Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алдан ачык итеп сөйләшеп кую мөһим

Якын кеше яман чир белән авырганда

Якын кеше яман чир белән авырганда

ДОРИН, ире Уэслиның баш миендә тиз үсә торган шеш табылгач, шаккаткан *. Иренә бит нибары 54 яшь булган. Табиблар аңа берничә ай гына яшисе калган дип әйткән. «Ишеткәннәремә ышана алмадым,— дип исенә төшерә Дорин.— Атналар буе мин нишләргә белмичә йөрдем. Бу безнең белән түгел, ә башка берәү белән булгандай тоела иде. Мин әзер түгел идем».

Андый хәлдә күпләр үзләрен Дорин кебек хис итә. Һәркем теләсә кайсы вакытта берәр яман чиргә дучар булырга мөмкин. Һәм күпләр авырып киткән якыннарын карарга әзер, бу мактаулы. Әмма авыру кешене карау җиңел түгел. Гаилә әгъзалары яман чир белән авырып киткән якыннарын юатыр һәм карар өчен нәрсә эшли ала? Аны караучылар авыру дәвамында кичерә алган хис-тойгыларын ничек җиңә ала? Ул үлем түшәгендә ятканда, нәрсәгә әзер булырга кирәк? Әмма башта, әйдәгез, ни өчен бүген яман чир белән авырган кешене карау аеруча кыен икәнен карап чыгыйк.

ХӘЗЕРГЕ ЗАМАН КЫЕНЛЫГЫ

Бер гасыр чамасы элек, хәтта алдынгы илләрдә дә кешенең уртача гомер озынлыгы күпкә кыскарак булган. Кешеләр йогышлы авырулардан я фаҗигалардан тиз үлгән. Хастаханәгә эләгү авыр булган, шуңа күрә күпчелек кешене гаилә әгъзалары караган, һәм алар өйләрендә үлгән.

Бүген медицина казанышлары ярдәмендә табиблар чир белән көрәшеп, кеше тормышын озайта ала. Үткәндә кеше гомерен тиз генә өзгән авырулар хәзер күп елларга сузылырга мөмкин. Әмма тормыш озынайса да, авыру дәваланмый. Авыру кешеләр еш кына шулкадәр хәлсез була, алар үзләрен карый алмый. Андый авыруларны карау авыррак һәм катлаулырак булып китә.

Шуңа күрә кешеләр өйдә түгел, ә күбрәк хастаханәдә үлә. Күпчелек бүген кешенең ничек үлгәнен белми, һәм азлар гына берәрсенең үлемен күргән. Шунлыктан билгесезлектән курку гаиләдәгеләргә авырган якыннарын карарга комачауларга мөмкин. Бу яктан нәрсә ярдәм итә ала?

АЛДАН СӨЙЛӘШЕП КУЕГЫЗ

Дорин очрагыннан күренгәнчә, күп кешеләр, якыннары яман чир белән авырып киткәндә, төшенкелеккә бирелә. Көчле борчылу, курку һәм кайгы басканда, авыруны карарга әзерләнер өчен, нәрсә эшләргә? Аллаһының тугры бер хезмәтчесе болай дип дога кылган: «Көннәребезне санарга өйрәт, шулчак без зирәк йөрәкле булырбыз» (Зәбур 90:12). Әйе, «көннәрегезне санарга» өйрәтсен өчен, Йәһвә Аллаһыга чын күңелдән дога кылыгыз, һәм шулчак сез якын кешегез белән калган көннәрне иң яхшы итеп үткәрә алырсыз.

Моның өчен яхшы планлаштыру кирәк. Якын кешегез әле сөйләшә алса һәм туган сорауларны хәл итәргә әзер булса, аңардан, ул инде карарларны кабул итә алмаганда, аның өчен моны кем эшләр дип, сорау акыллы булыр иде. Аның белән тормышын махсус аппарат ярдәмендә дәвам иттерергәме, аны хастаханәгә салыргамы һәм ничек ул дәваланырга теләр иде дип ачык сөйләшү мөһим. Бу аңлашылмаучанлыкларны һәм инде берни эшли алмаган авыру өчен карарлар кабул итәргә мәҗбүр булган гаиләдәгеләрнең гаеп хисләрен киметә ала. Алдан ачык итеп сөйләшеп кую гаиләгә авыру кешене яхшырак кайгыртырга мөмкинлек бирәчәк. «Киңәшсез, ниятләр таркала»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйбрәтле сүзләр 15:22).

НИЧЕК КАЙГЫРТЫРГА?

