Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?

Иң мөһим китапны чыгару

Иң мөһим китапны чыгару

1 ГЫЙНВАР, 2021

 «Мин моны 19 ел буе көттем!» Кардәшебез нәрсәне көткән? Ул үз телендә, бингал телендә, «Мәсихче Грек Язмалары. Яңа дөнья тәрҗемәсе»н көткән. Күп кешеләр, үз телләрендә «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н алгач, шундый ук хисләр кичерә. Ләкин сорау туа: бу Изге Язмаларны тәрҗемә итәр өчен һәм чыгарыр өчен, нинди эшләр башкарыла?

 Башта, Җитәкче советның Язу комитеты җитәкчелегендә тәрҗемә итү төркеме билгеләнә. Изге Язмаларны тәрҗемә итәр өчен төркемгә күпме вакыт кирәк? Уорвикта (Нью-Йорк) тәрҗемәчеләргә ярдәм итү бүлеге белән хезмәттәшлек иткән Николас Аладис болай дип аңлата: «Моңа күп нәрсә бәйле. Мәсәлән, күпме тәрҗемәчеләр бу эштә катнаша, телнең катлаулыгы, укучылар Изге Язмалар язылган чордагы культураны аңлыйлармы, шулай ук тел төрле төбәкләргә никадәр аерылып тора. Мәсихче Грек Язмаларын тәрҗемә итәр өчен, уртача бер елдан алып өч елга кадәр вакыт китә, ә тулы Изге Язмалар өчен дүрт ел я күбрәк вакыт кирәк. Ә ишарә телләренә Изге Язмаларны тәрҗемә итәр өчен, тагы да күбрәк вакыт кирәк».

 Изге Язмаларны тәрҗемә итәр өчен, тагын нинди эшләр башкарыла? Төрле яшьтәге һәм төрле белемле, ә кайчак төрле илләрдән, кырдагы укучылар төркеме сайлана. Алар тәрҗемәне карап чыга һәм бу эшне бушлай башкара. Аларның тәкъдимнәре тәрҗемәчеләргә төгәл, аңлаешлы һәм эчтәлекле тәрҗемә ясарга булыша. Көньяк Африкадан булган Изге Язмаларны тәрҗемә итү буенча бер өйрәтүче моның турында болай дигән: «Тәрҗемәчеләр Йәһвә алдында һәм аның Сүзен укучылар алдында зур җаваплылык сизә».

 Тәрҗемә ителгәннән соң, Изге Язмаларны бастырырга һәм төпләргә кирәк. Моның өчен типографиядә ким дигәндә ун нәрсә кулланыла: кәгазь, язу карасы, тышлау материалы, җилем, тышлык катыргылары, көмеш, кыстыргыч тасма, калын тасма, төпсәләр, эчлек материал. 2019 елда бу нәрсәләрне сатып алу өчен генә 20 миллионнан артык доллар (АКШ) сарыф ителде. Бу елда безнең кардәшләребез Изге Язмаларны чыгару һәм җибәрү өчен 300 000 нән күбрәк сәгать эшләде.

«Изге Язмалар без чыгарган иң мөһим басма»

 Ни өчен бу эшкә шулкадәр күп вакыт һәм акча сарыф ителә? Бөтен дөньядагы бастыру эшен планлаштыру бүлегендә хезмәт иткән Джойл Блю болай ди: «Изге Язмалар — без чыгарган иң мөһим басма. Шуңа күрә аның тышкы күренеше без гыйбадәт кылган Аллаһыны һәм без сөйләгән хәбәрне данларга тиеш».

 «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең төп чыгарылышыннан тыш, без махсус ихтыяҗлары булган укучылар өчен дә Изге Язмалар чыгарабыз. Мәсәлән, брайль телендәге «Яңа дөнья тәрҗемәсе» ун телдә чыккан. Андый Изге Язмалар китабын чыгарыр өчен, якынча сигез сәгать китә. Аның бар томнарын сыйдырыр өчен якынча 2,5 метрлык киштә кирәк. Без шулай ук төрмәдә утыручы кешеләр өчен дә Изге Язмаларны чыгарабыз, чөнки анда кәгазь тышлыклы китаплар гына рөхсәт ителә.

 «Яңа дөнья тәрҗемәсе» укучыларга зур файда китерә. Конго Демократик Республикасында Томби дигән урындагы бер җыелыш мисалын карап чыгыйк. Алар үз очрашуларын килуба телендә үткәрә. Томбе башкаладан якынча 1 700 километр ераклыкта урнашкан. Андагы кардәшләрнең бер генә Изге Язмалары, ул да иске килуба телендә булган. Шул Изге Язмаларны абый кардәшләр очрашудагы пунктларны әзерләр өчен бер берсенә тапшырган. Ләкин 2018 елның август аенда заманча килуба телендә тулы «Яңа дөнья тәрҗемәсе» чыккан. Хәзер җыелыштагы һәрберсендә үз Изге Язмалары бар.

 Немец телендә сөйләшүче бер апа кардәш яңадан карап чыгылган «Яңа дөнья тәрҗемәсе» турында болай ди: «Мин Изге Язмаларны укырга тиеш дип бүтән уйламыйм, ә кайчан инде аны укырмын дип уйлыйм». Төрмәдә утыручы бер кеше исә болай дип язган: «Миңа „Яңа дөнья тәрҗемәсе“ бирделәр, һәм ул минем тормышымны үзгәртте. Аны укый башлаганчы, мин Аллаһы Сүзен аңламый идем. Минем Йәһвә Шаһитләре һәм ничек аларның берсе булып китәргә икәне турында күбрәк беләсем килә».

 «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н укыган бар кешеләр аны чыгарырга булышкан иганәләр өчен бик рәхмәтле. Бөтен дөнья вәгазь эшенә ирекле иганәләр donate.mt711.com сайтында китерелгән ысуллар аша бирелә. Юмартлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә.