Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син Патшалык вәгазьчеләре кирәк булган җирдә хезмәт итә аласыңмы?

Син Патшалык вәгазьчеләре кирәк булган җирдә хезмәт итә аласыңмы?

Син Патшалык вәгазьчеләре кирәк булган җирдә хезмәт итә аласыңмы?

«Без Кушма Штатларда муллыкта яшәдек, әмма дөньяның байлыкка омтылу рухы безгә һәм ике улыбызга начар тәэсир итәр дип борчыла идек. Мин хатыным белән элек миссионер булып хезмәт иттем һәм без гади, әмма бәхетле тормыш алып барырга тели идек».

ШУҢА КҮРӘ Ральф белән Пам 1991 елда берничә филиалга хат язарга булган. Алар бу хатта вәгазьчеләр кирәк булган җирдә хезмәт итәргә әзер икәннәрен белдергән. Мексика филиалыннан килгән хатта, инглиз телендә сөйләшүче кешеләргә вәгазьләр өчен, Патшалык вәгазьчеләренең кирәклеге һәм «игеннәрнең агарып уракка өлгергәне» турында әйтелгән иде (Яхъя 4:35). Тиздән Ральф белән Пам 8 һәм 12 яшьлек уллары белән чит илгә күченергә әзерләнә башлаган.

Зур территория

Ральф болай ди: «Кушма Штатлардан күченеп киткәнче кайбер кардәшләр иң изге ниятләрдән чыгып, безгә: „Чит илгә күченү куркыныч! Ә авырып китсәгез! Нәрсә калган ул инглиз территориясендә? Анда бит беркем дә хакыйкать белән кызыксынмый!“ — дип әйтәләр иде. Әмма без барырга булдык. Безнең бу карарыбыз минутлык теләк түгел иде. Күченү турында без озак вакыт уйлап йөрдек. Без белә торып кредитлар алмый идек, акча җыйдык һәм еш кына булачак авырлыклар турында сөйләшә идек».

Башта Ральф гаиләсе белән Мексика филиалына барган. Андагы кардәшләр ил картасын күрсәтеп, аларга: «Менә бу сезнең территориягез!» — дигән. Алар Мехикодан 240 километр ераклыкта урнашкан һәм күп чит ил кешеләре яшәгән Сан-Мигель-де-Альенде шәһәрендә тора башлаган. Алар күченеп өч ел үткәннән соң шәһәрдә 19 вәгазьчедән торган беренче инглиз җыелышы оештырылган. Әмма эш әле күп иде.

Мексикада якынча бер миллион Америка гражданы яши. Шулай ук анда инглиз телендә сөйләшүче белгечләр һәм студентлар күп. «Без Аллаһыга ашлык урырга эшчеләр җибәрсен дип дога кыла идек. Безнең җирләрне «карау өчен» килгән кардәшләребезгә бүлмә һәрвакыт әзер иде»,— дип сөйли Ральф (Сан. 13:3).

Алар, хезмәтләрен киңәйтер өчен, тормышларын гадиләштергән

Тиздән монда үз хезмәтләрен киңәйтергә теләгән башка кардәшләр дә килгән. Алар арасында Кушма Штатлардан ирле-хатынлы Билл белән Кэти бар иде. Моңа кадәр алар вәгазьчеләр әз булган җирдә 25 ел хезмәт иткән. Алар испан телен өйрәнергә теләгән, әмма Америка пенсионерларының яраткан урыннары — Чапал күле ярында урнашкан Ахихик шәһәренә күченгәч, аларның планнары үзгәргән. Билл болай ди: «Бу шәһәрдә инглиз телендә сөйләшүче һәм хакыйкатьне белергә теләгән кешеләрне табар өчен, без бик күп вәгазьли идек». Алар Ахихикка күченгәннән соң ике ел үткәч, Мексикада икенче инглиз җыелышы оештырылган. Бу аларны бик сөендергән.

