Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмаларда Пасха турында берәр нәрсә әйтеләме?

Изге Язмаларда Пасха турында берәр нәрсә әйтеләме?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Пасха йолалары Изге Язмаларның тәгълиматларына нигезләнмәгән. Бу бәйрәмнең тарихына күз салсагыз, аның кайдан башлангыч алганын белерсез. Бу бәйрәмнең йолалары борынгы уңдырыш йолаларына нигезләнгән. Менә кайбер фактлар.

  1.   Кулич (ак күмәч). «Славяннарның мәҗүсилеге» дигән китабында академик Н. И. Толстой мондый фикер белдерә: «Пасха „куличы“ яисә көнчыгыш славяннарның „Пасхасы“» — «мәҗүсилек эзләре, яисә мәҗүсиләр йолаларының дәвамы» («Очерки славянского язычества»). «Рус бәйрәме. Халыкның игенчелек календарендагы бәйрәмнәр белән йолалар» дигән башка бер китапта болай диелә: «Славян мәҗүсиләренең Пасха куличын пешерү йоласы моннан килгән: кешеләр яз көне, чәчү вакытында, ачы, чүпрәле камырдан икмәк пешергән («Русский праздник. Праздники и обряды народного земледельческого календаря»). Бу икмәкне җиргә, табигать көчләренә яисә ата-бабаларга корбанга китереп, игенчеләр сихри рәвештә аларның „күңелләрен“ йомшартырга, яклау алырга, җирнең уңдырышлы булуына һәм аның күп җимеш китерүенә ирешергә теләгәннәр».

  2.   Йомырка. 1999 елгы «Фән һәм тормыш» дигән журналның 2 нче санында болай дип язылган: «Күрәсең, бу символ [йомырка] христиан диненә, башка символлар кебек, мәҗүси йолалардан күчкән... Борынгы ата-бабаларыбыз йомырка — тормышның башлангычы, уңдырыш, яз көнне „чәчәк атуының“ символы дип санаган» («Наука и жизнь»). Йомырканы буяу турында «Рус культурасының дөньясы» дигән китапта болай диелә: «Бу йола борынгы хорафатларга нигезләнгән. [...] Славяннарның рухларның күңелләрен йомшартуга багышланган бер бәйрәмендә рухларга корбан итеп кан белән буялган йомыркалар китергәннәр, чөнки, борынгы риваятьләр буенча, кан тәмле аш дип саналган («Мир русской культуры»). Еллар узу белән йомыркаларны, рухлар корбаннарга игътибар итсен дип, төрле төсләргә буйый башлаганнар».

  3.   Пасха вакытындагы иртәнге хезмәт. Таң атканчы хезмәт башкару йоласы борынгы кояшка табынучылардан килгән, «алар язгы көн-төн тигезлегендә таң атуны каршы алган һәм бар нәрсәгә тормыш бирүче кояшның зур кодрәтенә тантаналы рәвештә сокланган» («Celebrations—The Complete Book of American Holydays»).

  4.   Йорт куяннары һәм кыргый куяннар. Болар — уңдырыш символлары, алар «үз башлангычын борынгы йолалардан һәм мәҗүсиләрнең Европада һәм Якын Көнчыгышта киң таралган язгы бәйрәмнәренең символларыннан алынган».

  5.   Бәйрәм исеме. Кайбер герман телләрендә бу бәйрәмнең исеменнән аның мәҗүси бәйрәм булуы инде күренә. Мәсәлән, инглиз телендә ул — «Easter» (и́сте), ә немец телендә «Ostern» (о́стерн) a дип атала. «Британия энциклопедиясе»ндә болай дип әйтелгән: «Инглиз телендәге „Easter“ дигән сүзнең мәгънәсе билгесез; VIII гасырдагы англо-сакс рухание Мөхтәрәм Беданың сүзләре буенча, бу сүз англо-сакс яз алиһәсе Эостраның исеменнән килгән. Башка чыганаклар буенча, бу исем Астарта — финикияле уңдырыш алиһәсенең исеменнән килгән. Бабыл мифологиясендә Астарта Иштар исемле алиһәгә тиң.

 «Католик энциклопедиясе»ндә христиан Пасхасының башлангычы яхшы ачыкланып бирелә: «Пасха символлары һәм аларның кайбер элементлары уңдырыш культы белән бәйле. Алар беренче мәсихчеләргә кадәрге язгы бәйрәм итүләрдән һәм мәҗүсиләр йолаларыннан килгән».

 Изге Язмалар гыйбадәт кылуда Аллаһы хупламаган йолаларны кулланудан кисәтә (Марк 7:6—8). 2 Көринтлеләргә 6:17 дә болай диелә: «Алар арасыннан чыгыгыз һәм аерылыгыз,— ди Йәһвә». Христианнарның Пасхасы — мәҗүсиләр бәйрәме. Аллаһы хуплавын алырга теләгән кешеләр андый бәйрәмнәргә якын килмәс.

a «Пасха» дигән рус сүзе борынгы еврей телендәге песах дигән сүздән килә.