Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

 ИМАННАРЫН ҮРНӘК ИТЕП ТОТЫГЫЗ

Гаделсезлек белән очрашканда ул нык калган

Гаделсезлек белән очрашканда ул нык калган

ИЛЬЯС пәйгамбәр Үрдүн елгасының үзәнлеге буйлап бара. Ул Хореб тавыннан төньякка таба инде берничә атна атлый. Хәзер, Исраилгә кайтып ул, ниһаять, туган илен күрә. Озак вакытка сузылган корылыкның зыяны инде бетеп бара. Көзге яңгыр акрын гына ява, игенчеләр җирләрен сөрә. Җирнең яхшы якка үзгәреп баруын күрү Ильясны юата, ләкин аны кешеләрнең хәле күбрәк борчый. Рухи яктан алар аяныч хәлдә. Кешеләр һаман Багал дигән илаһка табынып яши. Ильясның аларга рухи яктан булышыр өчен әле күп башкарасы бар *.

Авел-Мехола шәһәре янында Ильяс игенчеләрнең тырышып эшләүләрен күрә. 24 үгез 12 парга берләштерелеп юеш җирне сөрә. Ильяс соңгы парны алып барган кешене эзли. Ул кеше — Илиша. Йәһвә аны Ильяска алмашка килүче кеше итеп сайлаган. Ильяс Йәһвәгә тугрылыкны берүзе генә саклаган дип уйлый һәм үзен ялгыз хис итә, шуңа күрә ул Илиша белән очрашуны зарыгып көткәндер (1 Патшалар 18:22; 19:14—19).

Ильяс кайбер вазифаларын һәм җаваплылыгын югалтыр дип куркамы? Бер көн аның урынына башка кеше пәйгамбәр булачак дип борчыламы? Төгәл әйтеп булмый. Аның андый борчылулары булмаган дип тә әйтә алмыйбыз. «Бездә булган хисләр Ильяста да булган» бит (Ягъкуб 5:17). Һәрхәлдә, Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Ильяс аңа якынлашты да аңа үзенең өске киемен япты» (1 Патшалар 19:19). Ильясның өске киеме, күрәсең, сарык я кәҗә йоныннан ясалган булган. Аны япанча итеп киеп йөргәннәр, һәм андый кием кешенең Йәһвә тарафыннан билгеләнгәнен күрсәткән. Илишаның өстенә шул киемне ябу зур мәгънә йөрткән. Ильяс Йәһвәнең боерыгына буйсынып Илишаны үзенә алмашка килүче итеп билгеләргә әзер булган. Ильяс үз Аллаһысына таянган һәм аңа тыңлаучан булган.

Ильяс басынкылык күрсәтеп Илишаны үзенә алмашка килүче итеп билгеләгән

Яшь Илиша, үз чиратында, олы пәйгамбәргә булышып торырга әзер. Ул Ильясны соңрак алмаштырырга тиеш булган. Якынча алты ел ул Ильяс белән бергә йөргән һәм аңа басынкылык белән булышып торган. Соңрак Илиша «Ильяс кулына су агызучы» итеп билгеле булган (2 Патшалар 3:11). Андый сәләтле ярдәмче Ильяс өчен чыннан да таяныч булган! Бу ике ир-ат яхшы дус булып киткәндер. Алар бер-берсен дәртләндереп торган, шуңа күрә ул вакытта киң таралган коточкыч гаделсезлекне кичерә алган. Нинди гаделсезлек турында сүз бара? Мәсәлән, Ахаб патша көннән-көн начарланганнан начарлана барган.

Сезнең гаделсезлек белән очрашканыгыз бармы? Бу бозык дөньяда һәрберебез гаделсезлек белән очраша. Аллаһыны яраткан дусны тапсагыз, сезгә бирешмәү җиңелрәк булачак. Сез шулай ук Ильяс иманыннан гаделсезлекне ничек кичереп чыгарга икәненә өйрәнә аласыз.

«ТОР... АХАБ ЯНЫНА БАР»

Ильяс һәм Илиша, халыкны рухи яктан ныгытыр өчен, кулларыннан килгәнне эшләгән. Алар башка пәйгамбәрләрне өйрәтер өчен, аларны, бәлки, берәр ничек оештыргандыр.  Әмма вакыт узу белән Ильяс Йәһвәдән яңа йөкләмә алган: «Тор, Исраил патшасы Ахаб янына бар» (1 Патшалар 21:18). Ахаб нинди кеше булган һәм нәрсә эшләгән?

