Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)

Лүк китабының кыскача эчтәлеге

  • А. Лүк китабына кереш сүз (1:1—4)

    • Хәбәрне язарга этәрүче шартлар (1:1, 2)

    • Тәүфилгә мөрәҗәгать (1:3, 4)

  • Ә. Чумдыручы Яхъяның һәм Гайсәнең туулары алдыннан булган вакыйгалар (1:5—80)

    • Җәбраил Чумдыручы Яхъяның туачагы турында алдан әйтә (1:5—25)

    • Җәбраил Гайсәнең туачагы турында алдан әйтә (1:26—38)

    • Мәрьям үз туганы Илисәбәткә килә (1:39—45)

    • Мәрьям Йәһвәне данлый (1:46—56)

    • Яхъя туа, аңа исем кушалар (1:57—66)

    • Зәкәрия пәйгамбәрлек итә (1:67—79)

    • Яхъя сәхрәдә яши (1:80)

  • Б. Гайсәнең тууы һәм кечкенә чагы (2:1—52)

    • Йосыф Мәрьям белән Бәйтлеһемгә бара; анда Гайсә туа (2:1—7)

    • Кырдагы көтүчеләр алдында фәрештәләр пәйда була (2:8—20)

    • Гайсәне сөннәткә утырталар һәм гыйбадәтханәгә китерәләр (2:21—24)

    • Шимон Мәсихне күрү хөрмәтенә ия була (2:25—35)

    • Ханна бала турында сөйли (2:36—38)

    • Насарага кире кайту (2:39, 40)

    • 12 яшьлек Гайсә гыйбадәтханәдә (2:41—50)

    • Гайсә үз әти-әнисе белән Насарага кайта (2:51, 52)

  • В. Гайсәнең хезмәте башланганчы булган вакыйгалар (3:1—4:13)

    • Яхъя хезмәт итә башлый (3:1, 2)

    • Яхъя суга чумдырылу турында вәгазьли (3:3—20)

    • Гайсә суга чумдырыла (3:21, 22)

    • Гайсә Мәсихнең шәҗәрәсе (3:23—38)

    • Гайсә Иблиснең вәсвәсәләрен кире кага (4:1—13)

  • Г. Гайсә хезмәтенең башы, башлыча Гәлиләядә (4:14—6:11)

    • Гайсә Гәлиләядә вәгазьли башлый (4:14, 15)

    • Гайсәне Насарада кире кагалар (4:16—30)

    • Гайсә Кәпернаумдагы синагогада өйрәтә (4:31—37)

    • Гайсә Шимунның каенанасын һәм башкаларны савыктыра (4:38—41)

    • Кешеләр Гайсәне аулак урында таба (4:42—44)

    • Могҗизалы рәвештә тотылган балык; беренче шәкертләр (5:1—11)

    • Гайсә бөтен тәне махаулы бер кешене савыктыра (5:12—16)

    • Гайсә паралич суккан бер кешене кичерә һәм савыктыра (5:17—26)

    • Гайсә Левине үзенең шәкерте булырга чакыра (5:27—32)

    • Ураза тоту турында сорау (5:33—39)

    • Гайсә — «Шимбә көннең Хуҗасы» (6:1—5)

    • Гайсә Шимбә көнне кулы корышкан кешене савыктыра (6:6—11)

  • Д. 12 рәсүл сайлана; Таудагы вәгазь (6:12—49)

    • 12 рәсүл сайлана (6:12—16)

    • Гайсә бик күп халыкны өйрәтә һәм савыктыра (6:17—19)

    • Бәхет һәм кайгы (6:20—26)

    • Дошманнарны ярату; алтын кагыйдә; шәфкатьле булу (6:27—36)

    • «Башка хөкем итмәгез» (6:37—42)

    • Агачны җимешенә карап билгелиләр (6:43—45)

    • Яхшы итеп төзелгән йорт; нигезе салынмаган йорт (6:46—49)

  • Е. Гайсә Гәлиләя һәм тирә-яктагы җирләрдә үз хезмәтен дәвам итә (7:1—9:50)

    • Бер йөзбашының иманы (7:1—10)

    • Гайсә Наинда бер тол хатынның улын терелтә (7:11—17)

    • Чумдыручы Яхъя «килергә тиешле Зат» турында сорый (7:18—23)

    • Гайсә Чумдыручы Яхъяны мактый (7:24—30)

    • Ваемсыз буын хөкем ителә (7:31—35)

    • Гөнаһлы бер хатын-кыз Гайсәнең аякларын хуш исле май белән майлый (7:36—50)

    • Гайсә белән бергә йөрүче хатын-кызлар (8:1—3)

    • Чәчүче турында ачык мисал (8:4—8)

    • Ни өчен Гайсә мисаллар китереп сөйләшә? (8:9, 10)

    • Гайсә чәчүче хакындагы мисалны аңлата (8:11—15)

    • Яктырткычны савыт белән капламыйлар (8:16—18)

    • Гайсәнең анасы һәм энеләре (8:19—21)