Гадәттә, авыруны караучыдан юаныч бирү таләп ителә. Үлеме якынлашкан кешегә үзен яраталар һәм ул берүзе түгел икәненә ышандыру кирәк. Моны ничек эшләп була? Авыру кешене юатучы һәм аңа шатлык китерүче әдәбият укыгыз һәм җырлар җырлагыз. Күп кешеләргә гаиләдәгеләренең үзләренә, кулларыннан тотып, йомшак кына сөйләве ошый.

Авыру кешегә кем килгәнен әйтеп тору файдалы булыр. Бер хәбәр буенча, «кеше биш сизү тойгыларыннан соңгысы итеп ишетү сәләтен югалта дип санала. [Авыру кешеләр] йоклаган кебек күренсә дә, бик әйбәт ишетергә мөмкин, шуңа күрә алар янында, алар уяумы, юкмы, аларны күңелсезләндерә алган нәрсәләрне сөйләмәгез».

Мөмкин булса, бергә дога кылыгыз. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, бер очракта рәсүл Паул һәм аның хезмәттәшләре зур авырлыкларга дучар булган һәм хәтта исән калуларына шикләнгән. Шул очрак турында сөйләгәннән соң, Паул үзләре хакында дусларыннан болай дип үтенгән: «Сез дә, безнең турында ялварып, безгә ярдәм итә аласыз» (2 Көринтлеләргә 1:8—11). Зур авырлыклар һәм җитди авыру вакытында эчкерсез доганың әһәмияте бик зур.

ЧЫНБАРЛЫКНЫ АҢЛАУ

Якын кешенең үлүе турындагы фикер үзе дә газаплар китерә. Моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки үлем табигый нәрсә түгел. Кешеләрне барлыкка китергәндә, Аллаһының ниятенә үлем кермәгән (Римлыларга 5:12). Менә ни өчен Аллаһы Сүзендә үлем «дошман» дип атала (1 Көринтлеләргә 15:26). Шуңа күрә якын кешенең үлеме турында без уйларга да теләмибез, һәм бу аңлашыла.

Моңа карамастан, гаиләдәгеләр туа алган хәлләргә әзер булса, бу аларга куркуларын киметергә һәм барысын мөмкин кадәр яхшырак оештырырга булышыр. Авыру кеше белән була алган кайбер хәлләр  «Тормышның соңгы атналары» дигән рамкада китерелә. Әлбәттә, анда китерелгән хәлләрнең кайберләре генә я алар башка тәртиптә булырга мөмкин. Шулай да күпчелек авыру кешеләр ким дигәндә аларның кайберсен кичерә.

Якын кеше үлгәч, ярдәм итәргә әзер булган якын дуслар белән бәйләнешкә керү акыллы булыр. Авыруны кайгырткан кешеләрне һәм гаиләне үлгән якыннарының сынаулары беткәненә һәм аның инде интекмәгәненә ышандырырга кирәктер. Кешеләрне Барлыкка Китерүче «үлеләр бернәрсә дә белми» дип безне ярату белән ышандыра (Вәгазьче 9:5).

ИҢ ЫШАНЫЧЛЫ КАЙГЫРТУЧЫ

Без беркемнең дә ярдәменнән баш тартмаска өйрәнә алабыз

Якын кешенең авырган вакытында да һәм шулай ук аның үлеменнән соңгы кайгы вакытында да Аллаһыга таяну мөһим. Ул сезгә башкаларның яхшы сүзләре һәм эшләре аша ярдәм итә ала. «Мин беркемнең дә ярдәменнән баш тартмаска өйрәндем,— дип әйтә Дорин.— Чынлыкта, без алган ярдәмнең күләме безне хәйран калдырды. Без ирем белән ачык итеп Йәһвәнең кулын һәм аның: „Сезгә ярдәм итәр өчен, мин сезнең белән“,— дип әйтүен күрдек. Мин моны беркайчан да онытмам».

Әйе, Йәһвә Аллаһы иң ышанычлы Кайгыртучы. Безне Барлыкка Китерүче буларак, ул безнең әрнүебезне һәм кайгыбызны аңлый. Ул безгә, аларны кичереп чыгар өчен, кирәкле ярдәм һәм юаныч бирә ала һәм моны эшләргә бик тели. Алай гына да түгел, ул тиздән үлемне бөтенләйгә юкка чыгарачак дип һәм үзенең хәтерендәге миллиардлаган кешеләрне терелтәчәк дип вәгъдә итә (Яхъя 5:28, 29; Ачылыш 21:3, 4). Шунда без дә рәсүл Паул кебек: «Үлем, җиңүең кая? Үлем, чаккычың кая?» — дип әйтә алырбыз (1 Көринтлеләргә 15:55).

^ 2 абз. Исемнәр үзгәртелгән.