Зәбур 83:1—18

Җыр. Асафның+ мәдхиясе. 83  И Раббы, дәшми торма,+Тынсыз булма, тик торма, и Аллаһы.  Менә, дошманнарың шау-шу күтәрә,+Сине нәфрәт итүчеләр масаеп эш итә.*  Алар хәйләләп, синең халкыңа каршы яшерен мәкер кора,Газиз кешеләреңә* каршы эш итәргә сүз куеша.  Алар: «Әйдәгез, Исраи́л исеме бүтән искә алынмасын өчен,+Аларны халык буларак кырып ташлыйк»,— дип әйтә.  Алар бердәм булып* план кора,Сиңа каршы килешү төзи:+  Эдо́м һәм исмәгыйллеләр чатырлары, Моа́б+ һәм һаҗәрлеләр,+  Геба́л, Аму́н+ һәм Амали́к,Филисти́+ һәм Тир+ халкы.  Ассирия+ дә аларга кушыла,Алар Лут улларына* булышлык итә.+ (Села)  Син Мидьянга эшләгәнеңне,+Кишо́н елгасы* буенда Сиса́р белән Иавинга эшләгәнеңне аларга да эшлә.+ 10  Алар Эндорда+ кырып ташланды,Җир өчен тирес булып китте. 11  Аларның мирзаларын — Өрә́б белән Зиб кебек,+Түрәләрен* Зәби́х белән Сәлму́н кебек ит.+ 12  Чөнки алар: «Әйдәгез, Аллаһы яшәгән җирне басып алыйк»,— диләр. 13  И Раббым, аларны өермәле җил очырган шайтан таягы* шикелле,+Җил тараткан камыл шикелле ит. 14  Урманны яндырган уттай,Тауларны көйдергән ялкындай,+ 15  Аларны давылың белән эзәрлеклә,+Җил-давылың белән аларның котын ал.+ 16  И Йәһвә, синең исемеңне эзләсеннәр өчен,Аларның йөзләрен хурлык белән капла. 17  Алар мәңгегә оятка калсын һәм куркып тетрәнсен иде,Алар мәсхәрәгә төшеп, юк ителсен иде. 18  Кешеләр синең исемең Йәһвә икәнлеген,+Синең бөтен җир өстеннән бердәнбер Аллаһы Тәгалә икәнлегеңне белсен иде.+

Искәрмәләр

Яки «башларын күтәрә».
Сүзгә-сүз «Яшерелгән кешеләреңә».
Яки «бер йөрәк белән».
6, 7 нче шигырьләрдә әйтелгән моаблылар белән амунлылар.
Яки «елгасы үзәне».
Яки «Җитәкчеләрен».
Яки «дүңгәләк; җил үлән».

Искәрмәләр

Медиаматериал