Патша инде мөртәт булып киткән һәм үзенә кадәр идарә иткән Исраил патшаларының иң начары булган. Ул Изәбәлгә өйләнгән һәм Багалга табынуда үзе катнашкан. Шулай итеп, ялган илаһка табыну бөтен ил буенча таралган (1 Патшалар 16:31—33). Багалга табыну үз эченә уңдырыш ритуалларын, ритуал фахишәлекне һәм хәтта сабыйларны корбанга китерүне алган. Өстәвенә, Ахаб Йәһвәгә буйсынмаган: ул Суриянең явыз патшасы Бинһәдадны үтермәгән. Ахаб моны, күрәсең, акча алырга теләп эшләгәндер (1 Патшалар, 20 нче бүлек). Ә хәзер комсыз булу, акча ярату һәм көч куллану Ахаб һәм Изәбәлнең йөрәгендә тирәнрәк тамыр җибәргән.

Ахабның Самариядәге сарае — гаять зур бер бина. Аның шулай ук Язриилдә якынча 37 километр ераклыкта урнашкан башка сарае бар. Шул сарай тирәсендә бер йөзем бакчасы урнашкан. Ахабның Навуфей исемле кешенең җирен үзенә аласы килә. Ул аны үзенә чакырып, акча түләргә я башка йөзем бакчасына алмаштырырга тәкъдим итә. Навуфей болай ди: «Йәһвә миңа ата-бабаларымның мирасын сиңа бирергә рөхсәт итмәсен» (1 Патшалар 21:3). Навуфей үзен үҗәт я дуамал тотканмы? Күп кеше шулай дип уйлаган да. Әмма чынында ул Йәһвә канунына буйсынган. Анда исраиллеләр мирас итеп алынган җирне беркайчан да сатарга тиеш түгел дип әйтелгән булган (Левиләр 25:23—28). Навуфей өчен Аллаһының канунын бозу башка сыймаслык эш булган. Ул патшага ризалашмау куркыныч икәнен белсә дә, патша тәкъдимен кабул итмәгән. Әйе, Навуфей иманлы һәм кыю кеше булган.

Ахаб Йәһвә кануны турында бер дә уйламаган. Ул «боегып һәм төшенкелеккә бирелеп» өенә кайткан. Изге Язмаларда болай диелә: «Ул ятагына ятты, башын читкә борды һәм ашарга теләмәде» (1 Патшалар 21:4). Изәбәл иренең кечкенә бала сыман авыз турсайтканын күреп, аңа теләгәнне бирер өчен, тиз генә хәйләле план төзәгән. Аның бер уңайдан тәкъва гаиләне дә юк итәсе килә.

Аның мәкерле нияте турында укыганда, без шаккатабыз. Аллаһы кануны буенча, берәр кешегә каршы җитди чаралар күрер өчен, ике кешенең шаһитлек бирүләре таләп ителгән. Изәбәл патшабикә моны белгән (Канун 19:15). Шуңа күрә ул Ахаб исеменнән Язриил шәһәренә хатлар җибәргән. Андагы атаклы кешеләр ике ялган шаһитне табарга, шул шаһитләр Навуфей Аллаһыны хурлаган дип, сөйләргә тиеш һәм бу гөнаһ өчен Навуфейны үтерергә кирәк дип язылган булган. Кызганычка каршы, Изәбәлнең планы уңышка ирешә. Ике «яраксыз» кеше Навуфейга каршы сөйли, һәм аны ташлар атып үтерәләр. Моннан тыш, Навуфей белән аның угыллары да үтерелә! * (1 Патшалар 21:5—14;  Левиләр 24:16; 2 Патшалар 9:26). Хатынына теләсә нәрсә эшләргә һәм шул гаепсез кешеләрне үтерергә рөхсәт итеп, Ахаб үзен гаилә башы итеп тотмаган.

Йәһвә Ильяска патша белән патшабикәнең кылган эшләрен ачыклап биргәч, пәйгамбәрнең хисләрен күз алдыгызга китерегез. Явызларның гаепсез кешеләрне җиңүен күрү бик авыр (Мәдхия 72:3—5, 12, 13). Бүген без еш кына коточкыч гаделсезлек күрәбез. Андый эшләрдә кайчак үзләрен Аллаһының вәкилләре дип санаган кешеләр катнаша. Әмма Навуфей очрагыннан без юаныч табабыз. Изге Язмаларда Аллаһыдан беркем дә бернәрсә дә яшеренә алмый дип әйтелә. Ул барысын да күрә (Еврейләргә 4:13). Аллаһы явызлыкка ничек карый?

«МИНЕ ЭЗЛӘП ТАПТЫҢ, ДОШМАНЫМ!»

