Маттай 27:1—66

27  Иртән иртүк барлык өлкән руханилар һәм халык өлкәннәре Гайсәне үтерү турында киңәшләштеләр.+  Шуннан соң аны бәйләп, идарәче Пилатка илтеп тапшырдылар.+  Шунда Гайсәгә хыянәт иткән Яһүд, аның үлемгә тартылганын белгәч, вөҗданы газапланганга, 30 көмеш тәңкәне өлкән руханиларга һәм өлкәннәргә кайтарып бирде+  һәм: «Гаепсез кешене сатып, мин гөнаһ кылдым»,— диде. Алар аңа: «Безгә ни, ул синең эшең»,— диделәр.  Яһүд көмеш тәңкәләрне гыйбадәтханәдә ташлап калдырды да аннан чыгып китте, шуннан соң барып асылынды.+  Ә өлкән руханилар көмеш тәңкәләрне алып: «Боларны изге хәзинәгә салу законлы булмас, чөнки бу — кан бәясе»,— диделәр.  Киңәшләшеп алганнан соң, алар шул акчага, чит кешеләрне җирләр өчен, чүлмәкче кырын сатып алдылар.  Шуңа күрә бу кыр әле дә Кан кыры+ дип атала.  Шунда Ирмия́ пәйгамбәр аша әйтелгәннәр үтәлде: «Алар Исраи́л халкыннан кайберәүләр бәяләгән бәяне, бәяләнгәннең бәясен — 30 көмеш тәңкәне+ алдылар 10  һәм, Йәһвә миңа кушканча, аларны чүлмәкче кыры өчен бирделәр».+ 11  Гайсә Пилат каршында басып торганда, Пилат аңардан: «Яһүдләрнең Патшасы синме?» — дип сорады. «Син үзең моны әйтәсең»,— дип җавап бирде аңа Гайсә.+ 12  Әмма өлкән руханилар һәм өлкәннәр аны гаепли башлагач, ул аларга җавап бирмәде.+ 13  Шунда Пила́т аңардан: «Сиңа каршы шулкадәр күп шаһитлек бирәләр, әллә ишетмисеңме?» — дип сорады. 14  Моңа Гайсә бер сүз дә дәшмәде, шуңа күрә идарәче бик нык гаҗәпләнде. 15  Пилат гадәттә бәйрәм уңае белән* халык сораган бер тоткынны азат итә торган иде.+ 16  Ул вакытта һәркемгә билгеле Бара́б+ исемле бер тоткын бар иде. 17  Шуңа күрә, халык җыелгач, Пилат алардан: «Сезгә кемне азат итим: Барабнымы, әллә Мәсих дип аталган Гайсәнеме?» — дип сорады. 18  Аларның Гайсәне көнчелектән тотып биргәннәрен ул белә иде. 19  Өстәвенә, ул хөкем итү урынында утырганда, аның хатыны аңа: «Бу тәкъва кешегә каршы бернәрсә дә эшләмә, чөнки бүген төшемдә аның аркасында бик нык газапландым»,— дигән хәбәр җибәрде. 20  Әмма өлкән руханилар белән өлкәннәр халыкны Барабның азат ителүен,+ ә Гайсәнең үтерелүен сорарга күндерделәр.+ 21  Шунда идарәче халыктан: «Бу ике кешенең кайсысын сезгә азат итим?» — дип сорады. «Барабны»,— диделәр тегеләре. 22  Шунда Пилат: «Алайса, Мәсих дип аталган Гайсә белән нәрсә эшлим?» — дип сорады. Барысы да: «Аны баганага кадакла!» — диделәр.+ 23  Пилат: «Ник? Ул нинди явызлык эшләгән соң?» — дип сорады. Алар исә: «Аны баганага кадакла!» — дип, тагы да катырак кычкыра иделәр.+ 24  Пилат үз тырышлыкларының юкка булуын һәм, киресенчә, шау-шуның күтәрелә барганын күреп, су алып халык алдында кулларын юды да: «Бу кешенең канында* минем гаебем юк, үзегез карагыз»*,— диде. 25  Моңа бар халык: «Аның каны безнең һәм безнең балаларыбыз өстендә булсын»+,— диде. 26  Шунда Пилат аларга Барабны азат итте. Ә Гайсәне, камчылаганнан соң,+ баганага кадакларга кушты.+ 27  Пилатның гаскәриләре Гайсәне идарәче сараена алып киттеләр һәм аның янына бөтен гаскәриләр төркемен җыйдылар.+ 28  Алар аның киемен салдырып, өстенә җете кызыл төстәге япанча,+ 29  ә башына чәнечкеле үсемлектән таҗ үреп кидерделәр һәм уң кулына таяк тоттырдылар. Алар аның алдына тезләнеп һәм: «Исәнме, яһүдләр Патшасы!» — диеп, аңардан мыскыллап көлә башладылар. 30  Алар аңа төкерделәр+ һәм шул таякны алып башына сугарга тотындылар. 31  Аңардан мыскыллап көлеп туйгач, алар япанчаны салдырып, аңа үзенең өске киемнәрен кидерделәр һәм аны баганага кадакларга дип алып киттеләр.+ 32  Алар чыгып барганда, Кири́нидә туган Шиму́н исемле бер кешене очраттылар һәм аңа Гайсәнең җәфалану баганасын күтәреп барырга куштылар.+ 33  Голго́фа, ягъни Баш сөяге, дигән урынга килгәч,+ 34  Гайсәгә ачы нәрсә салынган шәраб бирделәр,+ әмма ул, татып карагач, аны эчмәскә булды. 35  Аны баганага кадаклап куйганнан соң, алар жирәбә салып, аның өске киемнәрен бүлештеләр.+ 36  Аннан соң аны саклап утырдылар. 37  Аның баш өстенә «Бу — яһүдләр Патшасы Гайсә» дигән язу урнаштырдылар.+ Бу аңа чыгарылган хөкем иде. 38  Юлбасарларның берсе аның уң ягындагы баганада, ә икенчесе сул ягындагы баганада иде.+ 39  Үтеп баручы кешеләр аны яманладылар+ һәм башларын чайкап+ 40  болай диделәр: «Әй син, гыйбадәтханәне җимереп өч көндә аны төзергә җыенучы,+ коткар үзеңне! Аллаһы улы булсаң, төш җәфалану баганасыннан!»+ 41  Өлкән руханилар, канунчылар һәм өлкәннәр дә аңардан мыскыллап көлештеләр:+ 42  «Башкаларны коткарды, ә үзен коткара алмый! Ул бит Исраил Патшасы,+ төшсен җәфалану баганасыннан, шунда аңа иман итәрбез. 43  Ул бит Аллаһыга таянып яшәгән иде; Аллаһы аны кадерләсә, коткарсын,+ чөнки ул: „Мин Аллаһы Улы“,— дия иде».+ 44  Гайсәне хәтта баганалардагы теге юлбасарлар да шулай ук мәсхәрәләде.+ 45  Сәгать алтылар тирәсендә бөтен шул җирне караңгылык каплап алды, һәм тугызлар тирәсенә кадәр шулай булды.+ 46  Тугызлар тирәсендә Гайсә каты тавыш белән: «Эли́, Эли́, лама́ сабактани́?» — дип чакырды. Бу сүзләр «Аллаһым, Аллаһым, нигә син мине калдырдың?»+ дигәнне аңлата. 47  Моны ишетеп, якында торучыларның кайберләре: «Ильясны чакыра»,— дия башладылар.+ 48  Ә аларның берсе шунда ук йөгереп китте һәм губканы алып, ачыган шәрабка манчыды. Ул аны таякка беркетте дә Гайсәгә эчәргә бирде.+ 49  Башкалары исә: «Тукта әле! Карыйк, Ильяс аны коткарыр өчен килер микән?» — диделәр. 50  Гайсә кабат каты тавыш белән кычкырып җибәрде һәм үлде.+ 51  Шунда гыйбадәтханәнең чаршавы+ өстән аска урталай ертылды,+ җир тетрәп куйды, һәм кыялар ярылды. 52  Төрбәләр ачылып китте, һәм үлем йокысы белән йоклап киткән күп кенә изгеләрнең мәетләре күренә башлады, 53  һәм күпләр аларны күрде. (Гайсәнең терелүеннән соң төрбәләр арасыннан чыккан кешеләр изге шәһәргә керделәр.) 54  Йөзбашы һәм аның белән бергә Гайсәне саклаган гаскәриләр, җир тетрәүне һәм башкасын күреп, бик нык курыктылар һәм: «Ул чыннан да Аллаһы Улы* булган»,— диделәр.+ 55  Моны ерактан гына күп хатыннар күзәтеп торды. Алар Гайсәгә хезмәт күрсәтеп,+ аның белән Гәлилә́ядән килгән иделәр. 56  Алар арасында магдалалы Мәрьям, шулай ук Ягъкуб белән Йосысның әнисе Мәрьям һәм Зебеди́ угылларының әниләре бар иде.+ 57  Инде кич якынлашып килгәндә Аримафейдан булган Йосыф исемле бер бай кеше килде. Ул да Гайсә шәкерте булып киткән иде.+ 58  Бу кеше Пилат янына барып, аңардан Гайсәнең гәүдәсен сорады.+ Шунда Пилат аның гәүдәсен Йосыфка бирергә кушты.+ 59  Йосыф гәүдәне алып, нәфис чиста җитен тукымага төрде дә+ 60  кыяда уеп ясалган үзенең яңа төрбәсенә салды.+ Төрбә авызына зур таш тәгәрәтеп китергәннән соң ул кайтып китте. 61  Ә магдалалы Мәрьям белән башка Мәрьям кабер каршында утырып калдылар.+ 62  Әзерләнү көненнән+ соң икенче көнне өлкән руханилар белән фарисейлар Пилат янына килеп, 63  болай диделәр: «Әфәнде, теге алдакчының әле исән чагында: „Мин өч көннән соң терелеп торачакмын“+,— дигәне исебезгә төште. 64  Шуңа күрә өченче көнгә кадәр каберне сакларга әмер бир, югыйсә аның шәкертләре килеп, гәүдәсен урлап китәрләр+ дә соңыннан халыкка: „Ул үледән терелде!“ — диярләр. Шунда бу соңгы алдау беренчесеннән дә яманрак булыр». 65  Пилат исә аларга: «Сакчылар алыгыз да барып, каберне үзегез белгәнчә саклагыз»,— диде. 66  Алар бардылар да, каберне саклар өчен, аның авызындагы ташка мөһер сугып, сакчылар куйдылар.

