Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИМАННАРЫН ҮРНӘК ИТЕП ТОТЫГЫЗ | ЙОСЫФ

«Мин Аллаһы урынында түгел бит!»

«Мин Аллаһы урынында түгел бит!»

ЙОСЫФ бакчага чыга. Караңгы төшә бара. Ул финик пальмаларына, җимеш агачларына һәм су үсемлекләре белән тулы буаларга күз сала. Бакчаның стенасы артында еракта фиргавеннең сарае күренә. Йосыф йортыннан аның күңеленә хуш килгән тавыш килә. Улы Манашше үзенең энекәше Ифраимны көлдертә. Йосыф үз хатынының уйнаган балаларга карап наз белән елмаеп куюын күз алдына китерә. Ул елмаеп җибәрә. Ул белә, Аллаһы аны мул фатихалады.

Йосыф үзенең беренче угылын Манашше дип атаган. Аның исеме «оныттыручы» дигәнне аңлата (Яратылыш 41:51, искәрмә). Аллаһының соңгы елларда биргән фатихалары, һичшиксез, йорты, абыйлары һәм әтисе турындагы хатирәләр китергән күңел авыртуын баскан. Абыйларының нәфрәте аның тормышын кискен үзгәрткән. Алар аңа ташланып чак кына үтерми калган һәм күчеп йөрүче сәүдәгәрләргә кол итеп сатып җибәргән. Шуннан бирле аның тормышында бер-бер артлы каты үзгәрешләр булган. Уннан артык ел ул — коллыкта, аннары төрмәдә, шул исәптән берникадәр вакыт хәтта тимер богауларда үткәргән. Ләкин хәзер ул көчле Мисыр державасында фиргәвеннән соң икенче идарәче булып хезмәт итә! *

Озак вакыт Йосыф Йәһвәнең пәйгамбәрлекләре үтәлгәнен күзәтеп барган. Җиде ел Мисыр җире мул уңыш биргән, ә Йосыф ул вакытта игенне амбарларга җыю эше белән җитәкчелек иткән. Хатыны Асенат исә аңа ике угыл тудырган. Шулай да Йосыфның башына Мисырдан йөзләгән километр ераклыкта урнашкан туган йорты — энесе Беньямин белән яраткан әтисе Якъкубның яшәгән җире турындагы уйлар еш кына килгәләгән. «Аларның хәлләре ничегрәк микән? Алар сау-сәламәтме, юкмы?» — дип уйлагандыр Йосыф. Ул шулай ук: «Абыйларым үзгәрдеме? Гаиләбез татулашып китәрме?» — дип борчылгандыр.

Әгәр сезнең гаиләгездә дә хыянәт, көнчелек я нәфрәт аркасында аралар бозылган булса, Йосыфның хәле сезгә таныштыр. Аллаһының бу тугры хезмәтчесенең үз якыннары белән татулашканыннан без нинди сабак ала алабыз?

«ЙОСЫФ ЯНЫНА БАРЫГЫЗ»

Ул елларда Йосыфның башкарасы эшләре күп булган, һәм вакыт бик тиз үткән. Йәһвә пәйгамбәрлек иткәнчә, җиде еллык муллыктан соң барысы да кинәт үзгәргән. Җир уңыш бирүдән туктаган! Тиз арада ачлык куркынычы бар күрше халыкларга яный башлаган. Әмма «Мисырның барлык төбәкләрендә әле азык-төлек» булган (Яратылыш 41:54). Шик тә юк, Йосыфның Аллаһы тарафыннан рухландырылып әйткән пәйгамбәрлеге һәм яхшы оештыру сәләтләре бөтен Мисыр халкына зур файда китергән.

Йосыф басынкы булган, шуңа күрә Йәһвә аңа күп нәрсәләр тапшырган

Бәлки, мисырлылар Йосыфка бурычлы булуларын сизгәндер һәм аның оештыру сәләтенә соклангандыр. Ләкин Йосыф бөтен данны Йәһвә Аллаһыга бирергә теләгән. Талантларыбызны Аллаһыга хезмәт итүдә басынкылык белән куллансак, Аллаһы бу талантларны кулланыр өчен күз алдыбызга да китерә алмаслык юллар табачак.

