Төп мәгълуматка күчү

ИМАННАРЫН ҮРНӘК ИТЕП ТОТЫГЫЗ | ИЛЬЯС

Ул ахырга хәтле чыдам калган

Ул ахырга хәтле чыдам калган

Ильяс Ахаб патшаның үлгәне турында хәбәр ишеткән. Ул, тирән уйга батып, сакалын сыйпый һәм, дистәләгән ел дәвамында шушы явыз патша аркасында туган авырлыкларны искә төшереп, бер ноктага карый. Ильяс күп нәрсә кичергән! Ахаб патша белән Изәбел патшабикә аны эзәрлекләгән, аңа янаган. Ильяс хәтта чак кына үлми калган. Изәбел Йәһвәнең күп кенә пәйгамбәрләрен үтерергә боергач, патша аны тыяр өчен бармак та селкетмәгән. Алар бергәләп, комсызлыктан чыгып, тәкъва Набутәйне һәм аның улларын үтерергә явыз ният корган. Шунда Ильяс, Ахабны һәм бөтен патша нәселен шелтәләп, Йәһвәнең хөкем хәбәрен игълан иткән. Хәзер исә Аллаһының сүзләре чынга ашкан. Ахаб нәкъ Йәһвә алдан әйткәнчә вафат булган (1 Патшалар 18:4; 21:1—26; 22:37, 38; 2 Патшалар 9:26).

Шулай да Ильяска әле дә чыдам булырга кирәк, һәм ул моны белә. Изәбел әле дә исән, һәм ул үз гаиләсенә дә, бөтен халыкка да тискәре йогынты ясый. Ильяска әле башка авырлыкларга очрыйсы, шулай ук үзенең хезмәттәше һәм варисы Илишаны күп нәрсәгә өйрәтәсе бар. Әйдәгез, Ильясның соңгы өч йөкләмәсен карап чыгыйк. Иманы аңа ничек барысын кичереп чыгарга ярдәм иткән? Моны белү безгә шушы авыр вакытларда үз иманыбызны ныгытырга булышыр.

Әһәзиягә хөкем хәбәрен җиткерү

Хәзер Исраилдә Ахаб белән Изәбелнең улы Әһәзия идарә итә. Әти-әнисенең акылсыз адымнарыннан сабак алыр урынына, ул аларның эзләреннән киткән (1 Патшалар 22:52). Әһәзия дә, алар сыман, Багалга табына. Багал культы аның белән шөгыльләнгән бар кешеләрне боза, ул гыйбадәтханәдәге фәхешлек һәм хәтта балаларны корбанга китерү белән бәйле. Нәрсә дә булса Әһәзияне явыз юлларын калдырырга этәрерме? Ул халыкка үтә явыз эшләреннән туктап Йәһвәгә кайтырга булышырмы?

Һич көтелмәгәндә, яшь патша бәла кичерә. Ул, үз йортының өске бүлмәсендәге рәшәткә аша егылып төшеп, нык имгәнә. Тормышына куркыныч янаса да, ул ярдәмне Йәһвәдән эзләми. Әһәзия, Әкрун шәһәренә — үз дошманнары филистилеләрнең шәһәренә — хәбәрчеләрен җибәреп, Багалзибул илаһтан, мин терелерменме, дип сорарга куша. Йәһвәнең сабыр савыты тула! Ул, Ильяс янына фәрештәсен җибәреп, Ильяска теге хәбәрчеләрне туктатырга куша. Пәйгамбәр аларны каты хөкем хәбәре белән кире кайтара. Әһәзия, Исраилнең үз Аллаһысы булмагандай эш итеп, җитди гөнаһ кылган. Йәһвә Әһәзия яткан урыныннан беркайчан да тормаячак дип әйтә (2 Патшалар 1:2—4).

Һич тә үкенмичә, Әһәзия: «Сезгә очрап, бу сүзләрне әйткән кеше ниндирәк иде?» — дип сорый. Хәбәрчеләр теге кешенең гади киемен тасвирлагач, Әһәзия шунда ук: «Бу кеше... Ильяс»,— дип әйтә (2 Патшалар 1:7, 8). Әйе, Ильясның киеме буенча аның гади, Аллаһыга хезмәт итүгә багышланган тормыш алып барганын әйтеп булган. Әһәзия һәм аның үтә комсыз әти-әнисе турында исә һич тә алай әйтеп булмаган. Ильяс мисалы Гайсәнең гади тормыш алып барырга һәм күзләребезне мөһим нәрсәләргә төбәлгән итеп сакларга киңәшен исебезгә төшерә (Маттай 6:22—24).