Искәрмәләр

Яки «һәр бәйрәмдә».
Яки «Бу кан өчен».
Яки «җаваплылык сездә».
Я, бәлки, «берәр илаһның улы».

Искәрмәләр

өлкәннәр: Сүзгә-сүз «олы яшьтәге кешеләр». Изге Язмаларда пресби́терос дигән грек сүзе башлыча җәмгыятьтә я халыкта берәр хакимлеккә я җаваплылыкка ия кешеләргә карый. Кайвакыт бу төшенчә кешенең яшенә караса да (Лк 15:25; Рс 2:17 дәге кебек), ул олы яшьтәге кешеләрне генә аңлатмый. Монда ул яһүд халкының җитәкчеләрен аңлата; алар еш кына өлкән руханилар һәм канунчылар белән бергә искә алына. Югары киңәшмә шушы өч төркем кешеләреннән торган. (Мт 21:23; 26:3, 47, 57; 27:1, 41; 28:12; сүзлектән «Өлкән; аксакал» кара.)

өлкәннәре: Мт 16:21 гә аңлатманы кара.

идарәче Пилатка: Ул б. э. 26 елында Рим императоры Тиберий билгеләгән Яһүдиянең идарәчесе (префекты) булган. Пилат якынча ун ел идарә иткән. Аны дөньяви язучылар, шул исәптән Рим тарихчысы Тацит та искә ала. Тацитның сүзләре буенча, Пилат Тиберийның идарәсе вакытында Мәсихне җәзалап үтерергә кушкан. «Яһүдия префекты Понти Пилат» дигән латин язуы Кайсариядәге (Израиль) борынгы Рим театрында археологик казу эшләре алып барылганда табылган. (Понти Пилат идарә иткән өлкә турында белер өчен Ә10 кушымт. кара.)

вөҗданы газапланганга: Монда кулланылган грек сүзе метаме́ломай уңай мәгънә йөртә алса да (Мт 21:29, 32; 2Кр 7:8 дә «үкенү» дип бирелгән), Яһүднең эчкерсез тәүбә иткәненә дәлилләр юк. Аллаһы алдында тәүбә итүне күрсәтер өчен, Изге Язмаларда метаное́о дигән башка төшенчә кулланыла (Мт 3:2; 4:17; Лк 15:7; Рс 3:19 да «тәүбә итү» дип бирелгән); бу сүз фикер йөртүдә, карашта я нияттә җитди үзгәрешне аңлата. Яһүднең үзе сүз куешкан кешеләр янына кабат баруы һәм аннан соң үзенә кул салуы шуны күрсәтә: аның фикер йөртүе яхшыга үзгәрмәгән, ә явыз булып калган.

Гаепсез: Кайбер борынгы кулъязмаларда «тәкъва» дип язылган. (Мт 23:35 белән чагыштыр.)

гыйбадәтханәдә: Монда кулланылган грек сүзе нао́с гыйбадәтханәнең эчке изге урынын гына түгел, ә аның бар биналарын, шул исәптән аның ишегалларын, аңлатырга мөмкин.