Әмма тора-бара ачлык Мисыр җирен дә баскан. Мисырлылар фиргавеннән үтенгәч, ул бары тик: «Йосыф янына барыгыз, ул нәрсә әйтсә, шулай эшләгез»,— дип әйткән. Шунда Йосыф амбарларны ачкан, һәм халык игенне сатып ала башлаган (Яратылыш 41:55, 56).

Ләкин күрше халыкларда хәл әллә ни мактанырлык булмаган. Йөзләгән километр ераклыкта урнашкан Кәнган җирендә Йосыфның туганнары ачлыктан интеккән. Картайган Ягъкуб Мисырда иген барлыгы турында ишеткәч, үз угылларын шунда җибәргән (Яратылыш 42:1, 2).

Әмма иң кече угылы Беньяминне Ягъкуб җибәрмәгән. Яраткан угылы Йосыфны абыйлары янына җибәргәне әле дә күңелен әрнетеп торган. Шуннан бирле Ягъкуб үз улын инде күрмәгән. Олы уллары Йосыфның парча киемен — әтисе яратудан чыгып бүләк иткән киемне ертык һәм канлы килеш кайтарып биргән. Алар әтиләрен Йосыфны ерткыч хайван ботарлаган дигән ялганга ышандырган. Бу хәбәрдән Ягъкубның җаны өзгәләнгән (Яратылыш 37:31—35).

«ЙОСЫФ... КҮРГӘННӘРНЕ ХӘТЕРЕНӘ ТӨШЕРГӘН»

Озын юл үтеп, Ягъкубның уллары Мисырга килеп җиткән. Игенне кайда сатып алырга дип сорашкач, аларны Сафнат-Панеах исемле бик югары дәрәҗәле дәүләт түрәсе янына җибәргәннәр (Яратылыш 41:45). Алар Йосыфны таныганмы? Һич тә юк. Алар аны бик югары дәрәҗәле түрә дип кенә санаган. Алар аның ярдәменә мохтаҗ булган. Хөрмәт йөзеннән алар аңа баш игән (Яратылыш 42:5, 6).

Ә Йосыф үз абыйларын таныганмы? Әйе, бер күрүдән! Абыйлары баш игәч, ул Йәһвә тарафыннан бала чагындагы «агалары турында төшендә күргәннәрне хәтеренә төшергән». Төшендә Аллаһы аңа абыйларының берәр вакыт Йосыфка баш иячәкләрен пәйгамбәрлек иткән. Ул пәйгамбәрлек үтәлгән! (Яратылыш 37:2, 5—9; 42:7, 9) Йосыф нишләр микән? Аларны кочаклармы я үч ала башлармы?

Йосыф хисләргә бирелеп эш итүнең акылсыз булуын белгән. Бер-бер артлы вакыйгаларны шул якка, һичшиксез, Йәһвә борган. Бу вакыйгалар аның ниятенә кагылган. Ул Ягъкуб токымыннан көчле халык булдырырга вәгъдә биргән (Яратылыш 35:11, 12). Йосыфның абыйлары әле дә җинаятьчел, намуссыз булса, үз-үзләрен генә яратса, Исраил кебек халык бөтенләй булмас иде! Моннан тыш, хисләргә бирелсә, Йосыф гаиләдәге болай да нәзакәтле тынычлыкны бозар иде һәм, бәлки, үз әтисе белән Беньяминнең тормышын — алар әлә дә исән булса — куркыныч астына куяр иде. Ә әлегә ул абыйларына чын йөзен ачмаска булган, чөнки аның аларны сынап нинди кеше булып китүләрен беләсе килгән. Шунда, бәлки, Йәһвәнең аңа карата ихтыяры ачыкланыр иде.

Бүген безнең хәлебез нәкъ Йосыфныкы кебек булуы икеле. Шулай да гаиләдә талашлар һәм бәхәсләр сирәк хәл түгел. Безнең дә андый авырлыкларыбыз туса, хисләргә һәм гөнаһлы теләкләргә бирелү җиңел булырга мөмкин. Әмма Йосыфтан үрнәк алып Йәһвәнең үзебезгә карата ихтыярын аңларга тырышу күпкә акыллырак (Гыйбрәтле сүзләр 14:12). Шунысын истә тотыйк: гаиләдә тынычлык саклау мөһим, шулай да Йәһвә һәм аның Угылы белән тынычлык күпкә кадерлерәк! (Маттай 10:37)

«СЕЗ СЫНАУ ҮТӘРГӘ ТИЕШ»