Үч алырга теләп, Әһәзия бер иллебашы белән 50 гаскәрине Ильясны кулга алырга дип җибәрә. Ильясның «тау башында * утырганын» күргәч, иллебашы патша исеменнән Ильяска тупас итеп: «Төш әйдә!» — дип әйтә. Шулай итеп ул, күрәсең, аның җәзаланачагын күрсәтергә теләгән. Уйлап кына карагыз, Ильясның «Аллаһы кешесе» булуын белсә дә, бу гаскәриләр аны куркытуның һәм аңа янауның берни начар ягы юк дип уйлый. Әмма алар ялгыша! Ильяс иллебашына болай ди: «Әгәр дә мин Аллаһы кешесе икән, күктән ут төшеп, сине дә, 50 кешеңне дә йотсын». Шунда Аллаһы эш итә: «күктән ут төшеп, аның үзен дә, 50 кешесен дә йота» (2 Патшалар 1:9, 10). Шушы һәлакәтле вакыйга шуны күрсәтә: кемдер Йәһвә хезмәтчеләренә янаганда я аларны җәберләгәндә, Аллаһы моны түзеп тормаячак (1 Елъязма 16:21, 22).

Шунда Әһәзия бүтән иллебашын һәм аның белән 50 кешесен җибәрә. Бу иллебашы беренчесеннән дә дуамалрак була. Беренче 51 гаскәринең үлеменнән ул бернинди сабак алмаган. Бәлки, аларның көле әле дә шул урында яткандыр. Теге иллебашы кебек, ул Ильяска «төш әйдә» дип кенә түгел, ә «тизрәк» дип тә өсти! Нинди акылсыз адым! Алар да, беренчеләре кебек, үз тормышларын югалта. Үҗәт патша исә тагы да дуамалрак эш итә: өченче гаскәриләр төркемен җибәрә. Бәхеткә каршы, аларның иллебашы зирәк була. Ул Ильяс янына басынкы гына килә дә үз кешеләрен кызгануын үтенә. Шунда Йәһвәнең мәрхәмәте күренә. Аллаһы фәрештәсе Ильяска шул гаскәриләр белән бергә барырга куша. Ильяс аңа буйсына һәм, барып, Йәһвәнең хәбәрен явыз патшага кабатлый. Аллаһы сүзе үтәлә: Әһәзия вафат була. Ул нибары ике ел идарә иткән була (2 Патшалар 1:11—17).

Йәһвә Ильяс аша басынкы иллебашына карата үз мәрхәмәтен күрсәткән

Үҗәт, тәкәббер кешеләрнең тәртибенә карамастан, Ильяска чыдам калырга нәрсә булышкан? Бу сорау безнең өчен бик мөһим. Бәлки, сезнең дә берәрсенә кайгыртудан чыгып акыллы киңәш биргәнегез бардыр. Ләкин кайвакыт кешеләр, колак салмыйча, яман юлдан йөрүләрен дәвам итә. Бу безне бик борчырга мөмкин. Андый хәлләрне ничек кичереп чыгарга? Ильяс гаскәриләр белән күрешкән урында — «тау башында» булган вакыйгалардан нәрсәгә өйрәнеп була? Әлбәттә, Ильясның анда ни эшләгәнен төгәл әйтеп булмый. Әмма, Йәһвәнең тугры хезмәтчесе буларак, ул шушы аулак урында яраткан Аллаһысына дога кылыр өчен яхшы мөмкинлекне кулдан ычкындырмагандыр (Ягъкуб 5:16—18). Без дә даими рәвештә, Аллаһы белән икәүдән-икәү калып, аңа Дустыбызга кебек үз кайгыларыбызны һәм борчуларыбызны догада тапшыра алабыз. Шулчакта, тирә-ягыбыздагы кешеләр дуамалларча эш итеп һәлакәт юлыннан йөрсә дә, без чыдам калып барысын кичереп чыга алырбыз.

