Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Зәбур 23:4: «Мин үлем караңгылыгы уртасыннан барсам да»

Зәбур 23:4: «Мин үлем караңгылыгы уртасыннан барсам да»

 «Дөм караңгылык каплаган үзәнлектән барсам да, мин һичнинди явызлыктан курыкмыйм, чөнки син минем белән. Көтүче таягың миңа ышаныч бирә» (Зәбур 23:4, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Мин үлем караңгылыгы уртасыннан барсам да, усалдан курыкмам, чөнки Син минем белән, Синең таягың, Синең таянгычың, шулар мине тыныч итәләр» (Зәбур 22:4, 1914 елның тәрҗемәсе) a.

Зәбур 23:4 нең мәгънәсе

 Аллаһы үз хезмәтчеләрен, алар хәтта авыр шартларда булганда, кайгырта һәм яклый. Бу шигырьдә Аллаһының үз хезмәтчеләрен кайгыртуы көтүченең үз сарыкларын кайгыртуы белән чагыштырыла b. Шуңа күрә алар, «дөм караңгылык каплаган үзәнлек» итеп тасвирланган хәлдә булса да я аларга үлем куркынычы янаса да, үзләрен ялгыз итеп хис итми. Алар үзләрен куркынычсыз, Аллаһы алар белән булгандай, хис итә.

 Борынгы вакытта көтүче, сарыкларны ерткыч хайваннардан яклар өчен, таяк кулланган. Ул шулай ук гадәттә озын, бер очында ыргак булган таякны кулланган. Шул таяк белән көтүче үз сарыкларын җитәкләп барган һәм аларны куркыныч урыннардан тартып чыгара алган. Йәһвә дә, кайгыртучан Көтүче буларак, үз хезмәтчеләрен җитәкләп бара һәм аларны яклый. Хәтта бик авыр шартларда да Йәһвә үз хезмәтчеләрен төрлечә кайгырта.

Зәбур 23:4 нең контексты

 23 нче мәдхияне Давыт язган. Яшь чагында ул көтүче булган, ә соңрак борынгы Исраил халкының патшасы булып киткән (1 Ишмуил 17:34, 35; 2 Ишмуил 7:8). Бу мәдхия башында Йәһвә Көтүче итеп тасвирлана. Букваль көтүче кебек, Йәһвә үз хезмәтчеләрен җитәкли, тукландыра һәм аларга көч бирә (Зәбур 23:1—3).

 Зәбур 23:4 тә, Аллаһының яклавы турында әйткәндә, Давыт Аллаһыга кагылышлы «ул» дигән өченче зат алмашлыгыннан «син» дигән икенче зат алмашлыгына күчә. Бу кечкенә үзгәреш Давытның Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрен ассызыклый. Давыт белгән: Аллаһы аның авырлыкларын күрә һәм аның турында кайгырта. Шуңа күрә Давыт курыкмаган.

 23 нче мәдхиянең 5 нче һәм 6 нчы шигырьләрендә көтүче һәм аның сарыклары образы хуҗа һәм аның кунагы образына үзгәрә. Йәһвә, юмарт хуҗа кебек, үз кунагы Давытка хөрмәт күрсәтә. Хәтта дошманнар Давытны Йәһвәнең кайгыртуыннан мәхрүм итә алмый. Мәдхиянең ахырында Давыт Йәһвәнең аңа гомер буена яхшылык һәм тугры мәхәббәт күрсәтәчәгенә ышаныч белдерә.

 23 нче мәдхиядә кулланылган образлар Аллаһының үз хезмәтчеләрен ярату белән кайгыртачагын күрсәтә (1 Петер 2:25).

a Кайбер Изге Язмаларда бу мәдхия 22 нче булып тора. Зәбур китабы 150 мәдхиядән тора. Кайбер Изге Язмаларда номерлар еврей масорет тексты буенча куелган, башка тәрҗемәләрдә исә Септуагинтага туры китереп куелган. Септуагинта — Еврей Язмаларының б. э. к. II гасырда тәмамланган грек теленә тәрҗемәсе.

b Йәһвә Аллаһы Изге Язмаларда еш кына Көтүче буларак сурәтләнә. Аллаһының сарыклар белән чагыштырылган хезмәтчеләре аның яклавына һәм ярдәменә мохтаҗ (Зәбур 100:3; Ишагыя 40:10, 11; Ирмия 31:10; Йәзәкил 34:11—16).