Йосыф үз абыйларының күңелендәгесен белергә теләп, берничә сынау уйлап чыгарган. Ул алар белән тәрҗемәче аша сөйләшеп үзен каты тоткан. Ул аларны чит ил шымчылары булуда гаепләгән. Акланырга теләп, алар үз туганнары турында сөйләгән, шул исәптән өйдә иң кече энеләре калганын телгә алган. Йосыфның күңеле дулкынланып киткән. Аның энесе чыннан да исәнме? Хәзер инде Йосыф нәрсә эшләргә кирәк икәнлеген белгән. Ул: «Сез сынау үтәргә тиеш. ...Кече энегез монда китерелгәнгә кадәр сез моннан беркая да китә алмаячаксыз»,— дигән. Берникадәр вакыттан соң ул аларны Беньямин артыннан җибәргән, ләкин абыйларына шарт куйган: аларның берсе Мисырда тоткын булып калачак (Яратылыш 42:9—20).

Йосыф абый-энеләренең әйткәннәрен аңлаган, әмма алар моны белмәгән. Туган хәл турында сөйләшә башлагач, алар үзләрен 20 ел элек кылган зур гөнаһлары өчен гаепләгән. «Хактыр ки, без кардәш энебезгә карата кылган эшебезнең җәзасын татыйбыз,— дигәннәр алар.— Без аның җаны газапланганын күреп тордык, ул бездән ялвара-ялвара үтенде, әмма без тыңламадык. Инде шул эшебез өчен безнең башка да кайгы килде». Бу сүзләрне ишеткәч, Йосыф абыйлары аның күз яшьләрен күрмәсен дип аркасы белән борылган (Яратылыш 42:21—24). Ләкин ул чын күңелдән тәүбә итү кылган гөнаһка үкенү белән генә чикләнми икәнен белгән. Шуңа күрә ул аларны сынавын дәвам итәргә булган.

Ул аларны өйләренә кайтарып җибәргән, ә Шимунны тоткын итеп калдырган. Шулай ук ул хезмәтчеләренә абыйларының акчаларын капчыкларына кире салып җибәрергә кушкан. Өйгә кайтып, абый-энеләр Ягъкубны яраткан угылын үзләре белән Мисырга җибәрергә кыстаган һәм көчкә-көчкә аның рөхсәтен алган. Мисырга кайткач, алар Йосыф хезмәтчесенә капчыкларында көмеш тапканын намус белән сөйләп биргән һәм тулы хакны түләргә тәкъдим иткән. Аларның шулай эшләүләре мактауга лаек булган, әмма Йосыф аларның чын йөзен күрергә теләгән. Ул Беньяминне күрүдән килгән шатлыкны яшерә-яшерә, алар өчен мәҗлес әзерләгән. Шуннан соң ул аларның капчыкларына иген тутырып өйләренә кайтарып җибәргән, ә Беньяминнең капчыгына үзенең көмеш касәсен салырга кушкан (Яратылыш 42:26—44:2).

Хәзер Йосыф үз абыйлары белән теләсә нәрсә эшли алган. Ул аларның артыннан кешеләрне җибәргән, тегеләр аларны кире кайтарганнар һәм урлауда гаепләгәннәр. Касә Беньяминнең капчыгында табылгач, аларның барысын да бергә Йосыф хозурына китергәннәр. Йосыф өчен аларның чын йөзен күрергә вакыт җиткән. Яһүд абый-энеләре исеменнән сөйли башлаган. Ул шәфкать күрсәтергә үтенгән, хәтта аларның барысын Мисыр коллары итәргә тәкъдим иткән. Йосыф исә Беньяминне генә Мисыр колы итеп, башкаларны җибәрәчәге турында әйткән (Яратылыш 44:2—17).

Шунда Яһүд үз энесен кайнар яклый башлаган: «Кече энебез берүзе калды... Атабыз аны бик тә ярата». Ул сүзләрдән Йосыфның күңеле әрнегән, чөнки ул Ягъкубның сөйгән хатыны Рахиләнең олы улы. Әнисе энесе Беньяминне тапкач, вафат булган. Әлбәттә, Йосыф та әтисе кебек үк әнисе турындагы хатирәләрне күңелендә саклаган. Бәлки, шунлыктан ул Беньяминне бик якын күргән (Яратылыш 35:18—20; 44:20).