асылынды: Лүкнең Рс 1:18 дә язылган хәбәрендә Яһүд «егылгач, аның эче шартлап ярылды» диелә. Маттай, күрәсең, аның үзенә ничек итеп кул салганын әйтә, ә Лүк моның нәтиҗәләрен тасвирлый. Бу ике хәбәр буенча, Яһүд, күрәсең, ниндидер кыя өстендәге агачка асылынган, ләкин бер мәл я бау өзелгән, я агач ботагы сынган, һәм ул шул кыядан аска ташларга килеп төшкәч, аның эче шартлап ярылган. Иерусалим тирәли җир өсте төзелеше моның шулай була алганын раслый.

изге хәзинәгә: Бу төшенчә гыйбадәтханәнең бер өлешен — Ях 8:20 дә «иганә савытлары торган урын» дип аталган өлешен аңлатырга мөмкин; ул, күрәсең, Хатын-кызлар ишегалды дип аталган урында урнашкан булган, һәм анда 13 иганә савыты торган. (Ә11 кушымт. кара.) Гыйбадәтханәдә шулай ук төп хәзинә дә булган дип санала; бар иганә савытларыннан акча шунда китерелгән.

кан бәясе: Яки «кан акчасы». Ягъни кан кою өчен алынган акча.

алар шул акчага... сатып алдылар: Маттай гына өлкән руханиларның кырны 30 көмеш тәңкәгә сатып алганын әйтә. Рс 1:18, 19 да җирне сатып алучы Яһүд булган диелә, ләкин шулай язылуның сәбәбе өлкән руханиларның бу кырны Яһүд биргән акчага сатып алулары булгандыр.

чит кешеләрне: Ягъни башка җирләрдән килгән яһүдләр һәм мәҗүсиләр.

чүлмәкче кырын: Б. э. IV гасырыннан бирле бу кыр Һинном үзәненең көньяк битендәге җир кисәге дип санала; ул Һинном белән Кидрон үзәннәре кушылган җирдән ерак булмаган дип исәпләнә. Күрәсең, шул җирдә чүлмәкчеләр үз һөнәре белән шөгыльләнгән. Мт 27:8 һәм Рс 1:19 буенча, бу кыр Акилдама, ягъни «Кан кыры» дип атала башлаган. (Ә12 кушымт. кара.)

әле дә: Бу сүзтезмә сурәтләнгән вакыйгалар белән аларны язу арасында берникадәр вакыт узганын күрсәтә. Маттайның Яхшы хәбәре, күрәсең, якынча б. э. 41 елында язылган булган.

Йәһвәнең үз пәйгамбәре аша әйткән мондый сүзләре үтәлсен өчен: Бу һәм охшаш сүзтезмәләр Маттайның Яхшы хәбәрендә күп мәртәбә очрый. Алар, күрәсең, яһүдләрнең игътибарын Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих буларак роленә юнәлтә (Мт 2:15, 23; 4:14; 8:17; 12:17; 13:35; 21:4; 26:56; 27:9).

Ирмия пәйгамбәр аша әйтелгәннәр үтәлде: Бу сүзләрдән соң китерелгән өземтә, күрәсең, башлыча Зк 11:12, 13 тән алынган. Ләкин Маттай Аллаһы рухы тәэсире астында андагы пәйгамбәрлекне үз сүзләре белән әйтеп, булган вакыйгаларның бу пәйгамбәрлекне үтәгәнен күрсәткән. Маттай көннәрендә Ирмия китабы пәйгамбәрлекләр китаплары арасында беренче итеп куелган, һәм, бәлки, бу китапларның җыентыгы аның исеме белән аталгандыр. Ул җыентыкка Зәкәрия китабы да кергән. (Мт 1:22 гә аңлатманы кара.)

Ирмия пәйгамбәр аша әйтелгәннәр үтәлде: Бу сүзләрдән соң китерелгән өземтә, күрәсең, башлыча Зк 11:12, 13 тән алынган. Ләкин Маттай Аллаһы рухы тәэсире астында андагы пәйгамбәрлекне үз сүзләре белән әйтеп, булган вакыйгаларның бу пәйгамбәрлекне үтәгәнен күрсәткән. Маттай көннәрендә Ирмия китабы пәйгамбәрлекләр китаплары арасында беренче итеп куелган, һәм, бәлки, бу китапларның җыентыгы аның исеме белән аталгандыр. Ул җыентыкка Зәкәрия китабы да кергән. (Мт 1:22 гә аңлатманы кара.)

Йәһвә: Еврей Язмаларыннан алынган бу өзектә (Мт 27:9 га аңлатманы кара) Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)

Син моны үзең әйттең: Бу еврей идиомасы сорау бирүченең сүзләрен раслар өчен кулланылган. Яһүднең бу шигырьдәге соравын «Остаз, бу минме?» дип тә тәрҗемә итеп була. Гайсәнең җавабы, күрәсең, шуны күрсәткән: Яһүднең сүзләре аның Гайсәгә хыянәт итүдә гаепле булуын раслаган. Гайсәнең җавабыннан соң берникадәр вакыт узгач, Яһүд бүлмәне калдырып киткәндер. Шуннан соң гына Гайсә Хуҗабызның кичке ашын гамәлгә керткән. Мондый нәтиҗәгә бу өзекнең контекстын Ях 13:21—30 белән чагыштырып килеп була. Маттай хәбәрендә Яһүд яңадан Мт 26:47 дә Гитсимән бакчасына килгән халык төркеме белән бергә искә алына.

Син моны үзең әйттең: Гайсә Каяфәснең соравына җавап бирүдән качарга тырышмаган, чөнки баш руханиның, үзе әйткән сүзләрен раслар өчен, Гайсәне ант иттерергә хакы булган, һәм Гайсә моны белгән (Мт 26:63). Бу сүзтезмә, күрәсең, әйтелгән сүзләрнең дөреслеген раслаучы яһүд идиомасы булган. Марк хәбәре моны раслый. Анда Гайсәнең җавабы «Әйе, мин» дип бирелгән. (Мк 14:62; Мт 26:25; 27:11 гә аңлатмаларны кара.)

Яһүдләрнең Патшасы синме?: Рим империясендә бер патша да кайсарның ризалыгы булмыйча идарә итә алмаган. Шуңа күрә Пилат, Гайсәдән сорау алганда, күрәсең, үз игътибарын аның патша булу, булмавына туплаган.

Син үзең моны әйтәсең: Бу җавап Пилатның сүзләре дөрес икәнен раслаган. (Мт 26:25, 64 кә аңлатмалар белән чагыштыр.) Гайсә Пилат алдында үзенең чыннан да патша булуын таныса да, ул Пилат уйлаган мәгънәдә патша булмаган, чөнки Гайсәнең Патшалыгы «бу дөньяныкы түгел», һәм шуңа күрә Римга куркыныч янамаган (Ях 18:33—37).