Йәһвә Ильяс пәйгамбәрне Ахаб янына җибәрә. Аллаһы аңа мөһим якны ачыклап: «Ахаб Навуфейның йөзем бакчасында»,— дип әйтә (1 Патшалар 21:18). Изәбәл Ахабка йөзем бакчасы хәзер инде аныкы дип әйткәч, патша шунда ук торып, бакчасына күз салырга китә. Йәһвә аны күзәтеп тора дигән уй аның башына килми дә. Күз алдыгызга китерегез: Ахаб йөзем бакчасы буйлап ашыкмыйча гына йөри. Ул анда гаҗәеп бер бакча үстерергә хыяллана. Әмма кинәт кенә Ильяс пәйда була! Ахабның йөзендә балкыган шатлыкны ярсу белән нәфрәт алмаштыра. Шунда патша: «Мине таптың, дошманым!» — дип мыскыллап әйтә (1 Патшалар 21:20).

«Мине таптың, дошманым!»

Андый сүзләр әйтеп Ахаб үзенең дөрес булмаган карашының ике ягын күрсәткән. Беренчедән, Ильяска «мине таптың» дип әйтеп, Ахаб үзенең рухи яктан сукыр булуын ачыклаган. Чынында аны Йәһвә «тапкан». Ул Ахабның үз ихтыяр иреген дөрес кулланмавына һәм Изәбәл хәйләсеннән файдалануына игътибар иткән. Йәһвә Ахабның йөрәгендә шуны күргән: аның өчен матди әйбергә ия булу мәрхәмәтлелек, гаделлек һәм кеше хәленә керә белүдән мөһимрәк. Икенчедән, Ильяска «дошманым» дип әйтеп, Ахаб Йәһвәнең дустын нәфрәт итүен күрсәткән. Ә Аллаһы пәйгамбәре аңа һәлакәткә алып баручы юлын калдырырга булыша алган.

Без Ахабның дөрес булмаган карашыннан күп сабак ала алабыз. Без Йәһвә Аллаһының барысын күрә икәнен һәрвакыт истә тотарга тиеш. Яратучы Ата буларак, ул безнең дөрес юлдан тайпылуыбызга игътибар итә, аның үзгәрешләр ясавыбызны күрәсе килә. Безгә булышыр өчен, ул еш кына үзенең дусларын куллана. Андый тугры кешеләр, Ильяс кебек,  имандашларына Аллаһы Сүзен җиткерә. Аллаһының дусларына дошманнарга кебек карау зур хата булыр иде! (Мәдхия 140:5).

Ильяс Ахабка: «Мин сине таптым»,— дип әйтә. Ул Ахабның нинди кеше икәнен белә. Ахаб — карак, үтерүче һәм Йәһвә Аллаһыга каршы фетнә күтәрүче. Шул явыз кеше алдында торыр өчен, Ильяска нинди кыюлык кирәк! Ильяс Аллаһының хөкемнәрен Ахабка игълан итә. Йәһвә барысын да белә: Ахаб гаиләсе аркасында явызлык киң таралган һәм халыкка «йоккан». Шуңа күрә Ильяс Ахабка, Аллаһы аның нәселен корытачак, Изәбәл дә суд алдына басачак, дип әйтә (1 Патшалар 21:20—26).

Ильяс пәйгамбәр кешеләр явыз эшләр кылып судан коры чыгар дип уйламаган. Бүгенге дөньяда кешеләр үз гаделсез эшләренең җимешләрен татымас дигән ялгыш нәтиҗәгә килү бик җиңел. Изге Язмалардагы бу очрак шуны исебезгә төшерә: Йәһвә Аллаһы барысын күрә. Алай гына да түгел, ул шулай ук үз вакытында гаделлек урнаштырачак. Аллаһы Сүзе безне шуңа ышандыра: Аллаһы гаделсезлекне бетерәчәк көн якынлашып килә! (Мәдхия 36:10, 11). Ләкин сездә мондый сораулар туадыр: Аллаһы хөкем иткәндә, җәза гына бирәме? Я аның хөкемнәре мәрхәмәт катышмы?

«АХАБНЫҢ МИНЕМ АЛДЫМДА БАСЫНКЫЛАНГАНЫН КҮРДЕҢМЕ?»

Аллаһының хөкеменә карата Ахабның карашын күреп, Ильяс гаҗәпләнәдер. Изге Язмаларда болай дип бәян ителә: «Бу сүзләрне ишеткәч, Ахаб үз өс киемен ертты һәм матәм киеме киде. Ул ураза тотты, матәм киеме киеп ятты һәм боегып йөрде» (1 Патшалар 21:27). Ахаб үз гөнаһларыннан тәүбә иткәнме?

