Төп мәгълуматка күчү

Ни өчен Йәһвә Шаһитләре Пасха бәйрәмен үткәрми?

Ни өчен Йәһвә Шаһитләре Пасха бәйрәмен үткәрми?

Ялгыш карашлар

  Ялгыш караш: Йәһвә Шаһитләре мәсихчеләр түгел, шуңа Пасха бәйрәмен үткәрми дә.

 Факт: Без мәсихчеләр һәм Гайсә Мәсихне Коткаручыбыз дип таныйбыз. Без «нәкъ аның эзләре буенча барырга» тырышабыз (1 Петер 2:21; Лүк 2:11).

  Ялгыш караш: Сез Гайсәнең үледән терелүенә ышанмыйсыз.

 Факт: Без Гайсәнең терелүенә ышанабыз һәм моның турында вәгазьлибез. Безнең иманыбыз шул мөһим тәгълиматка нигезләнгән (1 Көринтлеләргә 15:3, 4, 12—15).

  Ялгыш караш: Пасха бәйрәмен үткәрмичә, сез балаларыгызны шатлыктан мәхрүм итәсез.

 Факт: Без балаларыбызны бик яратабыз, шуңа күрә аларга үгет-нәсыйхәтләр бирәбез һәм бәхетле булырга өйрәтәбез (Титуска 2:4).

Ни өчен Йәһвә Шаһитләре Пасха бәйрәмен үткәрми?

  •   Пасха бәйрәмен үткәрү Изге Язмаларда әйтелгәннәргә туры килми.

  •   Гайсә үз шәкертләренә аның үледән терелү көнен түгел, ә үз үлеменең көнен искә алырга кушкан. Шуңа күрә без ел саен Гайсәнең үлемен искә алу кичәсен үткәрәбез. Аның датасын без ай календаре буенча санап чыгабыз (Лүк 22:19, 20).

  •   Пасха бәйрәмен үткәрү борынгы уңдырыш йолалары белән бәйле. Шуңа күрә без Аллаһы бу бәйрәмне хупламый дип саныйбыз. Аллаһы бездән «җан-тән белән бирелгәнлекне» көтә. Аңа гыйбадәт кылуга ул хупламаган йолаларны кушсак, аны рәнҗетербез (Чыгыш 20:5; 1 Патшалар 18:21).

 Пасха бәйрәмен үткәрмәскә карарыбыз Изге Язмаларга нигезләнгән. Бу китап кешеләрнең гореф-гадәтләренә иярмәскә өйрәтә, шулай ук «зирәклек һәм аң» кулланып эш итәргә киңәш ителә (Гыйбрәтле сүзләр 3:21; Маттай 15:3). Кешеләр Пасха турында сораулар биргәндә, без үз карашыбызны ачык аңлатып бирәбез, шулай да беркемгә дә үз карашыбызны такмыйбыз (1 Петер 3:15).