гадәттә... бер тоткынны азат итә торган иде: Бу гадәтне Яхшы хәбәрне бәян итүчеләрнең дүртесе дә искә ала (Мк 15:6—15; Лк 23:16—25; Ях 18:39, 40). Андый гадәт Еврей Язмаларына нигезләнмәгән һәм анда искә дә алынмый. Әмма Гайсә көннәренә, күрәсең, яһүдләр андый гадәтне керткән. Римлыларга андый гореф-гадәт сәер булып күренмәгән, чөнки аларның, халык хуплавын алыр өчен, тоткыннарны азат иткәненә дәлилләр бар.

хөкем итү урынында: Гадәттә күтәребрәк эшләнгән ачык майдан. Шунда утырып, башлыклар халыкка мөрәҗәгать иткән һәм үз хөкем карарларын игълан иткән.

төшемдә: Күрәсең, бу төшне Аллаһы биргән. Яхшы хәбәрләр язучылар арасында Маттай гына, Аллаһы тарафыннан рухландырылып, бу очракны үз хәбәренә керткән.

кулларын юды: Берәр хәл өчен гаепле һәм җаваплы булмауны күрсәтер өчен кулланылган символик эш-хәрәкәт. Яһүдләрнең бу йоласы Кн 21:6, 7 һәм Зб 26:6 да искә алына.

Аның каны безнең һәм безнең балаларыбыз өстендә булсын: Ягъни «Аның үлеме өчен без һәм безнең токымнарыбыз җаваплы».

камчылаганнан: Римлылар камчылау өчен коточкыч бер корал кулланган. Аның латин исеме флягэллюм, һәм бу исемнән монда кулланылган грек фигыле (фрагелло́о, «камчыларга») барлыкка килгән. Бу коралның тоткычы булган, һәм шул тоткычка берничә бау я үрелгән күн каеш беркетелгән булган. Камчылау күбрәк авырту китерсен өчен, кайчак андый чыбыркыга очлы сөяк я металл кисәкләре беркеткәннәр. Андый чыбыркы белән камчылау кешене имгәткән, тәнен телгәләп бетергән һәм хәтта үлемгә китерә алган.

идарәче сараена: Монда кулланылган грек төшенчәсе прайто́рион (прэто́риум дигән латин сүзеннән барлыкка килгән) Рим идарәчеләренең резиденцияләрен аңлаткан. Иерусалимдагы бу резиденция, бәлки, Бөек Һируд төзегән сарай булгандыр. Ул шәһәрнең өске өлешенең, ягъни Иерусалимның көньяк өлешенең, төньяк-көнбатыш почмагында урнашкан булган. (Аның кайда урнашкан булганын белер өчен Ә12 кушымт. кара.) Пилат Иерусалимга билгеле бер вакыйгалар, мәсәлән, бәйрәмнәр вакытында гына килгән, чөнки анда чуалышлар булуы ихтимал булган. Аның төп резиденциясе Кайсариядә булган.

җете кызыл төстәге япанча: Андый япанчаны я киемне патшалар, хакимнәр һәм хәрби башлыклар кигәннәр. Мк 15:17 һәм Ях 19:2 дә ул кием кызгылт-шәмәхә төстә булган диелә, әмма борынгы заманда «кызгылт-шәмәхә» дип кызыл һәм зәңгәр төсмерләре булган һәркайсы төс аталган. Шулай ук яктылык, фон һәм карап торучы кешенең кайсы яктан караганы да аның нинди төс күргәненә тәэсир итә алган. Япанча төсен төрлечә сурәтләү Яхшы хәбәр язучыларның бер-берсенең хәбәрен күчереп язмаганын күрсәтә.

тезләнде: Борынгы вакытларда Якын Көнчыгышта тезләнү, аеруча дәрәҗәсе югарырак кешеләргә берәр үтенеч белән мөрәҗәгать иткәндә, хөрмәт билгесе дип саналган.

таҗ... таяк: Җете кызыл япанча (Мт 27:28 дә искә алына) белән бергә Гайсәгә патша хакимлегенең ясалма билгеләре: таҗ урынына чәнечкеле таҗ һәм скипетр урынына таяк бирелгән булган.

аның алдына тезләнеп: Тезләнеп, гадәттә, югары дәрәҗәле кешегә хөрмәт күрсәткәннәр. Гаскәриләр, Гайсә алдына тезләнеп, аны мыскыллаганнар. (Мт 17:14 кә аңлатманы кара.)

Исәнме: Яки «Сәламлибез сине». Сүзгә-сүз «Шат бул». Алар аны кайсарны сәламләгәндәй сәламләгән. Шулай итеп алар, күрәсең, аның үзен патша дип атаганыннан көлгән.

җәфалану баганасын: Яки «җәзалау баганасын». Бу стауро́с дигән грек сүзенең беренче очравы. Классик грек телендә ул башлыча тек куелган бүрәнә яки колганы белдергән. Образлы кулланылганда, ул кайвакыт Гайсәнең шәкерте булганы өчен кеше кичергән газаплану, хурлык, җәфалану һәм хәтта үлемне аңлата. (Сүзлекне кара.)

җәфалану баганасын: Яки «җәзалау баганасын». Классик грек телендә стауро́с дигән грек сүзе башлыча тек куелган бүрәнә яки колганы белдергән. Символик мәгънәдә кулланылганда, ул кайвакыт Гайсәнең шәкерте булганы өчен кеше кичергән газаплану, хурлык, җәфалану һәм хәтта үлемне аңлата. (Сүзлекне кара.)

үтәргә мәҗбүр итсә: Рим хакимиятләре берәр кешедән таләп итә алган мәҗбүри эш турында сүз бара. Алар, мәсәлән, үз хезмәтләрен башкарырга кирәкле дип тапкан һәр эшкә кешеләрне я хайваннарны мәҗбүр итә алган, я һәрнәрсәне талап ала алган. Киринидә туган Шимун белән нәкъ шулай булган да: аңа Рим гаскәриләре «Гайсәнең җәфалану баганасын күтәреп барырга» кушканнар (Мт 27:32).

Киринидә: Бу шәһәр төньяк Африкада, аның диңгез ярына якын, Крит утравыннан көньяк-көньяк-көнбатышка таба урнашкан булган. (Ә13 кушымт. кара.)

җәфалану баганасын: Яки «җәзалау баганасын». (Сүзлектән «Багана»; «Җәфалану баганасы» кара; шулай ук Мт 10:38 һәм 16:24 кә аңлатмаларны кара; анда бу төшенчә күчмә мәгънәдә кулланыла.)

куштылар: Мт 5:41 гә аңлатманы кара.

Баш сөяге: Крани́у То́пос дигән грек сүзтезмәсе Голгофа дигән еврей сүзенең тәрҗемәсе. (Ях 19:17 не һәм шушы шигырьдәге Голгофа сүзенә аңлатманы кара.)

Голгофа: «Баш сөяге» дигәнне аңлаткан еврей сүзеннән барлыкка килгән. (Ях 19:17 не кара; Хк 9:53 белән чагыштыр, анда еврей сүзе гулго́леф «баш сөяге» дип тәрҗемә ителгән.) Гайсә көннәрендә бу урын Иерусалим стеналары тышында урнашкан булган. Әмма аның төгәл урыны билгесез булып кала. (Ә12 кушымт. кара.) Изге Язмаларда Голгофа берәр калкулыкта урнашкан булган диелми, әмма анда кайберәүләр Гайсәнең үтерелүен ерактан карап торганнар дип әйтелә (Мк 15:40; Лк 23:49).

Баш сөяге: Мк 15:22 гә аңлатманы кара.

ачы нәрсә: Грек сүзе холе́ монда үсемлекләрдән ясалган ачы сыекчаны я гомумән берәр ачы нәрсәне аңлата. Маттай монда Зб 69:21 не өземтә итеп китерә һәм андагы пәйгамбәрлекнең бу вакыйга белән үтәлгәнен күрсәтә. Септуагинтада Зб 69:21 дә бу грек сүзе «агу» дигәнне аңлаткан еврей сүзен тәрҗемә итәр өчен кулланылган. Иерусалим хатын-кызлары, күрәсең, җәзаланган кешеләрнең газапларын киметер өчен, шәраб катыш ачы сыекча әзерләгән. Һәм римлылар аның кулланылуына каршы булмаган. Шул ук вакыйга сурәтләнгән Мк 15:23 тә шәрабка «миңгерәүләтүче мирра кушылган» булган диелә, шуңа күрә бу сыекчада мирра да, ачы нәрсә дә булган булса кирәк.

ул... аны эчмәскә булды: Гайсәнең, күрәсең, иманы шундый сынау үткәндә, бар яктан да аек булып каласы килгән.

алар... аның өске киемнәрен бүлештеләр: Ях 19:23, 24 тә Маттай, Марк һәм Лүк искә алмаган өстәмә нечкәлекләр китерелә. Дүрт Яхшы хәбәрдәге өзекләрне исәпкә алсак, мондый күренеш туа: Рим гаскәриләре, күрәсең, өске киемнәр һәм эчке кием өчен жирәбә салган; гаскәриләр өске киемнәрне «дүрткә бүлгәннәр: һәрберсенә бер өлеш чыккан»; алар эчке киемне ертырга теләмәгән, шуңа күрә аның өчен жирәбә салган; һәм Мәсихнең киемнәре өчен жирәбә салу Зб 22:18 не үтәгән. Күрәсең, үлем хөкемен үтәүчеләр гадәттә үтереләсе кешенең киемнәрен алып калган. Шулай итеп хөкем карарын үтәр алдыннан җинаятьченең киемнәрен салдырганнар һәм булган әйберләрен алганнар. Бу шушы коточкыч җәзалауны тагы да хурлыклырак иткән.

жирәбә салып: Сүзлектән «Жирәбә» кара.

Юлбасарларның: Яки «Бандитларның». Грек сүзе лейсте́с көч кулланып талауны белдерергә, ә кайчак фетнәчеләрне аңлатырга мөмкин. Шул ук сүз Барабка карата кулланыла (Ях 18:40); ул, Лк 23:19 буенча, «чуалыш күтәргәне» һәм «кеше үтергәне» өчен төрмәгә утыртылган булган. Параллель хәбәрдә Лк 23:32, 33, 39 да бу юлбасарлар «җинаятьчеләр» дип атала. «Җинаятьчеләр» дип тәрҗемә ителгән сүз сүзгә-сүз «начарлык я явызлык эшләүче» дигәнне аңлаткан какоу́ргос дигән грек сүзеннән килеп чыккан.

башларын чайкап: Гадәттә бу ишарә белән бергә берәр нәрсә әйткәннәр, һәм ул мыскыллап көлү, җирәнү һәм мәсхәрәләүне белдергән. Үтеп баручылар, үзләре дә абайламыйча, Зб 22:7 дә язылган пәйгамбәрлекне үтәгән.

җәфалану баганасын: Яки «җәзалау баганасын». (Сүзлектән «Багана»; «Җәфалану баганасы» кара; шулай ук Мт 10:38 һәм 16:24 кә аңлатмаларны кара; анда бу төшенчә күчмә мәгънәдә кулланыла.)

җәфалану баганасыннан: Яки «җәзалау баганасыннан». (Мт 27:32 гә аңлатманы һәм сүзлектән «Багана»; «Җәфалану баганасы» кара.)

җәфалану баганасын: Яки «җәзалау баганасын». (Сүзлектән «Багана»; «Җәфалану баганасы» кара; шулай ук Мт 10:38 һәм 16:24 кә аңлатмаларны кара; анда бу төшенчә күчмә мәгънәдә кулланыла.)

җәфалану баганасыннан: Яки «җәзалау баганасыннан». (Мт 27:32 гә аңлатманы һәм сүзлектән «Багана»; «Җәфалану баганасы» кара.)

Сәгать өчләр тирәсендә: Ягъни иртәнге тугызлар. Б. э. беренче гасырында яһүдләр якынча иртәнге 6 да, кояш чыгу белән, башланган көнне 12 сәгатькә бүлгәннәр (Ях 11:9). Шуңа күрә өчләр тирәсе якынча иртәнге 9 ларга, алтылар тирәсе якынча төшке аш вакытына һәм тугызлар тирәсе көндезге 3 ләргә туры килгән. Ул вакытта кешеләрнең төгәл сәгатьләре булмаганга, вакыйгаларның вакыты якынча гына күрсәтелгән (Ях 1:39; 4:6; 19:14; Рс 10:3, 9).

караңгылык: Лүк язган параллель хәбәрдә «кояш яктылыгы югалды» дип өстәлгән (Лк 23:44, 45). Бу караңгылыкны могҗизалы рәвештә Аллаһы булдырган. Ул кояш тотылу нәтиҗәсендә була алмаган. Кояш тотылу яңа ай вакытында гына була, ә бу караңгылык шул җирне Пасах вакытында, тулы ай булганда каплаган. Һәм бу караңгылык өч сәгать дәвам ителгән, ә иң озын була алган кояшның тулы тотылуы сигез минуттан азрак була.

