Еврейләргә 1:1—14

1  Аллаһы борынгы заманда ата-бабаларыбызга күп тапкыр һәм төрле юллар белән пәйгамбәрләр аша сөйләгән булса,+  хәзер, шушы көннәр азагында, безгә үз Улы аша сөйләде.+ Ул аны бар нәрсәнең варисы итеп куйган+ һәм аның аша дөнья төзелешен* булдырган.+  Ул Аллаһы данының чагылышы,+ аның төп-төгәл гәүдәләнеше+ һәм барысын кодрәтле сүз белән тотып тора. Безне гөнаһлардан пакьләндергәч,+ ул югарыда Мәһабәт Аллаһының уң ягына утырган.+  Ул фәрештәләрнең исемнәреннән югарырак исем мирас итеп алган,+ шуңа күрә алардан күпкә бөегрәк.+  Аллаһының берәр фәрештәгә кайчан да булса: «Син — минем улым, бүген мин сиңа ата булдым»+,— дип әйткәне бармы? Шулай ук аларның кайсысына: «Мин аңа ата булырмын, ә ул минем улым булыр»+,— дип әйткәне бар?  Ләкин үзенең Беренче угылын+ кабат җиһанга җибәрү вакыты турында ул: «Аллаһының бар фәрештәләре аңа сәҗдә кылсын»*,— ди.  Ул шулай ук фәрештәләр турында: «Ул үз фәрештәләрен рухлар итә һәм үз хезмәтчеләрен+ янып торган ялкын итә»+,— ди.  Ә Улы турында болай дип әйтә: «Аллаһы — мәңгегә синең тәхетең,+ Патшалыгыңның скипетры* — гаделлек скипетры.  Син тәкъвалыкны яраттың, канунсызлыкны нәфрәт иттең, шуңа күрә Аллаһы, синең Аллаһың, шатлык мае белән сине иптәшләреңә караганда мулрак майлады».+ 10  Шулай ук болай диелгән: «Син, Хуҗа,* башлангычта җирнең нигезләрен салдың, күкләрне дә синең кулларың булдырды. 11  Алар юкка чыгачак, ә син калачаксың. Алар барысы кием шикелле тузып бетәчәк. 12  Син аларны япанчаны төргәндәй, киемне төргәндәй төреп куячаксың, аларны алыштырачаклар, ә син һәрвакыт шул ук, гомер елларың мәңге бетмәс».+ 13  Фәрештәләрнең кайсысына аның кайчан да булса: «Мин дошманнарыңны аяк астыңа салганчы, утыр минем уң ягымда»+,— дигәне бар? 14  Алар барысы да — котылуны мирас итеп алачак затларга хезмәт итү өчен җибәрелгән изге хезмәт рухлары+ түгелме?

Искәрмәләр

Яки «баш исен».
Гр. Ки́риос. Сүзлектән «Раббы» к.

Искәрмәләр

Медиаматериал