Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?

Радиоалгычны конгресс дулкынына көйләгез

Радиоалгычны конгресс дулкынына көйләгез

1 АВГУСТ, 2021

 2020 елгы региональ конгресс тарихи булды: беренче тапкыр кешеләр яздырылган программаны интернет аша карый алды! Ләкин Малави белән Мозамбикта яшәүче күпчелек кардәшләр конгрессны интернетны кулланмыйча тыңлый алды. Бу ничек мөмкин булды?

 Җитәкче советның Координаторлар һәм Укыту комитетлары махсус Малави һәм Мозамбиктагы кешеләр өчен конгресс программасын телевидение һәм радио аша тапшыруны хуплады. Бу ни өчен кирәк булды? Дөньяда иң кыйммәтле интернет — Малавида. Шуңа күрә бик әз Йәһвә Шаһитләренең генә интернетлары бар. Малавидагы Филиал комитетының әгъзасы Уильям Чумби болай ди: «Радио һәм телевидение — кардәшләргә рухи ризыкны җиткерер өчен бердәнбер мөмкинлек». Малавидагы Филиал комитетының башка бер әгъзасы Лука Сибеко болай дип өсти: «Программа телевидение һәм радио аша тапшырылмаса, филиал территориябездәге бик әз кардәшләр генә программаны тыңлый алыр иде». Мозамбикта да күпчелек кардәшләр электрон җайланмаларны сатып ала алмый, ә интернет турында әйтәсе дә юк.

Нинди эшләр башкарылды?

 COVID-19 пандемиясе вакытында җыелыш очрашулары берничә теле- һәм радиостанцияләр аша инде тапшырыла иде a. Абый-кардәшләр бу станцияләрдән, конгресс программасын тапшырыр өчен, өстәмә вакыт сорады.

 Малавида кардәшләр бер авырлыкка очрады. Гадәттә, теле- һәм радиостанцияләр тапшырулар өчен бер сәгатьтән артык эфир вакытын бирми. Алар уйлавынча, озынрак программаларны кешеләр тыңламас. Ләкин кардәшләр эшчәнлегебез кешеләргә файда китерә икәнен аңлатты. Хәтта үзизоляция вакытында без кешеләргә Изге Язмалардагы яхшы хәбәрне таратабыз. Ә бу, үз чиратында, аларга яхшы гражданнар булырга һәм бәхетле гаилә тормышын алып барырга ярдәм итә. Моны ишеткәч, станцияләр кардәшләргә өстәмә вакыт бирергә ризалашты.

 Малавида конгресс программасы бер телестанция һәм бер радиостанция аша тапшырылды. Бу станцияләрне бөтен ил буйлап миллионлаган кеше карый һәм тыңлый. Мозамбикта программа бер телестанция һәм 85 радиостанция аркылы тапшырылды.

 Бу илләрдә гомүмән алганда конгрессны телевидение аша күрсәтер өчен — 28 227 доллар b, ә радио аша тапшырыр өчен — 20 000 доллар сарыф ителде. Программаны радиостанция аркылы тапшыруның бәясе кечкенә станциядә 15 доллардан алып милли станциядә 2 777 долларга кадәр җитте.

 Кардәшләребез, иганәләрне сак тотар өчен, күп тырышлыклар куйды. Малавида, мәсәлән, алар түбән бәя турында сөйләшеп килеште. Ә бер очракта аларга хәтта 30 процент ташлама ясадылар. Моның ярдәмендә 1 711 доллар сакланып калды. Шулай ук Мозамбикта кайбер станцияләр, кардәшләрнең намуслы булуларын һәм үз вакытында түләүләрен күреп, үз бәяләрен төшерде.

Рәхмәт сүзләре

 Кардәшләребез конгресс программасын тыңлый һәм карый алганнары өчен бик рәхмәтле. Малавида булган Патрик исемле өлкән болай ди: «Без Җитәкче советтагы кардәшләребезнең пандемия вакытында безнең өчен башкарган бар эшләрен бик кадерлибез». Малавида яшәүче Исаак болай ди: «Безнең радиоалгычыбыз гына бар, ләкин аның аркылы тапшырылган трансляция ярдәмендә без бөтен гаиләбез белән конгресста була алдык. Йәһвәнең оешмасына шундый гаҗәеп бүләк өчен без бик рәхмәтле. Йәһвә чыннан да үз халкын бик ярата».

 2020 елгы конгресс Мозамбикта яшәүче бер вәгазьче өчен беренче конгресс булды. Ул болай ди: «Без конгресс программасын телевизордан карадык. Чыннан да, Йәһвә өчен мөмкин булмаган бернәрсә дә юк. Пандемиягә карамастан, ул бүлмәбездә мул рухи табын җәйде. Мин Йәһвә халкы арасында чын мәхәббәт хөкем сөргәнен күрдем һәм бу хакыйкать икәненә инандым».

 Вайсон исемле өлкән болай ди: «Минем ышанычлы хезмәтчегә пандемия вакытында безнең турында кайгыртканы өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Безнең күбебез очын-очка ялгап яши, шуңа да карамастан без радио һәм телевидение аша конгресс программасын тыңлый һәм карый алдык, һәм бу рухилыгыбызны ныгытты».

 Координаторлар һәм Укыту комитетлары 2021 елгы региональ конгресс программасын да кайбер өлкәләрдә телевидение һәм радио аша тапшырырга карар итте. Моның белән бәйле чыгымнар бөтендөнья эшенә бирелгән иганәләр ярдәмендә каплана. Аларның күбесе donate.mt711.com сайты аша ясала. Юмарт иганәләрегез өчен рәхмәт сезгә.

a Элегрәк, 2020 елда Координаторлар комитеты COVID-19 пандемиясе вакытында җыелыш очрашуларын телевидение һәм радио аша тапшыруны хуплаган иде. Бу интернетлары һәм телефон элемтәләре булмаган кардәшләр өчен оештырылды, чөнки алар үз җыелыш очрашуларына да тоташа алмый, яздырылган программаны JW Stream аша да карый алмый. Үз җыелыш очрашуларына тоташа алган кардәшләр өчен исә андый чара күрелмәгән.

b Бу мәкаләдә АКШ долларлары турында сүз бара.