Сәгать өчләр тирәсендә: Ягъни иртәнге тугызлар. Б. э. беренче гасырында яһүдләр якынча иртәнге 6 да, кояш чыгу белән, башланган көнне 12 сәгатькә бүлгәннәр (Ях 11:9). Шуңа күрә өчләр тирәсе якынча иртәнге 9 ларга, алтылар тирәсе якынча төшке аш вакытына һәм тугызлар тирәсе көндезге 3 ләргә туры килгән. Ул вакытта кешеләрнең төгәл сәгатьләре булмаганга, вакыйгаларның вакыты якынча гына күрсәтелгән (Ях 1:39; 4:6; 19:14; Рс 10:3, 9).

Сәгать алтылар: Ягъни көндезге уникеләр. (Мт 20:3 кә аңлатманы кара.)

караңгылык: Мк 15:33 кә аңлатманы кара.

тугызлар: Ягъни көндезге өчләр. (Мт 20:3 кә аңлатманы кара.)

Эли, Эли, лама сабактани?: Кайберәүләр бу арамей сүзләре дип уйласа да, алар, күрәсең, арамей теле нык тәэсир иткән шул замандагы еврей телендә әйтелгән. Маттай һәм Марк бу сүзләрнең грек теленә ясаган транслитерациясе аларның нинди телдә әйтелгәнен төгәл билгеләргә булышмый.

Аллаһым, Аллаһым: Гайсә, үзенең күктәге атасын чакырып һәм аны үзенең Аллаһысы итеп танып, Зб 22:1 дәге сүзләрне үтәгән. Гайсә үлем газабы кичереп кычкырганда, аны күзәтеп торган кешеләр 22 нче мәдхиядә аның турында пәйгамбәрлек ителгән башка күп нәрсәне исләренә төшергәндер, мәсәлән, аңардан мыскыллап көләргә, аны мәсхәрәләргә, аның аяк-кулларына ташланырга һәм жирәбә салып киемнәрен бүлешергә тиеш булганнар (Зб 22:6—8, 16, 18).

Ильясны: «Минем Аллаһым — Йәһвә» дигәнне аңлаткан еврей исеменнән килеп чыккан.

ачыган шәрабка: Яки «йөзем серкәсенә». Күрәсең, бу латин телендә аце́тум (серкә) дип, ә су кушылса, по́ска дип аталган куәтсез, әче я ачыган шәраб булган. Бу арзан эчемлекне гадәттә ярлы кешеләр, шул исәптән Рим гаскәриләре, сусауларын басар өчен эчкән. Монда кулланылган грек сүзе о́ксос шулай ук Септуагинтада Зб 69:21 дә кулланыла; анда Мәсихкә эчәргә «серкә» биреләчәге турында пәйгамбәрлек язылган.

таякка: Яки «чыбыкка». Яхъя хәбәрендә бу таяк «иссоп сабагы» дип аталган. (Ях 19:29; сүзлектән «Иссоп» кара.)

диделәр: Кайбер борынгы кулъязмаларда монда шундый сүзләр өстәлгән: «Башка берәү сөңге алып, аның кабыргалары арасына чәнчеде һәм аңардан кан катыш су агып чыкты». Башка ышанычлы кулъязмаларда бу сүзләр юк. Охшаш сүзләр Ях 19:34 тә бар, әмма, Ях 19:33 буенча, Гайсә, чәнчелгәндә, инде үле булган. Күпчелек белгечләр, шул исәптән Нестле-Аланд һәм Берләштерелгән Изге Язмалар җәмгыятьләренең грек текстларын әзерләүчеләр, уйлавынча, күчереп язучылар Яхъя хәбәрендәге сүзләрне соңрак Маттай хәбәренә өстәгән булган. Вескотт һәм Хорт үзләренең грек текстында бу җөмләне ике катлы квадрат җәяләргә алган. Алар бу җөмлә турында болай дип язган: «Аны күчереп язучылар тарафыннан куелган өстәмә текст дип санарга җитди сәбәпләр бар». Мт 27:49 ның төрле язылышы булуын, ә Яхъя хәбәренең сораулар тудырмаганын исәпкә алсак, Ях 19:33, 34 тә, күрәсең, вакыйгалар төгәл итеп бәян ителгән, ягъни Рим гаскәрие Гайсәнең бер ягына сөңге белән чәнчегәндә, Гайсә инде үлгән булган. Шуңа күрә бу тәрҗемәдә Мт 27:49 дан бу җөмлә алып куелган.

үлде: Яки «сулаудан туктады». Сүзгә-сүз «рухын бирде». «Рух» дигән төшенчә монда (грекча пне́ума) «сулыш» яки «яшәү көче» дигәнне аңлатырга мөмкин; моны параллель урында Мк 15:37 дә экпне́о (сүзгә-сүз «сулыш чыгару») дигән грек фигыленең кулланылганы раслый; анда бу сүз «үлде», ә аңлатмада «соңгы сулыш алды» дип тәрҗемә ителгән. Кайберәүләр фаразлаганча, «бирде» дип тәрҗемә ителгән грек төшенчәсен куллану шуны аңлата: Гайсә, бөтен нәрсә инде тормышка ашканга, үз теләге белән яшәү өчен көрәшен туктаткан (Ях 19:30). Ул үз ирке белән «үз җанын үлемгә биргән» (Иш 53:12; Ях 10:11).

Менә!: Монда «менә!» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе иду́ еш кына әйтеләчәк нәрсәләргә игътибарны туплау өчен кулланыла һәм укучыны моны күз алдына китерергә я хәбәрдәге берәр нечкәлеккә игътибар итәргә дәртләндерә. Ул шулай ук ниндидер яңа я гаҗәп нәрсәгә басым ясар өчен кулланыла. Мәсихче Грек Язмаларында бу сүз еш кына Маттай һәм Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрләрдә һәм Ачылыш китабында очрый. Бу сүзгә туры килгән сүз Еврей Язмаларында да еш кулланыла.

Шунда: Мт 1:23 кә аңлатманы кара.

гыйбадәтханәнең: Грек сүзе нао́с монда үзәк бинаны аңлата; анда Изге һәм Иң изге урыннар булган.

чаршавы: Бу матур итеп бизәлгән пәрдә гыйбадәтханәдә Иң изге урынны Изге урыннан аерып торган. Яһүдләрнең ышанулары буенча, бу авыр чаршауның озынлыгы якынча 18 м, киңлеге 9 м, ә калынлыгы 7,4 см булган. Чаршауны урталай ертып, Йәһвә үз Улын үтерүчеләргә ачуын да белдергән һәм шулай ук күккә керү инде мөмкин икәнен дә күрсәткән. (Ев 10:19, 20; сүзлекне кара.)

Төрбәләр: Яки «хәтер төрбәләре». (Сүзлектән «Хәтер төрбәсе» кара.)