    • Гайсә Гәлиләя диңгезендәге давылны тыя (8:22—25)

    • Гайсә җенле бер кешене савыктыра; җеннәргә дуңгызлар эченә керергә рөхсәт итә (8:26—39)

    • Яһирның кызы үледән терелтелә; бер хатын Гайсәнең киеменә кагыла (8:40—56)

    • Унике рәсүл вәгазьгә кагылышлы күрсәтмәләр ала (9:1—6)

    • Һируд Гайсә турында ишеткәч, аптырап кала (9:7—9)

    • Гайсә якынча 5 000 кешене тукландыра (9:10—17)

    • Петер Гайсәгә: «Син — Мәсих»,— ди (9:18—20)

    • Гайсә үз үлеме һәм терелтелүе турында алдан әйтә (9:21, 22)

    • Чын шәкерт булу өчен таләпләр (9:23—27)

    • Гайсә кыяфәтенең үзгәрүе (9:28—36)

    • Гайсә җенле малайны савыктыра (9:37—43а)

    • Гайсә үз үлеме турында икенче тапкыр пәйгамбәрлек итә (9:43ә—45)

    • Шәкертләр кем иң бөеге дип бәхәсләшә (9:46—48)

    • «Сезгә каршы тормаучы сезнең яклы» (9:49, 50)

  • Ё. Гайсә Иерусалимга юл тота; ул үз хезмәтен башлыча Яһүдиядә һәм Переядә дәвам итә (9:51—19:27)

    • Самариянең бер авылында Гайсәне кабул итмиләр (9:51—56)

    • Гайсә шәкерте булу өчен таләпләр (9:57—62)

    • Гайсә 70 шәкертне җибәрә (10:1—12)

    • Тәүбә итмәгән Хоразин, Битсәидә һәм Кәпернаумга кайгы (10:13—16)

    • 70 шәкерт кайта (10:17—20)

    • Гайсә үз Атасын басынкыларны хуплаганы өчен данлый (10:21—24)

    • Игелекле самарияле турында ачык мисал (10:25—37)

    • Гайсә Марта һәм Мәрьямгә кунакка килә (10:38—42)

    • Гайсә дога кылырга өйрәтә (11:1—4)

    • Үз дигәнендә нык торган дус турында ачык мисал (11:5—13)

    • Гайсә җеннәрнең Аллаһы кодрәте белән куып чыгарылуын аңлата (11:14—23)

    • Гайсә җеннең кешегә кире кайтуын сурәтли (11:24—26)

    • Чын бәхетнең нәрсәдә икәне аңлатыла (11:27, 28)

    • Юныс билгесе (11:29—32)

    • Тәннең яктырткычы — күзләр (11:33—36)

    • Гайсә бер фарисей белән ашый; икейөзле дини кешеләргә кайгы дип әйтә (11:37—54)

    • «Фарисейлар ачыткысыннан... сакланыгыз» (12:1—3)

    • Кешеләрдән түгел, ә Аллаһыдан куркыгыз (12:4—7)

    • Мәсих белән бердәмлектә торуны тану (12:8—12)

    • Акылсыз бай кеше турында ачык мисал (12:13—21)

    • «Үз җаныгыз өчен... борчылмагыз, җитәр» (12:22—31)

    • «Кечкенә көтү, курыкма» (12:32—34)

    • Уяу булу (12:35—40)

    • Тугры идарәченең һәм тугры булмаган хезмәтченең үзенчәлекләрен ачыклау (12:41—48)

    • Тынычлык китерергә дип түгел, ә аерырга килү (12:49—53)

    • Вакыйгаларның мәгънәсен аңлау (12:54—56)

    • Бәхәсне җайга салу (12:57—59)

    • Тәүбә итмәсәгез, һәлак булырсыз (13:1—5)

    • Җимешсез инҗир агачы турында ачык мисал (13:6—9)

    • Гайсә бөкрәеп беткән хатынны Шимбә көнне савыктыра (13:10—17)

    • Горчица орлыгы һәм ачыткы турында ачык мисаллар (13:18—21)

    • «Тар ишек аша керер өчен бар көчегезне куегыз» (13:22—30)

    • Һируд — «төлке» (13:31—33)

    • Гайсә Иерусалим өчен көенә (13:34, 35)

    • Гайсә сары су авыруыннан интегүче кешене Шимбә көнне савыктыра (14:1—6)

    • Басынкы кунак бул (14:7—11)

    • Кунакка үзеңне кунак итә алмаганнарны чакыр (14:12—14)

    • Килергә теләмәгән кунаклар турында ачык мисал (14:15—24)

    • Шәкерт булу корбаннар таләп итә (14:25—33)

    • Үз тәмен югалткан тоз (14:34, 35)

    • Югалган сарык турында ачык мисал (15:1—7)

    • Югалган тәңкә турында ачык мисал (15:8—10)

    • Юлдан язган угыл турында ачык мисал (15:11—32)

    • Намуссыз йорт идарәчесе турында ачык мисал (16:1—13)

    • Канун һәм Аллаһы Патшалыгы (16:14—18)