Канада илендә яшәүче Кен белән Джоанн үз тормышларын гадиләштерергә һәм күбрәк вакытларын Патшалык эшләренә багышларга теләгән. Алар да Мексикага күченгән. Кен болай дип сөйли: «Безгә башта берничә көн рәттән кайнар сусыз, утсыз һәм телефонсыз җирдә яшәргә авыр булды». Әмма вәгазьләү аларга шатлык китерә иде. Тиздән Кенны хезмәттәш ярдәмче, ә ике елдан соң өлкән итеп билгеләгәннәр. Башта кечкенә генә инглиз җыелышында яшьләр аз булганга аларның Британни исемле кызларына кыен иде. Әмма Патшалык Залларын төзүдә катнаша башлагач, ул бик күп яхшы дуслар тапкан.

Техас штатыннан булган Патрик белән Роксанн инглиз телендәге миссионер территориясе турында ишеткәч, бу аларны бик кызыксындырган. «Мексиканың төньяк-көнчыгышында урнашкан Монтеррей шәһәренә барып-кайткач, Йәһвә безне шунда җибәрә икәнен аңладык»,— дип әйтә Патрик. Биш көн эчендә алар үз йортларын сатып, «Македуниягә килгән» дип әйтеп була (Рәс. 16:9). Мексикада акча эшләп табу авыр булса да, ике ел эчендә, 17 вәгазьчедән торган төркем 40 вәгазьчедән торган җыелышка әйләнгән. Бу зур шатлык китергән.

Ирле-хатынлы Джефф белән Деб та, хезмәтләрен киңәйтер өчен, тормышларын гадиләштергән. Алар Кушма Штатлардагы зур йортларын сатып, Мексиканың көнчыгыш яр буенда урнашкан Канкун шәһәрендә кечкенә фатир сатып алганнар. Элек аларның конгресслары өйләре янында, яхшы һәм кондиционер булган бинада үткән. Хәзер исә конгресс урамда үтә һәм иң якындагы инглиз телендә үткәрелгән конгресска килер өчен сигез сәгать барырга кирәк. Әмма алар Канкунда 50 вәгазьчедән торган җыелыш оешканын күреп, чын канәгатьлек хисе кичергән.

Мексикада яшәүче кайбер кардәшләр дә инглиз территориясендә вәгазьләргә теләгән. Мәсәлән, Рубен гаиләсе белән Сан-Мигель-де-Альенд шәһәрендә беренче инглиз җыелышының оештырылганын һәм алар бөтен Мексикада вәгазьләргә тиеш икәнен белгәч, алар шунда ук булышырга булган. Моның өчен аларга инглиз телен өйрәнергә, яңа культурага ияләшергә һәм һәр атна 800 километр ераклыкта урнашкан җыелышка йөрергә кирәк иде. Рубен болай ди: «Мексикада инде күп еллар яшәгән, әмма яхшы хәбәрне туган телләрендә беренче тапкыр ишеткән чит ил кешеләренә вәгазьләү безгә шатлык китерә иде. Аларның кайберсе күз яше аралаш безгә рәхмәтләрен белдерде». Сан-Мигель-де-Альенде җыелышына ярдәм иткәннән соң, Рубен гаиләсе белән Мексиканың үзәгендә урнашкан Гуанахуато шәһәрендә пионерлар булып хезмәт иткәннәр. Анда алар ярдәме белән 30 дан артык вәгазьчедән торган җыелыш барлыкка килгән. Бүген алар Гуанахуатодан якында гына урнашкан Ирапуато шәһәрендә инглиз төркеме белән хезмәт итә.

Очратырга кыен булган кешеләргә вәгазьләү

Мексикада инглиз телендә җирле халык та сөйләшә. Ул кешеләр бай районнарда яшәгәнгә һәм аларның ишекләрен хезмәтчеләре ачканга, андый кешеләргә яхшы хәбәрне җиткерергә кыен була. Ә ишекне хуҗалар ачса, алар еш кына безне тыңларга теләми, чөнки Йәһвә Шаһитләрен кечкенә генә секта дип уйлый. Ә аларга чит илдән килгән Йәһвә Шаһитләре вәгазьләсә, аларның кайберсе аларны тыңлый.