Яһүд Йосыфтан Беньяминне үз колы итмәскә үтенүеннән туктамаган. Ул хәтта аңа Беньямин урынына үзенә кол булып калырга тәкъдим иткән. Ахыр чиктә ул җан өзгеч сүзләр әйткән: «Энемнән башка миңа атам янына ничек кайтмак кирәк? Аның афәтле язмышын күрер өченме?» (Яратылыш 44:18—34) Билгеле, Яһүд бөтенләй үзгәргән. Әйе, ул тәүбә иткән, әмма иң мөһиме — таң калдырырлык фидакарьлек рухын һәм кеше хәленә керә белү сәләтен күрсәткән.

Йосыф үз абыйларының тәүбә иткәнен күргән

Йосыф үз телен бүтән тыя алмаган. Аның үз күңелендә яшеренгән хисләрен ачып саласы килгән. Бар хезмәтчеләренә китәргә кушкач, ул кычкырып елап җибәргән, аның тавышын хәтта фиргавеннең сараенда ишеткәннәр. Шуннан соң ул абыйларына турыдан-туры: «Йосыф мин!» — дигән. Ул үзенең аптырашта калган абыйларын кочаклап алган. Моннан аның үз абыйларын чын күңелдән кичергәне күренгән (Яратылыш 45:1—15). Шулай итеп, Йосыф кичерергә әзер Йәһвәнең үрнәгенә ияргән (Мәдхия 85:5). Без дә бу яктан Йәһвәдән үрнәк ала алабызмы?

«СИН ИСӘН!»

Фиргавен Йосыф йортында булган хәлләр турында ишеткәч, аңа олы яшьтәге атасын гаиләсе белән бергә Мисырга күчерергә тәкъдим иткән. Үзенең кадерле әтисен ничәмә еллар күрмәгәннән соң Йосыф аны, ниһаять, кочаклап ала алган! Ягъкуб елап җибәргән һәм: «Инде үләргә дә була, йөзеңне күрдем, син исән!» — дигән (Яратылыш 45:16—28; 46:29, 30).

Ягъкуб Мисырда 17 ел яшәгән. Үлем түшәгендә ятканда, ул үзенең бар 12 улын пәйгамбәрлекләр әйтеп фатихалаган. Унберенче угылына — Йосыфка ул беренче угылга бирелә торган икеләтә өлеш биргән. Ул аңардан ике исраилле кабилә туачагын пәйгамбәрлек иткән. Ә дүртенче угылы — тәүбә итү ягыннан абый-энеләреннән аерылып торган Яһүд нинди фатихалар алган? Әтисе аны мул фатихалаган: аның нәселеннән Мәсих килергә тиеш булган! (Яратылыш 48 һәм 49 нчы бүлекләр)

Ягъкуб 147 яшендә вафат булган. Аның үлеменнән соң Йосыфның абыйлары көчле энеләре Йосыф үч алырга мөмкинлек эзләр дип уйлап куркуга төшкән. Ләкин Йосыф аларны тынычландырган. Бөтен туганнарының Мисырга күчүе — Йәһвәнең ихтыяры икәнен Йосыф инде күптән аңлаган. Шуңа күрә аларга борчыласы юк. Ул аларга: «Мин Аллаһы урынында түгел бит!» — дигән уйландыручы сүзләр әйткән (Яратылыш 15:13; 45:7, 8; 50:15—21). Йосыфның фикеренчә, үч алу — Йәһвәнең эше. Бәлки, ул: «Камил Хаким Йәһвә аларны кичерсә, аларны җәзаларга кем соң мин?» — дип уйлагандыр (Еврейләргә 10:30).

Сезгә кичерү җиңел биреләме? Берәрсе белә торып рәнҗетсә, аны кичерү җиңел түгелдер. Әмма чын күңелдән тәүбә иткән кешеләрне бөтен йөрәктән кичерсәк, без үзебезнең дә, башкаларның да күңел яраларын шифаларбыз. Шулай итеп, без тугры Йосыф белән шәфкатьле Атабыз Йәһвәнең үрнәгенә ияреп эш итәрбез.

^ 4 абз. 2014 елгы «Сез Аллаһы өчен мөһимме?», «Шайтан чыннан да бармы?» һәм 2015 елгы «Эшебез ошасын өчен, нәрсә эшләргә?» дигән брошюралардагы «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз» дигән мәкаләләрне карагыз.