2017 конгресс программасы

Конгрессның һәр көненә расписаниены карагыз. Конгресстан сез ничек яхшылык кылырга һәм сынауларга ничек түзәргә икәнен белерсез.

Җомга

Мәсихчеләргә авырлыкларга түзәрлек сыйфатларны үстерергә нәрсә булыша ала?

Шимбә

Аллаһы Тәгалә безне ничек ныгыта һәм безгә ничек юаныч бирә?

Якшәмбе

Гайсә: «Ахырга кадәр нык калган кеше котылыр»,— дигән. Ахырга кадәр нык калыр өчен сез нинди адымнар ясый аласыз?

Сезнең өчен мәгълүмат

Программа вакытында махсус очрашулар үтәчәк. Бәлки, сезгә аларга килеп тыңларга кызык булырдыр. Шулай ук урнаштыручылар, суга чумдырылу, ирекле иганәләр, ашыгыч ярдәм, табылган әйберләр бүлеге, урыннар һәм ирекле хезмәтчеләр бүлеге турында күбрәк белегез.