Үзәк Мексиканың Керетаро шәһәрендә яшәүче Глория болай дип сөйли: «Элек минем яныма испан телендә сөйләшүче Йәһвә Шаһитләре килә иде, әмма мин аларны тыңламый идем. Ә туганнарым һәм дусларым авырлыкларга очрагач, мин төшенкелеккә бирелдем һәм Аллаһыдан ярдәм сорый башладым. Тиздән минем яныма инглиз телендә сөйләшүче бер хатын-кыз килде. Өйдә инглизчә сөйләшүчеләр бармы дип сорады ул. Ул чит ил кешесе булганга, миңа кызык булып китте, һәм мин инглиз телендә сөйләшәм дип әйттем. Ул сөйли башлагач: „Бу америка хатыны нишләп йөри монда?” — дип уйладым мин. Әмма мин Аллаһыга ярдәм сорап дога кылган идем бит. Бәлки, бу хатынның килүе минем догама җаваптыр». Глория Изге Язмаларны өйрәнә башлаган һәм, гаиләсенең каршы килүенә карамастан, рухи яктан тиз үсеп суга чумдырылу үткән. Бүген Глория гомуми пионер булып хезмәт итә һәм аның ире белән улы да хакыйкатьтә.

Хезмәтне киңәйтү фатихалар китерә

Вәгазьчеләр кирәк булган җирдә хезмәт итү авыр булса да, ул күп фатихалар китерә. Өстәрәк искә алынган Ральф болай ди: «Без Бөек Британия, Кытай, Швеция, Ямайка кешеләре һәм хәтта Ганадан булган түрәләр гаиләсе әгъзалары белән Изге Язмаларны өйрәндек. Соңрак кайбер өйрәнүчеләр үзләре тулы вакытлы хезмәтчеләр булып киттеләр. Соңгы елларда без җиде инглиз җыелышының барлыкка килүен күрдек. Безнең ике улыбыз да безнең белән бергә пионерлар булып хезмәт иттеләр, ә хәзер алар Кушма Штатлардагы Вефильдә хезмәт итә».

Бүген Мексикада 88 инглиз җыелышы һәм бик күп төркемнәр бар. Бу үсешнең сәбәбе нәрсәдә? Мексикадагы инглиз телендә сөйләшүче күп кенә кеше моңа хәтле Йәһвә Шаһитләрен очратмаган. Башкалар исә, аларга хакыйкать белән танышырга комачаулый алган туганнары һәм дуслары яннарында булмаганга, яхшы хәбәрне кабул иткән. Ә бүтәннәр пенсиядә булганга һәм рухи нәрсәләргә вакытлары күбәйгәнгә Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан. Өстәвенә, инглиз җыелышларындагы вәгазьчеләрнең өчтән бер өлешеннән күбрәге пионерлар булып хезмәт итә. Бу ул җыелышларның рухын күтәрә һәм үсешенә булыша.

Сине фатихалар көтә

Һичшиксез, бөтен дөнья буенча күп кеше Патшалык турындагы хәбәрне үз телләрендә ишетеп аны кабул итәчәк. Күп кенә рухи кардәшләр — яшьләр, картлар, гаиләлеләр, ялгызлар — вәгазьчеләр кирәк булган җирләргә күченергә әзер. Бу бик сөендерә! Алар авырлыклар белән очрашса да, хакыйкатьне кабул иткән эчкерсез кешеләрне очратудан алган шатлык ул авырлыкларны юкка чыгара дип әйтеп була. Син, үз илеңдәге яисә чит илдәге вәгазьчеләр кирәк булган территориягә күченер өчен, үзгәрешләр ясый аласыңмы? * (Лүк 14:28—30; 1 Көр. 16:9). Ясый алсаң, сине күп фатихалар көтә.

[Искәрмә]

^ 21 абз. Андый хезмәт турында күбрәк белер өчен «Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылганнар» (рус) дигән китаптагы 111, 112 нче битләрне кара.

