Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Электрон җайланмаларның тәэсире. Никах

Электрон җайланмаларның тәэсире. Никах

Электрон җайланманы дөрес куллану гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгыта ала. Мәсәлән, алар ир белән хатынга көн дәвамында элемтәдә булырга ярдәм итә.

Электрон җайланмаларны дөрес кулланмау аркасында, ирле-хатынлылар...

  • бер-берсе белән азрак вакыт үткәрә

  • кирәкмәгәндә дә, эштәге вазифаларны өйдә үти

  • бер-берсеннән нәрсәдер яшерә һәм хәтта хыянәт итә

НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?

БЕРГӘ ҮТКӘРГӘН ВАКЫТ

Майкл исемле ир болай ди: «Кайвакыт хатыным, янымда булса да, каядыр башка җирдә кебек була. Ул, телефонына карап: „Телефонымны тикшерер өчен, әле генә вакыт таптым“,— ди». Джонатан исемле ир андый ситуацияләр турында болай ди: «Ир белән хатын янәшәдә булсалар да, бер-берсеннән „ерак“ булырга мөмкин».

УЙЛАНЫР ӨЧЕН СОРАУ: Никадәр еш телефонымдагы хәбәрләр тормыш иптәшем белән аралашуга комачаулый? (ЭФЕСЛЕЛӘРГӘ 5:33)

ЭШ

Кайбер кешеләрнең эше аларның тәүлек буе элемтәдә булуны таләп итә. Ә башкаларның эше моны таләп итмәсә дә, аларга эшне эштә калдыру авыр. Ли исемле ир шуны таный: «Хатыным белән вакыт үткәргәндә, эшемнән хәбәр килсә, аны тикшермәү җиңел түгел». Джой исемле хатын болай ди: «Мин өйдән эшлим, шуңа күрә эшемне вакытында туктатыр өчен, тырышлыклар кирәк».

УЙЛАНЫР ӨЧЕН СОРАУ: Тормыш иптәшем минем белән сөйләшкәндә, мин аны игътибар белән тыңлыйммы? (ЛҮК 8:18)

ТУГРЫЛЫК

Бер сораштыру буенча, күп кенә гаиләләрдә социаль челтәрләрне куллану аркасында авырлыклар туа. Сораштыруда катнашкан кешеләрнең ун проценты, үз тормыш иптәшләреннән яшереп, интернетка ниндидер постлар куйганын таныган.

Кайбер кешеләр социаль челтәрләрне «никах өчен мина кыры» һәм хәтта «хыянәт өчен корал» дип атый, ә юристлар аларны еш кына аерылышуның төп сәбәбе дип әйтә.

УЙЛАНЫР ӨЧЕН СОРАУ: Сез тормыш иптәшегездән каршы җенестәге берәр кеше белән аралашуыгызны яшермисезме? (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 4:23)

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

ПРИОРИТЕТЛАРНЫ БИЛГЕЛӘГЕЗ

Үз вакытында ашамаучы кешенең сәламәтлеге зыян күрер. Нәкъ шулай ук кеше үз тормыш иптәше белән вакыт үткәрмәсә, аларның мөнәсәбәтләрендә авырлыклар туар (Эфеслеләргә 5:28, 29).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез» (ФИЛИПИЯЛЕЛӘРГӘ 1:10).

Девайслар никахыгызга зыян китермәсен өчен, сез аста китерелгән киңәшләрнең кайсыларын кулланырга телисез? Үз идеяләрегезне дә языгыз.

  • Көненә ким дигәндә бер тапкыр бергә ашагыз

  • Билгеле бер вакытта электрон җайланмаларны кулланмагыз

  • Бергә күңелле вакыт үткәрер өчен, берәр кичне сайлагыз

  • Төнгелеккә девайсларны сүндерегез һәм караваттан читкәрәк куегыз

  • Девайсларны читкә алып куеп, тормыш иптәшегез белән сөйләшер өчен, көненә ким дигәндә 15 минут бүлеп куегыз

  • Көннең билгеле бер вакытына интернетны сүндереп куегыз