күренә башлады: Монда кулланылган «күтәрергә» дигән мәгънә йөрткән грек фигыле еге́йро үледән терелтүне аңлатырга мөмкин, ләкин ул еш кына башка контекстларда да кулланыла. Мәсәлән, ул чокырдан «чыгару» яки җирдән «тору» дигәнне аңлатырга мөмкин (Мт 12:11; 17:7). Маттай «изгеләр» түгел, ә аларның «мәетләре» «күренә башлады» дигән. Күрәсең, җир тетрәү шулкадәр көчле булган ки, төрбәләр ачылган һәм андагы мәетләр атылып чыккан.

күренә башлады: Монда кулланылган «күтәрергә» дигән мәгънә йөрткән грек фигыле еге́йро үледән терелтүне аңлатырга мөмкин, ләкин ул еш кына башка контекстларда да кулланыла. Мәсәлән, ул чокырдан «чыгару» яки җирдән «тору» дигәнне аңлатырга мөмкин (Мт 12:11; 17:7). Маттай «изгеләр» түгел, ә аларның «мәетләре» «күренә башлады» дигән. Күрәсең, җир тетрәү шулкадәр көчле булган ки, төрбәләр ачылган һәм андагы мәетләр атылып чыккан.

изге шәһәргә: Иерусалимны белдерә; ул еш изге дип аталган, чөнки анда Йәһвәнең гыйбадәтханәсе урнашкан булган (Нк 11:1; Иш 52:1).

аларны күрде: Күрәсең, 52 нче шигырьдә искә алынган мәетләр турында сүз бара. (Мт 27:52 гә аңлатманы кара.)

Гайсәнең терелүеннән соң: Җәяләрдәге бу мәгълүмат соңрак булган вакыйгаларга карый.

чыккан кешеләр: Яки «чыгучылар». Монда кулланылган грек фигыле — күплек санда ир җенес формасындагы ия — 52 нче шигырьдә искә алынган мәетләрне түгел (грекча средний род), ә кешеләрне аңлата. Монда, күрәсең, җир тетрәү аркасында (51 нче шиг.) атылып чыккан мәетләрне күргән һәм шәһәргә кереп, моның турында сөйләгән кешеләр хакында сүз бара.

изге шәһәргә: Ягъни Иерусалим. (Мт 4:5 кә аңлатманы кара.)

Йөзбашы: Яки «гаскәр башлыгы». Рим гаскәрендә якынча 100 гаскәри өстеннән башлык булган кеше. Бу югары дәрәҗәле башлык Пилатның Гайсәдән сорау алуы вакытында шунда булгандыр һәм яһүдләрнең, Гайсә үзен Аллаһы улы дип атый, дигәннәрен ишеткәндер (Мт 27:27; Ях 19:7).

Мәгәдән: Гәлиләя диңгезе тирәсендә Мәгәдән дип исемләнгән җир билгеле булмаса да, кайбер галимнәр Мәгәдән ул Магдала дип уйлый. Магдала исә Тибериядән төньяк-төньяк-көнбатышка таба якынча 6 км ераклыкта урнашкан Хирбет-Мадждал (Мигдал) дип санала. Параллель урында (Мк 8:10) бу җир Далмануфа дип атала. (Ә10 кушымт. кара.)

Мәрьям (аны магдалалы дип тә йөртәләр): Еш кына магдалалы Мәрьям дип аталган хатын монда, Гайсәнең икенче ел вәгазьләве турындагы хәбәрдә, беренче тапкыр искә алына. Аның магдалалы дигән кушаматы (мәгънәсе «Магдаланыкы»), күрәсең, Магдала шәһәрчеге исеменнән килеп чыккан. Бу шәһәрчек Гәлиләя диңгезенең көнбатыш ярында, Кәпернаум белән Тиберия уртасында диярлек урнашкан булган. Ул Мәрьямнең туган шәһәре я тору урыны булган дип санала. Иң күбе магдалалы Мәрьям турында Гайсәнең үлеме һәм терелеп торуы хакында сүз барганда әйтелә (Мт 27:55, 56, 61; Мк 15:40; Лк 24:10; Ях 19:25).

Зебеди: Күрәсең, Гайсәнең әнисе Мәрьямнең бертуган кыз-кардәше Салумиянең ире, Гайсәнең абыйсы. Алай икән, Ягъкуб белән Яхъя аның якын туганнары булган. (Мк 15:40 ка аңлатманы кара.)

Зебеди хатыны: Бу — рәсүлләр Ягъкуб белән Яхъяның әнисе. Марк хәбәре буенча, Гайсә янына Ягъкуб белән Яхъя килгән (Мк 10:35). Гайсәгә үтенеч белән килү нияте, күрәсең, аларныкы булган, әмма алар моны эшләргә әниләре Салумияне сораган. Салумия исә Гайсә әнисенең сеңелесе булгандыр (Мт 27:55, 56; Мк 15:40, 41; Ях 19:25).

магдалалы Мәрьям: Аның магдалалы дигән кушаматы (мәгънәсе «Магдаланыкы»), күрәсең, Гәлиләя диңгезенең көнбатыш ярында, Кәпернаум белән Тиберия уртасында диярлек урнашкан Магдала шәһәрчеге исеменнән килеп чыккан. Ул Мәрьямнең туган шәһәре я тору урыны булган дип санала. (Мт 15:39; Лк 8:2 гә аңлатмаларны кара.)

Ягъкуб: Шулай ук «Кече Ягъкуб» дип тә аталган (Мк 15:40).

Йосысның: Кайбер борынгы кулъязмаларда «Йосыс» түгел, ә «Йосыф» диелгән. Параллель урында Мк 15:40 та күпчелек борынгы кулъязмаларда «Йосыс» дип язылган.

Зебеди угылларының әниләре: Ягъни рәсүлләр Ягъкуб белән Яхъяның әнисе. (Мт 4:21; 20:20 гә аңлатмаларны кара.)

Аримафейдан: Бу шәһәрнең исеме «биеклек» дигәнне аңлаткан еврей сүзеннән барлыкка килгән. Лк 23:51 дә ул «яһүдләрнең... шәһәре» дип аталган. (Ә10 кушымт. кара.)

Йосыф: Яхшы хәбәр язучылар Йосыф турында төрле нечкәлекләр тасвирлаган. Моннан аларның һәрберсе үзенә бер төрле булганы күренә. Салым җыючы Маттай аның бай булуын хәбәр иткән; римлылар өчен язган Марк ул «Киңәшмәнең хөрмәтле әгъзасы» булган һәм Аллаһы Патшалыгын көтеп яшәгән дип әйткән; мәрхәмәтле табиб Лүк ул «бер яхшы, тәкъва кеше» булган дип һәм Киңәшмәнең Гайсәгә каршы эшләгәннәрен хупламаган дип язган; Яхъя гына ул, яһүдләрдән курыкканга, «Гайсәнең шәкерте булуын яшереп йөргән» дип бәян иткән (Мк 15:43—46; Лк 23:50—53; Ях 19:38—42).