Пәйгамбәр киемен тапшыру

Менә Ильяска үз вазифасын калдырырга вакыт та җитте. Хәзер ул нәрсә эшләр? Илиша белән Гилгәлдән чыкканда, Ильяс аңардан шунда калуын үтенә, ә үзе 11 километр ераклыктагы Бәйтелгә барам ди. Әмма Илиша бер дә икеләнмичә: «Йәһвә белән һәм синең җаның белән ант итәм: мин сине калдырмыйм»,— дип җавап кайтара. Алар Бәйтелгә килә, һәм Ильяс Илишага берүзем 22 километр ераклыктагы Әрихәгә барам ди. Әмма бу юлы да Илиша тәвәккәллек белән шундый ук җавап кайтара. Әрихәдә, алар 8 километр ераклыкта урнашкан Үрдүн елгасына киткәнче, хәл кабатлана. Ильясның яшь дусты нык тора һәм сине калдырмыйм ди (2 Патшалар 2:1—6).

Әйе, Илиша мөһим сыйфат — тугры мәхәббәт күрсәткән. Нәкъ шундый мәхәббәтне Рут та Нагомиягә карата күрсәткән. Тугры мәхәббәт — кемне дә булса калдырмаска тәвәккәл булырга дәртләндерүче, бертуктамый чагыла торган сыйфат (Рут 1:15, 16). Аллаһының бар хезмәтчеләре бу сыйфатны аеруча бүген үстерергә тиеш. Илиша кебек, без дә бу сыйфатның мөһимлеген таныйбызмы?

Яшь хезмәттәшенең тугры мәхәббәтен күрү Ильяска, һичшиксез, тәэсир итми калмый. Тугры мәхәббәт күрсәткәнгә, Илиша Ильясның соңгы могҗизасын күрә. Урыны-урыны белән тиз агымлы һәм тирән сулы Үрдүн елгасы буенда Ильяс үзенең пәйгамбәр киеме белән суга бәрә. Шунда сулар икегә аерыла! Моны шулай ук «пәйгамбәрләр улларының иллесе» дә күреп тора. Бу ир-атлар, күрәсең, саф гыйбадәттә үз өсләренә җитәкчелек алуга әзерләнә торган кешеләр булган (2 Патшалар 2:7, 8). Ильяс, мөгаен, үзе аларны өйрәткәндер. Күпмедер ел элек Ильяс үзен илдә калган бердәнбер Аллаһы хезмәтчесе дип уйлаган. Әмма Йәһвә аңа үз хезмәтчеләре арасындагы рухи үсешне күрергә мөмкинлек биргән (1 Патшалар 19:10).

Үрдүнне кичкәч, Ильяс Илишадан: «Аллаһы мине синең яныңнан алып киткәнче, синең өчен нәрсә эшлим?» — дип сорый. Ильяс үзенә китәргә вакыт җиткәнен белә. Ул үзенең яшь дустыннан булачак вазифалары һәм дәрҗәсе аркасында көнләшми. Киресенчә, Ильяс аңа мөмкин кадәр күбрәк ярдәм итәргә тырыша. Илиша аңардан бары тик: «Зинһар, миңа синдәге рухның икеләтә өлеше бирелсен иде»,— дип сорый (2 Патшалар 2:9). Ул Ильястагы изге рухның икеләтә өлешен алырга теләми, юк. Ул беренче угылныкына охшаш мирас бирелүен сорый, ә канун буенча, беренче угыл, киләчәктә гаилә башы вазифаларын үтәр өчен, зуррак, икеләтә өлеш алган (Канун 21:17). Ильясның рухи варисы буларак, Илиша, күрәсең, яңа йөкләмәләрен башкарып чыгар өчен, үзенә Ильястагы кебек кыюлык рухы кирәк булганын таныган.

Басынкылык күрсәтеп, Ильяс, бу сорауга Йәһвә җавап бирәчәк, ди. Йәһвә Илишага карт пәйгамбәрнең алыначагын күрергә рөхсәт итсә, димәк, Аллаһы Илишаның үтенечен үтәячәк. Күп тә үтми, шушы ике дус «юлда сөйләшеп барган арада», гаҗәеп нәрсә була! (2 Патшалар 2:10, 11)

Ильяс белән Илишаның дуслыгы, һичшиксез, икесенә дә авыр чакларда чыдам булырга булышкан

Күк йөзендә ниндидер сәер ут пәйда булып, аларга якынлаша. Күз алдына китерегез: кинәт, давыл күтәрелеп, көчле, сызгырган тавыш ишетелә, һәм Ильяс белән Илиша янына ниндидер якты нәрсә килеп, аларны аера, бәлки, аларны артка чигендерә. Бу арба. Ул уттан булгандай балкып тора. Илиша белә: аңа китәргә вакыт. Ул арбага менеп утырганмы? Изге Язмаларда моның турында әйтелми. Һәрхәлдә, ул көчле җил белән күккә ашкан.

