Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Самариялеләрнең биш китабы

Самариялеләрнең биш китабы

Бу төшенчә Изге Язмаларның беренче биш китабын үз эченә алган кулъязмаларга карата кулланыла. Самариялеләр Язмаларның шул өлешен генә изге язмалар итеп кабул иткән булган (Самариялеләр к.). Шушы кулъязмалардагы текст Еврей Язмаларындагы беренче биш китабының тәрҗемәсе түгел, ә самариялеләрнең хәрефләре белән язылган транслитерациясе булган; анда самариялеләрнең тел сурәтләү чаралары да кулланылган. Бу хәрефләр борынгы еврей теленнән барлыкка килгән.

Самариялеләрнең биш китабының иң борынгы кулъязмалары б. э. IX—XI гасырларына карый. Әмма бу кулъязмаларның беренче текстлары күпкә алдарак язылган булган. Галимнәр фаразлавынча, Самариялеләрнең биш китабы беренче мәртәбә б. э. к. якынча IV—II гасырларда ясалган булган. Шушы кулъязмаларның күчермәләре самариялеләр арасында буыннан буынга күчкән, һәм алар бу күчермәләрне үзләре, яһүдләрнең күчереп язучыларыннан бәйсез, ясаган булган.

Самариялеләрнең биш китабы игътибарга лаек, чөнки андагы текст һәм еврей телендәге масорет тексты арасында кайбер аермалар бар. Алар башка кулъязмалардагы, мәсәлән, грек телендәге Септуагинтадагы, язылышка туры килә. Кайвакыт бу аермалар Изге Язмалардагы билгеле шигырьләрнең мәгънәсен ачыкларга булыша. Мәсәлән, Самариялеләрнең биш китабында, шулай ук башка борынгы тәрҗемәләрдә Яр 4:8 дә «Әйдә, кырга чыгыйк» дигән сүзләр бар. Шушы сүзләр еврей телендәге кулъязмаларда юк. (Самариялеләрнең биш китабы турында күбрәк белер өчен, Ях 4:20 гә аңлатманы кара.)