Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Борынгы вакытларда айларны һәм елларны ничек билгеләгәннәр?

БОРЫНГЫ исраиллеләр, Вәгъдә ителгән җирдә яшәгәндә, ай календарен кулланган. Бу календарьдагы ел җир сөрү һәм орлык чәчү эшләре белән сентябрь—октябрь айларында башланган.

Бу календарьда 12 ай булган, бу айларның һәрберсе 29 я 30 көннән торган. Ай календарендагы ел кояш календарендагы елдан кыскарак булганга, ай календарена берничә көн я хәтта бер ай өстәгәннәр. Моны, бәлки, ел башында эшләгәннәр. Шулай итеп, кешеләр ай календарен кояш календарена һәм игенчелек эшләренә туры китергән.

Муса көннәрендә Аллаһы гамәлгә дини календарь керткән. Бу календарь язгы айдан — абиб, я нисан, аеннан башланган (Чыг. 12:2; 13:4). Бу айда үткәрелгән бәйрәмдә исраиллеләр Йәһвәгә арпа уңышының көлтәләрен китергән (Чыг. 23:15, 16).

Тарихчы Эмиль Шюрер «Гайсә Мәсих чорында яшәгән яһүдләрнең тарихы» дигән китабында болай дип яза: «Елга өстәмә ай өстәргәме, юкмы икәнен билгеләү бик җиңел булган. Пасах нисан аенда тулы ай булганда бәйрәм ителгән. Бу көн (14 нисан) язгы көн белән төн тигезләшкән көннән соң булырга тиеш булган. [...] Әгәр дә Пасах бу вакытка кадәрге берәр көнгә туры килсә, яһүдләр елга тагын бер [13 нче] ай өстәгән».

Йәһвә Шаһитләре Гайсә Мәсихнең үлемен искә алу кичәсенең үткәрелү көнен билгеләгәндә, шул ук принцип буенча эш итә. Бөтен җирдә җыелышлар 14 нисан нинди датага туры киләчәге турында алдан хәбәр ала *.

Яһүдләр яңа айның башланганын ничек билгеләгән? Моны бүген календарьгә я телефонга карап белеп була. Әмма борынгы вакытта бу җиңел булмаган.

Нух көннәрендә айда 30 көн булган (Ярат. 7:11, 24; 8:3, 4). Еврейләрнең исә айның озынлыгы үзгәреп торган. Бу ай айның тууы белән башланган һәм 29 я 30 көн дәвам иткән.

Бер очракта Давыт һәм Йонафан мондый сүзләр әйткән: «Иртәгә яңа ай көне» (1 Иш. 20:5, 18). Бу сүзләр игътибарга лаек, чөнки алар шуны күрсәтә: инде б. э. к. XI гасырга кешеләр айларны алдан билгели алган. Гади исраилле яңа айның башлануын кайдан белә алган? Мишнада, ягъни яһүдләрнең телдән әйтелгән кануннар һәм йолалар җыентыгында, кайбер мәгълүмат бирелә. Анда, исраиллеләр Бабыл әсирлегеннән кайткач, ай башлануын Синедрион, ягъни яһүдләрнең югары суды, билгеләгән дип аңлатыла. Бәйрәмнәр үткәрелгән 7 айның һәрберсендә 30 нчы көнендә Синедрион бергә җыелган һәм яңа айның кайчан башланганын билгеләгән. Алар моны ничек эшләгән?

Иерусалим тирәли калкулыкларда кешеләр куелган булган. Алар күккә карап, яңа ай туганмы, юкмы икәнен күзәткән. Аны күреп, моның турында Синедрионга хәбәр иткән. Синедрион, яңа ай тууына җитәрлек шаһитлек бар дигән нәтиҗәгә килгәч, яңа ай башланды дип игълан иткән. Әгәр томан я болытлар аркасында айны күреп булмаса, бу ай 30 көннән тора дип игълан ителгән һәм киләсе ай киләсе көннән башланган.

Мишнада әйтелгәнчә, Иерусалим янындагы Зәйтүн тавында учак кабызганнар. Аны күргәч, кешеләр башка калкулыкларда да учаклар кабызган. Шулай итеп, Иерусалимда яшәүчеләр һәм бөтен Исраил халкы Синедрионның карары турында хәбәр алган. Соңрак хәбәр хәбәрчеләр аша тапшырыла башлаган. Моның ярдәмендә бөтен исраиллеләр бәйрәмнәрне бер үк вакытта үткәрә алган.

Еврей календаре турында күбрәк мәгълүматны таблицадан белеп була.

^ Брошюра №2 (рус), «1990 елгы „Күзәтү манарасы“ның инглиз телендәге басмаларыннан өйрәнү өчен мәкаләләр», 17 бит, 25, 26 нчы абзацларны һәм «Күзәтү манарасы» (рус) 1978 ел, 1 май чыгарылышында «Укучыларның сораулары»н кара.