Изге Язмаларның хак тәгълиматлары

Изге Язмаларны өйрәнер өчен бу корал рухи сорауларыбызга, мәсәлән, ни өчен без газап чигәбез, үлгәч кеше белән нәрсә була, гаилә бәхетле булсын өчен нәрсә эшләргә һәм башка моңа охшаш сорауларга нинди җавап кайтарганын белергә ярдәм итә.

Аллаһы моны теләгәнме?

Бәлки, сез ни өчен проблемалар шулкадәр күп дип борчыласыздыр. Изге Язмалар буенча, хәл тиз арада бөтенләй үзгәрер. Сез моның турында белә идегезме?

1 НЧЕ БҮЛЕК

Аллаһы турында хакыйкать

Ничек уйлыйсыз, Аллаһы шәхсән сезне яратамы? Аның сыйфатлары һәм аңа ничек якынлашып булганы турында белегез.

2 НЧЕ БҮЛЕК

Изге Язмалар — Аллаһы иңдергән китап

Изге Язмаларның киңәшләрен куллану сиңа проблемаларыңны чишәргә ничек ярдәм итәр? Ни өчен анда язылган пәйгамбәрлекләргә ышану дөрес?

3 НЧЕ БҮЛЕК

Җир өчен Аллаһы нәрсә ниятләгән?

Аллаһының җирне оҗмахка әйләндерү нияте берәр вакыт үтәлерме? Үтәлсә, кайчан?

4 НЧЕ БҮЛЕК

Кем ул Гайсә Мәсих?

Ни өчен без Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих булуына шикләнмибез? Ул кайдан килгән? Ни өчен аны Йәһвәнең бердәнбер Угылы дип атап була? Бу сорауларга җавапны табыгыз.

5 НЧЕ БҮЛЕК

Йолым — Аллаһының иң бөек бүләге

Йолым нәрсә ул? Ул сиңа нинди файда китерә ала?

6 НЧЫ БҮЛЕК

Үлгән кешеләр кайда?

Үлгән кешеләрнең кайда булуларын һәм ни өчен кешеләр үлгәннәрен Изге Язмалардан белеп була.

7 НЧЕ БҮЛЕК

Үлгән якыннарыбыз өчен чын өмет

Сезнең берәр якыныгызны югалтканыз бармы? Аның белән күрешә алырсызмы? Изге Язмаларда терелтү турында әйтелгәннәрне карап чыгыгыз.

8 НЧЕ БҮЛЕК

Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?

Күп кешеләр Хуҗа догасын белә. «Синең Патшалыгың килсен» дигән сүзләр нәрсә аңлата?

9 НЧЫ БҮЛЕК

Без яшәгән вакыт — «соңгы көннәрме»?

Хәзерге кешеләрнең тәртипләре һәм карашлары безнең Изге Язмаларда әйтелгән «соңгы көннәрдә» яшәвебезне исбатлый. Ничек итеп? Моны карап чыгыгыз.

10 НЧЫ БҮЛЕК

Рухи затлар безгә файда яки зыян китерә аламы

Изге Язмаларда фәрештәләр белән җеннәр турында әйтелә. Бу рухи затлар чыннан да бармы? Алар безгә тәэсир итә аламы?

11 НЧЕ БҮЛЕК

Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә?

Күпләр Аллаһы дөньядагы бар газапларда гаепле дип уйлый. Ә син ничек уйлыйсың? Аллаһы газап чигүебезнең сәбәпләрен ачыклый. Аларны белегез.

12 НЧЕ БҮЛЕК

Аллаһыны сөендереп яшә

Аллаһыны сөендереп яшәү мөмкин. Чынында син аның дусты була аласың.

13 НЧЕ БҮЛЕК

Тормыш — Аллаһының бүләге

Бала төшерүгә, кан җибәрүгә һәм хайваннарга Аллаһының карашы нинди?

14 НЧЕ БҮЛЕК

Гаиләң бәхетле булсын

Ирләр, хатыннар, ата-аналар һәм балалар Гайсәдән үрнәк алып ярату күрсәтә ала. Без аңардан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

15 НЧЕ БҮЛЕК

Аллаһы хуплаган дин

Хак гыйбадәт кылуның алты үзенчәлеген карап чыгыйк.

16 НЧЫ БҮЛЕК

Хак дин юлына бас

Карашларыңны аңлатканда син нинди авырлыкларга очрарга мөмкин? Карашларыңны башкаларны рәнҗетмичә ничек аңлата аласың?