[21 биттәге рамка]

Шатлыклы пенсионерлар игътибарны җәлеп итә

Берил Бөек Британиядән Канадага яшәргә күченеп киткән. Анда ул берничә халыкара компаниядә менеджер булып эшләгән. Өстәвенә, ул атта яхшы йөрергә өйрәнгән һәм хәтта 1980 елда ул Олимпия уеннарында Канада өчен катнашкан. Пенсиягә чыккач һәм Мексикадагы Чапал шәһәренә күченгәч, Берил ире белән еш кына рестораннарда ашаган. Анда алар инглиз телендә сөйләшүче һәм бәхетле булып күренгән олы яшьтәге кешеләрне очраткан. Ул алар белән танышып, алар Мексикада нәрсә эшләгәннәрен сорый иде. Һәм һәрвакыт диярлек бу шатлыклы кешеләр Йәһвә Шаһитләре булып чыккан. Берил ире белән шундый карарга килгән: бәхет һәм тормыш максаты Аллаһы турындагы белемнәргә бәйле икән, алар да аны белергә тели. Берничә ай дәвамында мәсихче очрашуларына йөргәннән соң, Берил Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан. Берничә ел ул гомуми пионер булып хезмәт иткән.

[22 биттәге рамка]

«Алар безнең өчен зур фатиха»

Патшалык вәгазьчеләре кирәк булган илләргә күченгән кардәшләрне җирле кардәшләр бик кадерли. Кариб диңгезе утрауларында урнашкан бер филиал язган хатта болай диелгән: «Мондагы йөзләгән чит ил вәгазьчеләре китсә, җыелышлар ныклыкларын югалтыр иде. Алар безнең өчен зур фатиха».

Аллаһы Сүзендә әйтелгәнчә, «сөенеч әйтүчеләр», ягъни яхшы хәбәрне вәгазьләүче хатын-кызлар бик күп (Мәд. 67:12). Шуңа күрә, чит илдә хезмәт итүчеләр арасында кияүгә чыкмаган күп кенә апа-кардәшләрнең хезмәт иткәненә гаҗәпләнәсе дә юк. Бу фидакарь апа-кардәшләр зур ярдәм күрсәтә. Көнчыгыш Европадагы бер филиал болай ди: «Күп кенә җыелышларда апа-кардәшләр бик күп, ә кайвакыт алар 70 процент тәшкил итә. Аларның күбесе хакыйкатьтә күптән түгел генә. Башка илләрдән килгән кияүдә булмаган пионер апа-кардәшләр аларга ярдәм итә. Чит илдән килгән апа-кардәшләр безнең өчен чын бүләк!»

Андый апа-кардәшләр чит илдә хезмәт итү турында нәрсә уйлый? Чит илдә берничә ел пионер булып хезмәт иткән һәм кияүдә булмаган Анжелика исемле 30 яшьлек апа-кардәш болай ди: «Кыенлыклар күп. Бер җирдә миңа һәр көн пычрак юллар аша барырга һәм кешеләрнең газаплануларын күрергә туры килә иде. Әмма хезмәттә кешеләргә булышу миңа канәгатьлек китерде. Җирле апа-кардәшләр аларга ярдәм күрсәткәнем өчен рәхмәт белдерәләр иде. Бу да йөрәгемә май булып ята иде. Бер апа-кардәш сүзләре буенча, минем бу илгә ерактан килеп пионер булып хезмәт итүем аны да тулы вакытлы хезмәтне башларга дәртләндергән».

Пионер булып хезмәт итүче 50 дән арткан Сью исемле апа-кардәш болай ди: «Авырлыклардан качып булмый, әмма фатихалар күбрәк. Хезмәт зур шатлык китерә! Мин яшь апа-кардәшләр белән бик күп вәгазьлим һәм алар белән Изге Язмалардан, безнең басмалардан белгәннәремне уртаклашып, каршылыкларны ничек җиңеп була икәне турында сөйләшәм. Алар әйткәнчә, минем кияүгә чыкмыйча күп еллар пионер булып хезмәт итүем һәм авырлыкларны җиңүем аларга үрнәк булып тора һәм бу аларга алар үзләре дә тормыш авырлыкларын җиңә ала икәннәрен күрергә ярдәм итә. Бу апа-кардәшләргә булышу миңа зур канәгатьлек китерә».

[20 биттәге карта]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

МЕКСИКА

Гуанахуато

Ирапуато

Чапала

Ахихик

Чапала күле

Монтеррей

Сан-Мигель-де-Альенде

Керетаро

МЕХИКО

Канкун

[23 биттәге иллюстрация]

Кайберәүләр яхшы хәбәрне беренче тапкыр ишеткән чит ил кешеләренә вәгазьләгәндә шатлык кичерә