Гыйбрәтле сүзләр 21:1—31
21 Патшаның йөрәге Йәһвә кулында су агымы сыман,+Ул аны кая теләсә, шунда бора.+
2 Кеше үзенең бар юлларын дөрес дип саный,+Әмма Йәһвә йөрәкләрне* сыный.+
3 Корбан чалуга караганда,Тәкъва һәм гадел эшләр Йәһвәгә күбрәк ошый.+
4 Тәкәббер күзләр һәм һавалы йөрәк —Явызларның яктырткычы — икесе дә гөнаһ.+
5 Тырыш кешенең ниятләре уңышка* илтә,+Ә ашык-пошык эшләүче һәркем ярлы булачак.+
6 Ялган тел белән табылган байлык —Үлем тозагы,* тиз тарала торган томан.+
7 Явызларның җәбер-золымы аларның үз башларына төшәр,+Чөнки алар гаделлек кылудан баш тарттылар.
8 Юлдан язган кешенең сукмаклары бозык,Ә саф кеше намуслы эш итә.+
9 Тиргәшүчән* хатын белән бер йортта яшәүгә карагандаӨй түбәсенең бер почмагында яшәү яхшырак.+
10 Явыз кеше* яманлыкка омтыла,+Үз якынына миһербанлы түгел.+
11 Мыскыллаучы җәза алганда, тәҗрибәсезләр зирәклек туплый.Зирәк кеше, эшнең асылына төшенгәндә, ни эшләргә икәнен белә.*+
12 Тәкъва Аллаһы явызның йортын күзәтә,Ул яманнарны бәреп төшереп һәлак итә.+
13 Кем дә кем мескеннең ялваруына колак салмый икән,Үзе дә, дәшкәндә, җавап алмас.+
14 Яшерен бирелгән бүләк ачуны киметә,+Яшертен генә бирелгән ришвәт* ярсуны баса.
15 Гаделлек кылу — тәкъвалар өчен шатлык,+Ә явызлык кылучылар өчен коточкыч нәрсә.
16 Аңлау юлыннан тайпылган кешеГүр ияләре арасында ятар.+
17 Күңел ачарга яратучы бөлгенлеккә төшәр,+Шәраб белән май яратучы баемас.
18 Явыз кеше — тәкъва өчен,Хыянәтче намуслы кеше өчен йолым булыр.+
19 Тиргәшүчән* һәм ачулы хатын белән яшәүгә карагандаЧүлдә яшәү яхшырак.+
20 Зирәкнең йортында күп байлык һәм май була,+Ә ахмак үз милкен туздырып бетерә.+
21 Тәкъвалыкка һәм тугры мәхәббәткә омтылучыТормыш, тәкъвалык һәм данга ирешер.+
22 Зирәк кеше көчлеләрнең шәһәрен җиңә* алаҺәм алар таянган көчне какшата ала.+
23 Авызын һәм телен тыйган кешеҮз җанын бәладән саклый.+
24 Дуамал, масаючан кешенеТәкәббер һәм һавалы мактанчык дип атарлар.+
25 Куллары эшләргә теләмәгәнгә,Ялкауны үз теләге үлемгә китерер.+
26 Ул көне буе, комсызланып, берәр нәрсә алырга тели,Ә тәкъва, бернәрсә дә жәлләмичә, юмарт бирә.+
27 Явыз кешенең корбаны — җирәнгеч нәрсә,+Ә корбанын яман нияттән чыгып* китерсә, бигрәк тә җирәнгеч.
28 Ялган шаһит һәлак булыр,+Ә игътибар белән тыңлаучының шаһитлеге уңышлы булыр.*
29 Явыз кеше оятсыз чырай белән эш итә,+Ә намуслының адымнары ышанычлы була.*+
30 Йәһвәгә каршы куярлык зирәклек тә, үткен акыл да, киңәш тә юк.+
31 Сугыш көненә ат әзерлиләр,+Әмма коткару Йәһвәдән килә.+
Искәрмәләр
^ Яки «эчке теләкләрне».
^ Яки «файдага».
^ Я, бәлки, «Үлем эзләүчеләр өчен».
^ Яки «Мыгырданучан».
^ Яки «Явыз кешенең җаны».
^ Яки «белем ала».
^ Сүзгә-сүз «Куендагы ришвәт».
^ Яки «Мыгырданучан».
^ Яки «шәһәренә менә».
^ Яки «хурлыклы тәртип белән».
^ Сүзгә-сүз «тыңлаучы мәңге сөйләр».
^ Яки «намуслы үз юлын ышанычлы итә».