төрбәсенә: Яки «хәтер төрбәсенә». Монда ниндидер табигый мәгарә түгел, ә йомшак известьташ кыяда уеп ясалган бүлмә турында сүз бара. Андый төрбәләрдә еш кына эскәмия сыман киштәләр я уемнар булган; анда мәетләрне салганнар. (Сүзлектән «Хәтер төрбәсе» кара.)

зур таш: Күрәсең, бу түгәрәк таш булган, чөнки бу шигырьдә ул тәгәрәтеп китерелгән диелә, ә Мк 16:4 тә, Гайсә үледән терелтелгәч, ул «читкә тәгәрәтеп куелган» дип әйтелә. Аның авырлыгы, бәлки, бер тонна я күбрәк булгандыр.

Алфай улы Ягъкуб: Күрәсең, Мк 15:40 та «Кече Ягъкуб» дип аталган шәкерт. Алфай Ях 19:25 тә искә алынган Кләпәс дип санала; димәк ул «башка Мәрьямнең» ире дә булып чыга (Мт 27:56; 28:1; Мк 15:40; 16:1; Лк 24:10). Монда әйтелгән Алфай, күрәсең, Мк 2:14 тә искә алынган Левинең атасы Алфай түгел.

Кләпәснең: Изге Язмаларда бу исем монда гына очрый. Күп кенә галимнәр уйлаганча, бу Кләпәс һәм Мт 10:3; Мк 3:18; Лк 6:15 һәм Рс 1:13 тә искә алынган Алфай бер үк шәхес булган. Изге Язмалардагы башка мисаллардан күренгәнчә, ул вакытта кешенең ике исемгә ия булуы сирәк булмаган; бу исемнәрнең икесе дә кулланылган. (Мт 9:9; 10:2, 3; Мк 2:14 белән чагыштыр.)

башка Мәрьям: Ягъни Мт 27:56 да искә алынган «Ягъкуб белән Йосысның әнисе Мәрьям». Ул шулай ук Мт 28:1; Мк 15:40, 47; 16:1; Лк 24:10; Ях 19:25 тә искә алына. (Мк 3:18; Ях 19:25 кә аңлатмаларны кара.)

Әзерләнү көненнән: Бу Шимбә алдындагы көнгә кулланылган исем. Бу көн дәвамында яһүдләр, өстәмә ризык әзерләп һәм Шимбә көнгә кадәр эшләнергә тиешле эшләрне тәмамлап, Шимбәгә әзерләнгән. Бу очракта Әзерләнү көне 14 нисанга туры килгән. (Мк 15:42; сүзлекне кара.)

икенче көнне: Ягъни 15 нисан. 14 нисаннан соңгы көн һәрвакыт, нинди генә атна көне булмасын, Шимбә, ягъни ял итәр өчен изге көн, итеп саналган. Өстәвенә, б. э. 33 елында 15 нисан атналык Шимбәгә туры килгән, шуңа күрә ул «бөек», ягъни икеләтә, Шимбә булган. (Ях 19:31; Ә12 кушымт. кара.)

өч көн һәм өч төн: Изге Язмалардагы башка хәбәрләрдән күренгәнчә, бу сүзтезмә өч көннең өлешләрен аңлатырга мөмкин һәм бер көннең өлеше тулы көн булып саналырга мөмкин (Яр 42:17, 18; 1Пат 12:5, 12; Мт 27:62—66; 28:1—6).

өч көннән: Бу сүзтезмә өч көннең өлешләрен аңлатырга мөмкин. Бу дүртенче көнгә кадәр түгел, ә «өченче көнгә кадәр каберне сакларга әмер бир» дигән үтенечтән күренә. (Мт 27:64; Мт 12:40 ка аңлатманы кара.)

Шунда бу соңгы алдау беренчесеннән дә яманрак булыр: Күрәсең, бу уйдырма «алдау», ягъни Гайсәнең үледән терелтелүе, беренчесеннән, ягъни аның үзен Мәсих итеп атавыннан, яманрак булыр дигәнне аңлата. Гайсәнең дошманнары, күрәсең, Гайсә үледән терелтелгән булса, аның үзен Мәсих дип атавы дөрес булып чыгачак икәнен белгән.

Сакчылар: Пилат, күрәсең, бер төркем Рим гаскәриләрен биргән (Мт 28:4, 11). Бу сакчылар гыйбадәтханәдәге сакчылар булса, яһүдләргә Пилаттан аларны сорарга туры килмәс иде. Шулай ук руханилар, идарәче Гайсә тәненең юк булуы турында ишетсә, гаскәриләрне якларга вәгъдә иткән (Мт 28:14).

Медиаматериал

Понти Пилат исеме язылган таш
Понти Пилат исеме язылган таш

1961 елны Кайсариядәге (Израиль) борынгы Рим театрында археологик казу эшләре алып барылганда, бу таш плита табылган. Анда латин телендә ап-ачык итеп Пилат исеме язылган (рәсемдә күрсәтелгән). Аның исеме шулай ук берничә тапкыр шул вакытка караган тарихи язмаларда очрый.

Үкчә сөягендә кадак
Үкчә сөягендә кадак

Бу фоторәсемдә 11,5 см озынлыктагы тимер кадагы булган кеше үкчәсе сөягенең төгәл копиясе китерелә. Бу үкчә сөяге 1968 елда Иерусалимның төньягында казу эшләре барышында табылган булган һәм Рим империясе вакытына карый. Шушы табылдык бу кешенең, күрәсең, агач баганага кадаклар белән кагып куелуын раслый. Бәлки, шундый ук кадаклар белән Рим гаскәриләре Гайсә Мәсихне баганага кадаклап куйгандыр. Бу сөяк оссуарий дип аталган таш тартмада табылган булган. Андый тартмага мәетнең, тәне таркалып беткәч, кипкән сөякләре салынган. Бу табылдык баганада үтерелгән кайбер кешеләрнең мәетләрен җирләгәннәр икәнен күрсәтә.

Төрбә
Төрбә

Яһүдләр гадәттә үлгән кешеләрен мәгарәләрдә я кыяларда уеп ясалган төрбәләрдә җирләгәннәр. Андый төрбәләр гадәттә, патшалар төрбәләреннән аермалы буларак, шәһәрләр тышында булган. Яһүдләрнең төрбәләре, табылган төрбәләр күрсәткәнчә, гадилек белән аерылып торган. Моның сәбәбе, күрәсең, шунда булган: яһүдләрнең диннәре үлеләргә табынуны тыйган һәм үлемнән соң рухи дөньяда аңлы рәвештә яшәү турындагы тәгълиматны хупламаган.