс чиркәүгә якын тирәдә үткәрелгәндә, руханилар сәхнәгә нотыкчы чыккан вакытта чиркәү кыңгырауларын кага башлый иде. Шулай да без кешеләрне хакыйкатькә өйрәтүне дәвам иттек һәм хәзер Филиппинда Йәһвәнең күп хезмәтчеләре бар.

ЯҢА БИЛГЕЛӘНҮЛӘР — ЯҢА ҮЗГӘРЕШЛӘР

1959 елда мин хат алдым. Мине филиалга хезмәт итәргә чакыра иделәр. Миңа кабат яңа нәрсәгә өйрәнергә кирәк иде. Вакыт узу белән башка илләргә килеп китүләр ясарга куштылар. Шундый сәяхәтләрнең берсендә Джанет Дьюмонд белән таныштым. Ул Таиландта миссионер булып хезмәт итә иде. Күпмедер вакыт без аның белән хат языштык, ә соңыннан өйләнештек. Без бергә инде 51 ел хезмәт итәбез.

Джанет белән күпсанлы Филиппин утрауларының берсендә

Гомумән алганда, мин 33 илдә яшәүче Йәһвәнең хезмәтчеләрен ныгыттым. Яшь чакта алган бик кыйммәтле тәҗрибә өчен мин бик рәхмәтле, чөнки ул мине төрле кешеләр белән аралашуга әзерләде. Хәзер мин тагын да киң карашлырак булырга өйрәндем һәм Йәһвә һәркайсы кешене үзенә ничек җәлеп иткәнен күрдем (Рәс. 10:34, 35).

Регуляр рәвештә вәгазьләргә тырышабыз

АЛДАГЫ ҮЗГӘРЕШЛӘРГӘ ӘЗЕР

Без Филиппиндагы кардәшләребез белән бергә хезмәт итәргә бик шат! Мин монда вәгазьли башлаган вакыт белән чагыштырганда хәзер монда ун тапкыр күбрәк вәгазьче хезмәт итә. Без Джанет белән әле дә филиппиндагы филиалда Кесон-Ситида хезмәт итәбез. Әмма 60 елдан артык вакыт чит илдә хезмәт итсәм дә, миңа Йәһвә ихтыяры буенча үзгәрүемне һаман да дәвам итәргә кирәк. Күптән түгел генә булган үзгәрешләр Йәһвәгә һәм кардәшләргә хезмәт иткәндә үзгәрешләргә әзер булырга кирәклеген аңлата.

Йәһвә Шаһитләренең саны үскәнен күреп сөенәбез

Без һәрвакыт Аллаһының ихтыярына төшенергә һәм аның буенча яшәргә тырыштык. Бу иң яхшы тормыш юлы! Шулай ук без кардәшләребезгә ярдәм итәр өчен кирәк булганда тормышыбызда үзгәрешләр ясарга әзер идек. Әйе, әлегә Йәһвәнең ихтыяры шул икән без «һәркайсы кешегә ярдәм итәр өчен» «көчебездән килгәнне эшлибез».

Без элеккечә Кесон-Ситидагы филиалда хезмәт итәбез