Филипиялеләргә 4:1—23

4  Шулай итеп, сагындырган кадерле кардәшләрем, куанычым һәм таҗым+ минем, сөеклеләрем, алда әйтеп киткәнчә, Раббының* хезмәтчеләре буларак нык торыгыз.+  Әүдияне дә өндим, Синти́һияне дә өндим: Раббыбызга* хезмәт итеп бер фикердә булыгыз.+  Синнән дә, чын хезмәттәшем,* үтенәм: бу хатыннарга ярдәм ит. Алар, шулай ук Кләмә́с һәм исемнәре тормыш китабына язылган+ башка хезмәттәшләрем, минем белән иңне иңгә терәп, яхшы хәбәр хакына каты көрәштеләр.  Раббы* белән бердәм булуыгызга һәрвакыт куаныгыз. Кабатлап әйтәм: куаныгыз!+  Акыллы* булуыгыз+ һәркемгә билгеле булсын. Раббы* якын.  Һичнәрсә турында борчылмагыз,+ әмма теләсә нинди хәлдә рәхмәт укып, дога кылыгыз һәм ялварыгыз, Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез,+  һәм һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы+ йөрәгегезне һәм аңыгызны* Мәсих Гайсә аша саклаячак.+  Ниһаять, кардәшләр, хак нәрсәләр, җитди карашка лаеклы нәрсәләр, тәкъва нәрсәләр, саф нәрсәләр, яратуга лаеклы нәрсәләр, хуплап әйтелә торган нәрсәләр, яхшы нәрсәләр һәм мактауга лаеклы нәрсәләр турында уйланып яшәгез.+  Миннән өйрәнгән, кабул иткән, ишеткән һәм күргән нәрсәләр буенча эш итегез,+ һәм тынычлык Аллаһысы сезнең белән булыр. 10  Сез минем турында, ниһаять, яңадан кайгырта башладыгыз, һәм мин, Раббы* хезмәтчесе буларак, моңа чиксез куанам.+ Сез элек тә минем хакта борчылып яшәдегез, әмма моны күрсәтергә мөмкинлегегез булмады. 11  Бу сүзләремнең сәбәбе мохтаҗлыгым түгел, чөнки мин бернәрсәгә дә карамастан булганына канәгать булырга өйрәндем.+ 12  Мин ярлылыкның да,+ муллыкның да нәрсә икәнен беләм. Мин тук булганда да, ач булганда да, муллыкта да, мохтаҗлыкта да — һәр нәрсәдә һәм бар шартларда канәгать булуның серенә төшендем. 13  Мин үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам.+ 14  Шулай да газапларымны уртаклашып, сез яхшы эшләдегез. 15  Сезгә, филипи́ялеләр, шул да билгеле: сез яхшы хәбәр белән танышканнан соң һәм мин Македо́ниядән киткәч, миңа сездән башка һичбер җыелыш ярдәм дә итмәде, ярдәмемне дә кабул итмәде.+ 16  Ә сез миңа Тисалу́никәгә кирәклесен бер генә түгел, ә хәтта ике мәртәбә җибәрдегез. 17  Мин үземә бүләк эзләмим, юк, ә сезгә тагы да зуррак табыш китерүче фатихалар алуыгызны телим. 18  Хәер, миндә һәр кирәкле нәрсә, хәтта артыгы белән дә бар. Аеруча хәзер, мин сезнең Ипафради́т+ аша җибәргәннәрегезне алгач, барысы да бар. Сез аның аша хуш исле,+ Аллаһы хуплаган һәм аны сөендергән корбан җибәрдегез. 19  Аллаһым исә, үзенең шөһрәтле байлыгын кулланып, Мәсих Гайсә аша сезгә бар кирәклесен бирер.+ 20  Күктәге Атабыз Аллаһыга мәңге дан булсын. Амин. 21  Мәсих Гайсә белән бердәмлектә торучы бар изгеләргә сәламнәремне тапшырыгыз. Минем янымдагы кардәшләр сезгә үз сәламнәрен җибәрә. 22  Барлык изгеләр, бигрәк тә кайса́р* сараендагылар,+ сезгә үз сәламнәрен тапшыра. 23  Сезгә чагылдырган рухыгыз өчен Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең юмарт игелеге күрсәтелсен.

Искәрмәләр

Я, бәлки, «Хуҗабызның».
Я, бәлки, «Хуҗабызга».
Сүзгә-сүз «камытташым».
Я, бәлки, «Хуҗабыз».
Сүзгә-сүз «Юл бирүчән; Сыгылмалы акыллы».
Я, бәлки, «Хуҗабыз».
Яки «акылыгызны; фикерләрегезне».
Я, бәлки, «Хуҗабыз».
Яки «император».

Искәрмәләр

Медиаматериал