Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ УКУДАН НИЧЕК КҮБРӘК ФАЙДА АЛЫРГА?

Укуны нәрсә кызыклы итәчәк?

Укуны нәрсә кызыклы итәчәк?

Изге Язмаларны уку сезнең өчен нинди булыр? Эчпошыргычмы? Я күңеллеме? Күп нәрсә аны ничек укыганыгызга бәйле. Укуыгыз кызыграк һәм шатлыклырак булсын өчен нәрсә эшләп була? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.

Заманча телдә язылган ышанычлы тәрҗемәне сайлагыз. Сез күп кенә авыр я белмәгән иске сүзләр булган материалны укысагыз, аны уку сезгә бер дә шатлык китермәстер. Шуңа күрә аңларга җиңел булган йөрәгегезгә үтеп керерлек телне кулланган Изге Язмаларны эзләп табыгыз. Әмма шул ук вакыт ул җентекле һәм төгәл итеп тәрҗемә ителгән булырга тиеш *.

Хәзерге технологияләрне кулланыгыз. Бүген Изге Язмалар тышлы китап буларак кына түгел, ә электрон китап буларак та бар. Кайбер Изге Язмаларны онлайн я компьютерларга, планшетларга я кесә телефоннарына йөкләп укып була. Кайбер электрон Изге Язмаларда өстәмә кораллар ярдәмендә сез тиз генә бер темага Изге Язмаларның башка шигырьләрен тикшерә аласыз я хәтта берничә тәрҗемәне чагыштыра аласыз. Сез укырга түгел, тыңларга теләсәгез, Изге Язмалар шулай ук аудиоязма рәвешендә бар. Күпләр иҗтимагый транспортта барганда, кер юу бүлмәләрендә көткәндә я башка эшләр башкарганда Изге Язмаларны тыңларга ярата. Үзегезгә уңайлы алымны сайлагыз.

Изге Язмаларны өйрәнү өчен басмаларны кулланыгыз. Изге Язмаларны өйрәнү өчен басмалар сезгә укудан күбрәк файда алырга булыша ала. Изге Язмаларда әйтелгән җирләрнең карталары аны укыганда сезгә аларның кайда урнашканын белергә һәм вакыйгаларны күз алдына китерергә ярдәм итәр. Мәсәлән, бу брошюрадагы я сайтыбыздагы мәкаләләр Изге Язмаларның күп өлешләрен аңларга ярдәм итә ала.

Изге Язмалар укуыгызны төрләндерегез. Изге Язмаларны башыннан ахырына кадәр уку эчпошыргыч булып тоелса, аны кызыклы итәр өчен үзегезгә аеруча ошаган өлештән башлап була. Изге Язмалардагы күренекле кешеләр турында белер өчен, сез шул кешеләр турында укый аласыз. Моның өчен гади бер ысул  «Изге Язмалардагы кешеләр турында белегез» дигән рамкада китерелә. Ә, бәлки, сез Изге Язмаларны тема буенча я хронология буенча укырга теләрсез. Аларның берсен кулланып карагыз.

^ 4 абз. Күпләр «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»н төгәл, ышанычлы һәм шулай ук укырга җиңел дип саный. Йәһвә Шаһитләре чыгарган бу Изге Язмалар 130 дан артык телдә бар. Сез аны безнең сайттан йөкли аласыз. Я, кирәк дип тапсагыз, Йәһвә Шаһитләре шул Изге Язмаларны өегезгә китерә ала.