Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?

2021 елда ярдәм күрсәтү. Кардәшләргә булышу

2021 елда ярдәм күрсәтү. Кардәшләргә булышу

1 ГЫЙНВАР, 2022

 2021 хезмәт елында a дөнья әле дә КОВИД-19 пандемиясен кичереп яшәде. «Глобаль пандемия вакытында глобаль ярдәм» дигән мәкаләдә әйтелгәнчә, пандемия вакытында кардәшләргә булышыр өчен һәм 950 дән артык махсус комитет оештырыр өчен, оешмабыз миллионлаган доллар b сарыф итте.

 Пандемия кардәшләрнең тормышын бик нык үзгәртте. Әмма башка афәтләр дә, бәла-казалар да аларга зур зыян китерде. Мәсәлән, 2021 елны 200 гә якын афәт үтте. Шуңа күрә Җитәкче советның Координаторлар комитеты сарыф ителгән акчага өстәп тагын 8 миллион долларның сарыф ителүен хуплады. Күптән түгел генә үткән ике афәттән зыян күргән кардәшләргә ирекле иганәләрегезнең ничек кулланылганын белегез.

Ньирагонго исемле вулканның атылуы

 2021 елның 22 маенда, Конго демократик республикасында урнашкан Ньирагонго вулканыннан лава агып чыга башлаган. Лава йортларны, мәктәпләрне һәм төп су чыганагын җимергән. Әмма куркынычрагы — вулкан атылуы башланып, 4 көн үткәннән соң, Гома шәһәрен вулканның токсик көле каплаган һәм дистәләгән җир тетрәү булган. Шәһәрнең яртысыннан күбрәк кешегә китәргә кушканнар. Йөзләгән мең кеше киткән, кайберләре, Руанда чикләрен үтеп, шул илдә урнашкан.

Ярдәм күрсәтү комитеты Патшалык Залы территориясендә кайнар солы боткасын өләшә

 Үз йортларын шулай ук якынча 5000 кардәшкә калдырып китәргә туры килгән. Кайберәүләрнең йортлары вулкан атылуы аркасында зыян күргән, ә кайбер кардәшләрнең йортларын мародерлар талаган. Руанда һәм Конго демократик республикасындагы Ярдәм күрсәтү комитетлары бердәмлектә эш иткән. Бер комитет турында Конго (Киншаса) филиалы болай дип хәбәр итте: «Шәһәрдәге хаоска карамастан, шәһәрдән китү турында боерык әле яңгыраганчы, комитет ризык, су, матрас һәм кием тарата башлады». Бер шәһәрдә 2000 нән артык кардәш җыелган булган. Шунда комитет палаткалар куйган, маскалар тараткан. Шулай ук, кардәшләр КОВИД-19 һәм холера белән чирли башламасын өчен, саклану чаралары аңлатылган.

Кардәшләргә җибәрер алдыннан капчыкларны үлчиләр

 Өч ай эчендә кардәшләр 6 тоннадан артык дөге, 6 тонна кукуруз онын тараткан. Шулай ук ризык әзерләүдә кулланыла торган май һәм өч тонна су өләшкәннәр. Акча юкка гына сарыф ителмәсен өчен, филиал ризыкны күпләп якындагы сатучылардан алырга кушкан, ә ризыкны ерактан китерү кыйммәткә төшәр иде.

 Вулкан атылуы аркасында бер апа-кардәшнең яңа йорты җимерелгән булган. «Безгә бик авыр булды, без боегып йөрдек»,— дип әйтә ул. Ләкин ул һәм гаиләсе гуманитар ярдәм алган, һәм аларны рухи яктан ныгытканнар. Хәзер ул болай ди: «Йәһвә ярдәме белән безнең бар кирәклесе бар. Әйе, без үзебез күрдек, Йәһвә безнең авырлыкларны үз өстенә алып, безгә аларны күтәреп барырга булыша».

Венесуэла. Икътисади кризис

 Венесуэла иле коточкыч икътисади кризис кичерә. Кардәшләр бик зур авырлыклар кичерә, ризыкка кытлык сизелә һәм җинаятьчелек үсә бара. Ләкин Йәһвә оешмасы аларны калдырмый.

Дөге салынган капчыкларны машинага төйиләр (Венесуэла)

 Үткән хезмәт елында ризык белән сабын сатып алып, мохтаҗлыктагы гаиләләргә өләшер өчен, 1.5 миллион доллар сарыф ителгән булган. Венесуэла филиалыннан мондый хәбәр иреште: «Һәр ай 130 тонна ризыкны илнең һәр почмагына җиткерү, ә аннан соң аны кардәшләргә өләшү бер дә җиңел эш түгел». Ризык бозылырга өлгермәсен өчен, кардәшләр таратыр өчен озак саклана торган ризык сатып ала. Филиал болай дип яза: «Без ризыкны, бәясе түбәнрәк булганда, күпләп сатып алабыз. Аннан соң аны кардәшләргә җиткерер өчен иң арзан юл сайлыйбыз».

Ягулык җитмәгәнгә һәм машиналар саны әллә ни күп булмаганга, яшь кардәшләр, үз җыелышларына ризык җиткерер өчен, велосипедта 18 километр үтә

 Венесуэладагы Ярдәм күрсәтү комитеты әгъзасы Леонель бу эшне бик ярата. «Ярдәм күрсәтү эше үзенчәлекле,— дип әйтә ул.— Минем тормыш иптәшем ковидтан вафат булды, һәм бу эш миңа авыр уйлардан арынырга булыша. Мин бу эшкә баш-аягым белән чумып эшлим һәм мохтаҗ кардәшләргә булыша алганыма бик шат. Йәһвә үз халкын ташламаска вәгъдә иткән, һәм мин үз күзләрем белән бу вәгъдәнең үтәлешен күреп торам».

 Андый ярдәмгә мохтаҗ кардәшләрнең берсе үзе кайчандыр андый комитетта хезмәт иткән. «Хәзер мин үзем ярдәмгә мохтаҗ,— дип әйтә ул.— Безгә материаль ярдәм күрсәтелде, шулай ук миңа һәм тормыш иптәшемә тыныч калырга булыштылар. Алар безне кайгыртты, таяныч булды һәм безгә көч өстәп җибәрде».

 Кайбер афәтләр һич тә көтмәгәндә ябырыла. Шулай да Йәһвә оешмасы еш кына ярдәм күрсәтү эшен тиз оештыра ала. Бу сезнең бөтендөнья эше өчен биргән иганәләрегез ярдәмендә мөмкин. Иганәләрне ничек биреп була икәнен donate.mt711.com сайтыннан белеп була. Юмартлыгыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә!

a 2021 хезмәт елы 2020 елның 1 сентябрь аеннан 2021 елның 31 августына кадәр дәвам итте.

b Монда АКШ доллары турында сүз бара.