Ирмия 29:1—32

29  Ирмия́ пәйгамбәр әсир халык арасында калган өлкәннәргә, шулай ук руханиларга, пәйгамбәрләргә һәм Нәбукадниза́р Иерусалимнан Бабылга әсирлеккә алып киткән бар халыкка Иерусалимнан хат җибәрде.  Ул моны Йәкуния́+ патша, патшабикә,*+ сарай түрәләре, Яһүднең һәм Иерусалимның мирзалары, һөнәрчеләр һәм тимерчеләр* Иерусалимнан киткәч эшләде.+  Ул бу хатны Шафа́н+ улы Иласа́ һәм Хилкыя́ улы Гәмәрия́х аша җибәрде (аларны Яһүд патшасы Сидкыя́+ Бабы́л патшасы Нәбукаднизарга Бабылга җибәргән иде). Анда болай диелгән:  «Исраи́л Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә үзе Иерусалимнан Бабылга сөргенгә җибәргән бар халыкка менә нәрсә ди:  „Йортлар төзегез һәм анда яшәгез. Җимеш бакчалары утыртыгыз һәм аларның җимешләрен ашагыз.  Үзегезгә хатыннар алыгыз, улларыгыз белән кызларыгыз тусын; улларыгызга хатыннар алыгыз һәм кызларыгызны кияүгә бирегез, аларның да уллары белән кызлары тусын. Ишәегез, анда аз санлы булып калмагыз.  Мин сезне сөргенгә җибәргән шәһәрдә тынычлыкка омтылыгыз һәм шул шәһәр хакында Йәһвәгә дога кылыгыз, чөнки анда тынычлык булса, сез дә тыныч яшәрсез.+  Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Арагыздагы пәйгамбәрләр белән күрәзәчеләргә үзегезне алдарга юл куймагыз,+ аларның сөйләгән төшләрен тыңламагыз.  Чөнки Йәһвә болай ди: „Алар минем исемемнән сезгә ялганны пәйгамбәрлек итә. Мин аларны җибәрмәдем“».+ 10  «Йәһвә болай ди: „Сез Бабылда 70 ел үткәргәч, мин сезгә игътибар итәрмен+ һәм, сезне бу урынга кире кайтарып, вәгъдәмне тормышка ашырырмын“.+ 11  „Сезгә нәрсә эшләргә җыенганымны мин яхшы беләм,— ди Йәһвә.— Киләчәгегез һәм өметегез булсын өчен,+ мин сезгә бәла-каза түгел, ә тынычлык бирермен.+ 12  Сез мине чакырырсыз һәм, килеп, миңа дога кылырсыз, һәм мин сезне тыңлармын“.+ 13  „Сез мине эзләрсез һәм табарсыз,+ чөнки мине бөтен йөрәгегез белән эзләрсез.+ 14  Мин сезгә үземне табарга мөмкинлек бирермен+,— дип әйтә Йәһвә.— Әсирлектә булган кешеләрегезне җыярмын, сезне үзем тараткан бар халыклардан һәм җирләрдән бергә җыярмын+,— ди Йәһвә.— Мин сезне сөргенгә җибәргәнчегә кадәр үзегез яшәгән җиргә кире кайтарырмын“.+ 15  Әмма сез: „Йәһвә безгә Бабылда пәйгамбәрләр бирде“,— дидегез. 16  Йәһвә Давыт тәхетендә утыручы патшага+ һәм бу шәһәрдә яшәүче халыкка — сезнең белән сөргенгә китмәгән туганнарыгызга болай ди: 17  „Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин аларны кылычка, ачлыкка һәм үләткә дучар итәрмен,+ аларны черегән* инҗир җимешләренә, хәтта ашап булмаслык начар инҗир җимешләренә охшаш итәрмен“.+ 18  „Мин аларны кылыч,+ ачлык һәм үләт белән интектерермен, аларны җирдәге бар патшалыклар өчен коточкыч нәрсә итәрмен.