Илиша тын алмыйча карап тора. Шушы искитәрлек күренешне күргәнгә, Илиша аңлый: Йәһвә чыннан да аңа Ильястагы кыюлык рухының «икеләтә өлешен» бирәчәк. Шулай да Илиша моңсуланып карый. Ул үзенең кадерле дустының кая баруын да, аны берәр кайчан күрәчәкме, юкмы икәнен дә белми. Ул: «Әткәй, әткәем минем! Исраил арбасы һәм җайдаклары!» — дип кычкыра. Яраткан остазының ераклашканын күзәтеп торганда, Илиша кайгыдан киемен ерта (2 Патшалар 2:12).

Күккә күтәрелгәндә, Ильяс үз дустының елаганын ишеткәнме һәм үзе күз яше түккәнме? Ничек кенә булмасын, ул шуны белгән: дусты аңа авыр чакларны кичереп чыгарга булышкан. Безгә дә, Ильясның үрнәгенә ияреп, Аллаһыны яраткан һәм аның ихтыярын үтәгән кешеләр белән дус булырга кирәк.

Йәһвә, Ильясны күчереп, аңа яңа йөкләмә тапшырган

Соңгы йөкләмә

Ильяс кая киткән? Кайбер диннәрдә ул күккә Аллаһы янына алынган дип өйрәтәләр. Әмма бу чыннан да шулаймы? Гасырлар узгач, Гайсә Мәсих үзенә кадәр беркемнең дә күккә күтәрелгәне булмаган дип әйткән (Яхъя 3:13). Шуңа күрә «Ильяс көчле җил белән күккә ашты» дигән сүзләрне укыганда, үз-үзебездән: «Нинди күккә?» — дип сорау урынлы булыр (2 Патшалар 2:11). Изге Язмаларда «күк» дигән сүз Йәһвәнең яшәү урынына гына түгел, ә шулай ук болытлары булган һәм кошлар оча торган җир атмосферасына да карый (Зәбур 147:8). Ильяс нәкъ шул күккә ашкан да. Ә аннары нәрсә булган?

Йәһвә, үзенең яраткан пәйгамбәренә яңа йөкләмә тапшырып, аны бүтән җиргә — күршедәге Яһүд патшалыгына күчерә. Изге Язмалар буенча, ул анда җиде елдан артык вакыт үткәч тә хезмәт иткән. Ул вакытта Яһүд патшалыгы белән явыз Яһурам идарә итә. Ул Ахаб белән Изәбелнең кызына өйләнгән, һәм шулай итеп аларның яман тәэсире әле дә тарала бара. Йәһвә Ильяска хат язып Яһурамга каршы хөкем хәбәре игълан итәргә куша. Пәйгамбәрлек буенча, Яһурам коточкыч үлем белән үлә. Алай гына да түгел, «ул үлгәч, һичкем кайгырмый» (2 Елъязма 21:12—20).

Шушы явыз патша һәм Ильяс бөтенләй төрле кешеләр булган! Без Ильясның ничек һәм кайчан вафат булганын белмибез. Әмма, һичшиксез, аның үлеме Яһурамныкыннан аерылып торган. Тегесе турында һичкем кайгырмаган булса, Ильясны аның дусты Илиша юксынган. Башка тугры пәйгамбәрләр дә шундый ук хисләр кичергән булса кирәк. Йәһвә үзе дә, якынча 1000 ел үткәч, күренештә үзенең яраткан пәйгамбәрен күрсәтеп, аны кадерләгәнен белдергән (Маттай 17:1—9). Сезнең, Ильястан үрнәк алып, авырлыкларга чыдам иманны үстерәсегез киләме? Ул чакта Аллаһыны яраткан кешеләр белән дуслык үстерегез, күзләрегезне рухи нәрсәләргә төбәгез һәм чын күңелдән дога кылу гадәтегезгә кереп китсен. Шулай эшләп, сез Йәһвәнең кадерле дусты булачаксыз!

^ 6 абз. Кайбер белгечләр монда Кармил тавы турында сүз бара дип уйлый. Кайчандыр нәкъ шул тауда Ильяс Аллаһы ярдәме белән Багал пәйгамбәрләрен җиңгән булган. Ләкин бу очракта Изге Язмаларда тауның исеме китерелми.