Әйе, Ахаб үз тәртибендә кайбер үзгәрешләр ясаган. Ул үзен басынкыландырган, ә бу горур һәм тәкәббер кеше өчен бик авыр эш. Әмма бу чын тәүбә итү булганмы? Әйдәгез, мисал өчен, Ахабтан соң яшәгән һәм аңардан начаррак булган бер патша мисалын карап чыгыйк. Ул патша — Манашше. Йәһвә Манашшены җәзага тарткач, ул үзен басынкыландырган һәм Йәһвәгә ярдәм сорап дога кылган. Әмма ул башка адымнар да ясаган. Ул тормышын үзгәрткән һәм, элек ясаган потларны җимереп, Йәһвәгә хезмәт итәр өчен тырышлыклар куйган. Ул үз халкын да шулай эшләргә дәртләндереп торган (2 Елъязма 33:1—17). Ахаб андый адымнар ясаганмы? Кызганычка каршы, юк.

Йәһвә Ахабның үз кайгылы хисләрен ачык күрсәткәненә игътибар иткәнме? Йәһвә Ильяска болай дип әйткән: «Ахабның минем алдымда басынкыланганын күрдеңме? Ул минем алдымда басынкы булып киткәнгә, мин ул яшәгәндә бәла-каза җибәрмәм. Аның йортына бәла-казаны мин аның улы көннәрендә җибәрәм» (1 Патшалар 21:29). Йәһвә Ахабны кичергәнме? Юк. Чын тәүбә иткән кеше генә Йәһвә Аллаһының мәрхәмәтен татый (Йәзәкил 33:14—16). Әмма Ахабның үкенүе өлешчә генә булган, шуңа күрә Йәһвә дә мәрхәмәтен өлешчә генә күрсәткән. Ахаб үз гаиләсенең юк ителүен күрмәгән. Аңа бу бик коточкыч вакыйганы күрергә туры килмәгән.

Шулай да Ахабка карата Йәһвәнең хөкеме үзгәрмәгән. Соңыннан Йәһвә Ахабны сугышка барырга ничек этәрергә дип үз фәрештәләре белән киңәшләшкән. Сугышта Ахаб үтерелгән булыр иде. Күп тә үтмәгән, Ахабка карата Аллаһының хөкеме үтәлгән. Сугышта яралангач, ул үз арбасында кан югалтудан үлгән. Изге Язмаларда мондый җирәнгеч бер җентеклелек бар: кешеләр патшаның арбасын юганда, этләр анда булган канны ялаганнар. Шулай итеп, Ахабка Ильяс аша җиткерелгән Йәһвәнең сүзләре үтәлгән: «Этләр Навуфей канын ялаган урынында алар синең каның ялаячак» (1 Патшалар 21:19; 22:19—22, 34—38).

Ахабның үлеме Ильяс, Илиша һәм Аллаһы халкындагы башка тугры кешеләрнең исләренә шуны төшергән: Йәһвә Навуфейның иманын һәм кыюлыгын онытмаган. Гадел Аллаһы явыз кешеләрне җәзага тартмыйча калмый — иртәме, соңмы ул аларга җәза бирә. Ул шулай ук хөкем иткәндә, нигез булса, мәрхәмәтлелек күрсәтә (Саннар 14:18). Явыз патша идарә итү вакытында дистәләгән еллар чыдам калган Ильяс өчен нинди яхшы сабак булган! Сез дә гаделсезлек корбанымы? Сез Аллаһының бар нәрсәне төзәтүен көтәсезме? Ильяс иманыннан үрнәк алып яшәсәгез, яхшы булыр иде. Гаделсезлек белән очрашканда чыдам калып, Ильяс үз тугры хезмәттәше Илиша белән Аллаһыдан хәбәрләр җиткереп торган!

^ 3 абз. Исраиллеләр Багалга яңгыр бирүчегә һәм уңдырышлылык илаһысына итеп табынган. Йәһвә өч ел ярым дәвам ителгән корылык ярдәмендә шул илаһның көчсез булуын күрсәткән (1 Патшалар, 18 бүлек). «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз» дигән китапның 10, 11 нче бүлекләрен карагыз.

^ 13 абз. Изәбәл, күрәсең, йөзем бакчасы Навуфейның улларына мирас итеп тапшырылыр дип курыккан, шуңа күрә аларны да үтерергә булган. Ни өчен Аллаһы җәберләүгә юл куя икәнен белер өчен бу санда «Укучыларның сораулары» дигән мәкаләне карагыз.