    • Бай кеше белән Лазар турында ачык мисал (16:19—31)

    • Гайсә иманнан ваз кичәргә этәрүчеләр, кичерү һәм иман турында әйтә (17:1—6)

    • Үз хуҗасының ихтыяҗларын кайгырткан хезмәтче турында ачык мисал (17:7—10)

    • Гайсә махаулы 10 кешене савыктыра (17:11—19)

    • Аллаһы Патшалыгының килүе (17:20—37)

    • Үз дигәнендә торучы тол хатын турында ачык мисал (18:1—8)

    • Фарисей һәм салым җыючы турында ачык мисал (18:9—14)

    • Гайсә һәм кечкенә балалар (18:15—17)

    • Бер бай идарәченең мәңгелек тормыш турындагы соравы (18:18—30)

    • Гайсә үз үлеме һәм терелтелүе турында кабат пәйгамбәрлек итә (18:31—34)

    • Гайсә Әрихә янында бер сукыр фәкыйрьне савыктыра (18:35—43)

    • Гайсә салым җыючы Заккайга килә (19:1—10)

    • 10 мина турында ачык мисал (19:11—27)

  • Ж. Гайсәнең Иерусалимда һәм аның тирәсендә хезмәт иткән соңгы атнасы башлана (19:28—21:4)

    • Гайсәнең Иерусалимга тантаналы керүе (19:28—40)

    • Гайсә Иерусалим өчен елый (19:41—44)

    • Гайсә гыйбадәтханәне чистарта (19:45—48)

    • Гайсәнең вәкаләте шик астына куела (20:1—8)

    • Явыз йөзем үстерүчеләр турында ачык мисал (20:9—19)

    • Аллаһы һәм кайсар (20:20—26)

    • Терелтү турында сорау (20:27—40)

    • Мәсих Давыт улымы? (20:41—44)

    • Канунчылар кебек эш итмәгез (20:45—47)

    • Ярлы тол хатынның 2 вак акчасы (21:1—4)

  • Җ. Гайсә булачак вакыйгаларның билгесен бирә (21:5—36)

    • Билге турында сорау; юлдан язу куркынычы турында кисәтү (21:5—9)

    • Җыелма билгенең үзенчәлекләре: сугышлар, көчле җир тетрәүләр, үләтләр, ачлык (21:10, 11)

    • Эзәрлекләүләр турында алдан әйтелә (21:12—19)

    • Иерусалимның гаскәрләр тарафыннан чолгап алынуы; халыкларга билгеләнгән вакыт турында алдан әйтелә (21:20—24)

    • Адәм Улының килүе (21:25—28)

    • Инҗир агачы турында ачык мисал (21:29—31)

    • «Бу буын үткәнче, барысы үтәлер» (21:32, 33)

    • Болар «йөрәгегезгә авыр йөк булып ятмасын»; уяу булыгыз (21:34—36)

  • З. Гайсәнең Иерусалимдагы соңгы көннәре; аның кулга алынуы һәм хөкем ителүе (21:37—23:25)

    • Гайсә гыйбадәтханәдә өйрәтә (21:37, 38)

    • Руханилар Гайсәне үтерергә сөйләшә (22:1—6)

    • Соңгы Пасах бәйрәменә әзерләнүләр (22:7—13)

    • Хуҗаның кичке ашы гамәлгә кертелә (22:14—20)

    • «Миңа хыянәт итүче минем белән бер табын янында утыра» (22:21—23)

    • Шәкертләр арасында кем иң бөеге дигән кайнар бәхәс куба (22:24—27)

    • Гайсәнең Патшалык турында килешүе (22:28—30)

    • Петернең ваз кичүе турында алдан әйтелә (22:31—34)

    • Әзер булырга кирәк; ике кылыч (22:35—38)

    • Гайсә Зәйтүн тавында дога кыла (22:39—46)

    • Гайсәне кулга алалар (22:47—53)

    • Петер Гайсәдән ваз кичә (22:54—62)

    • Гайсәдән мыскыллап көләләр (22:63—65)

    • Гайсәне Югары киңәшмә алдында хөкем итәләр (22:66—71)

    • Гайсә Пилат һәм Һируд алдында (23:1—25)

  • И. Гайсәнең җәзалап үтерелүе, җирләнүе, үледән терелтелүе һәм күккә күтәрелүе (23:26—24:53)

    • Гайсә Иерусалим кызларына мөрәҗәгать итә (23:26—31)

    • Гайсә һәм ике җинаятьче баганаларда (23:32—42)

    • Гайсә вәгъдә бирә: «Син минем белән бергә оҗмахта булачаксың» (23:43)

    • Гайсәнең үлеме (23:44—49)

    • Гайсәне кабергә салалар (23:50—56)

    • Хатын-кызлар һәм Петер буш төрбә янында (24:1—12)

    • Имауска алып бара торган юлда (24:13—35)

    • Гайсә шәкертләр алдында пәйда була (24:36—49)

    • Гайсә күккә күтәрелә (24:50—53)