+ Мин аларны халыклар арасына таратырмын, һәм бу халыклар аларны каһәрләр, аларга карап шаккатыр, аларны мәсхәрәгә*+ һәм хурлыкка калдырыр.+ 19  Чөнки алар минем хезмәтчеләрем — пәйгамбәрләр аша әйткән сүзләремне тыңламады,— дип әйтә Йәһвә.— Ә мин аларны кат-кат* җибәреп тордым“.+ „Шулай да сез тыңламадыгыз“+,— ди Йәһвә. 20  Шуңа күрә үзем Иерусалимнан Бабылга сөргенгә җибәргән һәр кеше Йәһвәнең сүзен тыңласын. 21  Минем исемемнән сезгә ялганны пәйгамбәрлек итүче+ Кола́й улы Аха́б һәм Маасия́ улы Сидкыя турында Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Мин аларны Бабыл патшасы Нәбукаднизар кулына бирермен, ул аларны сезнең алдыгызда үтерер. 22  Алар белән булган хәлне күздә тотып, Бабыл әсирлегендәге бар Яһүд кешеләре берәрсен каһәрләгәндә: „Бабыл патшасы утта кыздырып үтергән Сидкыягә һәм Ахабка эшләгәнне Йәһвә сиңа да эшләсен!“ — дияр. 23  Чөнки алар Исраилдә оятсыз эшләр кылып,+ үз якыннарының хатыннары белән зина кылды һәм минем исемемнән мин сөйләргә кушмаган ялган сүзләр сөйләде.+ „Мин моны беләм, һәм мин моңа шаһит“+,— дип әйтә Йәһвә». 24  «Син некеламлы Шемаяга+ мондый сүзләр әйтерсең: 25  „Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә дип әйтә: „Син үз исемеңнән Иерусалимдагы бар кешеләргә, Маасия улы Сафуния́+ руханига һәм бөтен руханиларга мондый хатлар җибәрдең: 26  „Син Йәһвә йортында күзәтче булсын өчен, Йәһвә сине Йода́й рухани урынына рухани итеп билгеләде. Ул сине үзен пәйгамбәрдәй тоткан һәм акылдан шашкан һәр кешене күзәтер өчен һәм андый кешене богауларга* утыртыр өчен куйды.+ 27  Нигә, алайса, син үзен пәйгамбәрдәй тотучы анатутлы+ Ирмияне шелтәләмәдең?+ 28  Ул бит безгә Бабылга мондый хәбәр җибәрде: „Бу озакка сузылыр! Йортлар төзегез һәм анда яшәгез. Җимеш бакчалары утыртыгыз һәм аларның җимешләрен ашагыз“...».+ 29  Сафуния+ рухани Ирмия пәйгамбәргә бу хатны укыганнан соң, 30  Йәһвә Ирмиягә болай диде: 31  «Әсирлектәге бар кешеләргә мондый хәбәр җибәр: „Йәһвә некеламлы Шемая́ турында менә нәрсә ди: „Мин аны җибәрмәсәм дә, Шемая пәйгамбәрлек итеп, сезне ялганга ышандырырга тырыша.+ 32  Шуңа күрә Йәһвә болай ди: „Мин некеламлы Шемаяга һәм аның токымнарына игътибар итәрмен. Бу халык арасында аның буыныннан чыккан бер ир-ат та калмас, һәм ул үз халкыма кылачак игелегемне күрмәс,— дип әйтә Йәһвә,— чөнки ул Йәһвәгә каршы фетнәгә котыртты“».

Искәрмәләр

Я, бәлки, «ныгытма төзүчеләр».
Идарә итүче хатын түгел, ә патшаның әнисе.
Я, бәлки, «ярылган».
Сүзгә-сүз «аңа карап сызгырырлар».
Сүзгә-сүз «иртә торып».
Евр. текстында ике сүз кулланыла: күрәсең, берсе — «аяклар өчен богаулар», икенчесе «куллар һәм баш өчен богаулар» дигәнне аңлата.

Искәрмәләр

Медиаматериал