Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Әрмән тәрҗемәсе

Әрмән тәрҗемәсе

Изге Язмаларның әрмән телендәге тәрҗемәсе инде б. э. V гасырында, әрмән әлифбасы барлыкка килгәндә, ясалган булган. Бу тәрҗемә Еврей Язмаларын да, Мәсихче Грек Язмаларын да үз эченә ала. Аны галимнәр Изге Язмаларның төрле кулъязмаларындагы язылышларны чагыштырганда куллана. (Мк 16:8 гә аңлатманы кара.)

Изге Язмаларның әрмән телендәге беренче тәрҗемәсе өчен нигез итеп грек яки сурия телендәге, ә бәлки, ике телдәге дә, текст кулланылган. Иң беренче әрмән тәрҗемәләреннән цитаталар башка борынгы чыганакларда, мәсәлән, Чиркәү Аталары дип аталган кешеләрнең язмаларында очрый. Әмма б. э. IX гасырына караган әрмән тәрҗемәсенең кулъязмалары бүген дә бар. Асылда, латин телендәге «Вульгата»дан тыш, Мәсихче Грек Язмаларының әрмән телендәге тәрҗемәсенең кулъязмалары башка борынгы тәрҗемәләрнең кулъязмаларына караганда күбрәк.