17 НЧЕ БҮЛЕК

Аллаһыга дога аша якынлаш

Аллаһы догаларыңны тыңлыймы? Бу сорауга җавап алыр өчен, сиңа Изге Язмаларда дога турында әйтелгәннәрне белергә кирәк.

18 НЧЕ БҮЛЕК

Суга чумдырылу һәм Аллаһы белән дуслык

Мәсихче суга чумдырылу үтәр өчен нинди адымнар ясау мөһим? Суга чумдырылуның нәрсә аңлатканы һәм ничек үткәне турында бел.

19 НЧЫ БҮЛЕК

Аллаһы мәхәббәтендә кал

Аллаһыны яратуыбызны һәм аның безгә карата кылган эшләре өчен рәхмәтле булуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

КУШЫМТА

Аллаһының исеме. Аны куллану һәм аның мәгънәсе

Аллаһының шәхси исеме Изге Язмаларның күп кенә тәрҗемәләреннән алып куелган. Ни өчен? Аллаһының исемен куллану мөһимме?

КУШЫМТА

Мәсихнең килүе турында Данил пәйгамбәрлеге

500 дән артык ел алдан Аллаһы Мәсихнең килү вакытын ачыклаган. Бу искитәрлек пәйгамбәрлек турында белегез!

КУШЫМТА

Гайсә пәйгамбәр — вәгъдә ителгән Мәсих

Гайсәдә Изге Язмаларның Мәсих турындагы бар пәйгамбәрлекләре үтәлгән. Үз Изге Язмалар китабыгызны ачып, бу пәйгамбәрлекләрнең нечкәлекләренә хәтле үтәлгәненә инаныгыз.

КУШЫМТА

Ата, Угыл һәм изге рух турында хакыйкать

Күп кешеләр Троица тәгълиматының Изге Язмаларга нигезләнгәненә ышана. Бу дөресме?

КУШЫМТА

Ни өчен чын мәсихчеләр хачка табынмый һәм аны олыламый

Гайсә чыннан да хачта үтерелгәнме? Изге Язмаларның үзеннән җавапны белегез.

КУШЫМТА

Гайсә үлемен искә алу кичәсе — Аллаһыга дан китерүче вакыйга

Мәсихчеләргә Гайсә үлемен искә алу кичәсен үткәрергә кушылган. Аны ничек һәм кайчан үткәрергә?

КУШЫМТА

«Җан» һәм «рух» дигән сүзләр нәрсә аңлата?

Күпләр кеше үлгәндә күзгә күренми торган көч тәненнән чыгып, яшәвен дәвам итә дип уйлыйлар. Аллаһы Сүзендә моның турында нәрсә әйтелә?

КУШЫМТА

Шеол һәм Гадес

Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә «шеол» һәм «гадес» дигән сүзләр урынына «кабер» белән «тәмуг» дип языла. Шеол белән Гадес чынында нәрсә аңлата?

КУШЫМТА

Кыямәт көне. Нәрсә ул?

Кыямәт көне бар тугры кешеләргә фатихалар китерәчәк. Ничек итеп? Моның турында күбрәк белегез.

КУШЫМТА

1914 ел. Изге Язмалар пәйгамбәрлекләрендәге бик мөһим ел

1914 елның Изге Язмалар пәйгамбәрлекләрендәге бик мөһим ел булуын нәрсә исбатлый?

КУШЫМТА

Җитәкче фәрештә Микаил. Ул кем?

Изге Язмалар бу көчле җитәкче фәрештәнең кем булуын ачыклый. Аның турында күбрәк белегез һәм аның бүген нинди эшләр башкарганын өйрәнегез.

КУШЫМТА

«Бөек Бабыл». Нәрсә ул?

Ачылыш китабында «Бөек Бабыл» исемле бер фахишә турында сүз бара. Бу фахишә чын хатын-кыз булганмы? Изге Язмаларда аның турында нәрсә әйтелә?

КУШЫМТА

Гайсә кыш көне туганмы?

Гайсә туган вакытта һава торышы нинди булганын карап чык. Шуннан без нинди нәтиҗәләр ясый алабыз?

КУШЫМТА

Бәйрәмнәрне үткәрергәме?

Безнең заманда популяр бәйрәмнәрнең күбесе кайдан башлангыч алган? Бу сорауга җавап белсәң, гаҗәпкә калырга мөмкинсең.