Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

«Мин инде рәхимсез холкымның колы түгел»

«Мин инде рәхимсез холкымның колы түгел»
  • Туу елы: 1956

  • Туган иле: Канада

  • Үткәндә: бозык тормыш алып барган, өмете өзелгән, рәхимсез булган

ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ

 Мин Альберта провинциясендә (Канада), Калгари шәһәрендә туганмын. Сабый чагымда әти-әнием аерылышкан, һәм әнием минем белән әби-бабама күченгән. Әбием һәм бабам безне бик яратты, һәм бала чагым бик бәхетле үтте. Ул шатлыклы балачак елларымны мин әле дә сагынып искә алам.

 Җиде яшемдә бәхетле балачагым тәмамланды. Әнием яңадан әтиемгә кияүгә чыкты, һәм без Сент-Луиска (Миссури штаты, Кушма Штатлар) күчендек. Тиздән мин әтиемнең бик рәхимсез була алганын аңладым. Мәсәлән, беренче көнне яңа мәктәптән кайткач, әтием мине анда үпкәләткәннәрен, ә минем җавап кайтармаганымны белеп алды. Ул ярсып китте һәм миңа мәктәптәге балалардан да катырак сукты. Моннан мин яхшы «сабак» алдым һәм шуннан бирле башка балалар белән сугыша башладым.

 Әтиемнең начар холкы әниемнең ачуын чыгара иде, һәм өйдә ызгыш-талаш еш кубып торды. 11 яшемдә мин наркотиклар куллана һәм эчә башладым. Тора-бара мин сугыш чукмарына әйләндем һәм еш кына урамнарда сугыштым. Мәктәпне тәмамлаганда мин инде рәхимсез бер кеше идем.

 18 яшемдә мин АКШның Диңгез пехота корпусында укый башладым. Анда мин тагы да кырысландым һәм кеше үтерү техникасын үзләштердем. Биш елдан соң мин хәрби хезмәтне калдырып, психология өйрәнер өчен, университетка кердем. Минем максатым Федераль тикшерү бюросына эшкә урнашу иде. Башта мин Кушма Штатларда, аннан соң Канадада укыдым.

 Укыган вакытта кешеләрдән һәм гомумән җәмгыятьтән тулысынча өметем өзелде. Кешеләр үзләре турында гына уйлый, тормыш мәгънәсез, ә кешелек проблемаларын чишеп булмый кебек тоела иде. Кешеләр дөньяны яхшырак итә алыр дигән өметемне мин югалттым.

 Эчемдәге бушлыкны мин наркотиклар, исерткеч эчемлекләр белән тутырырга тырыштым һәм баерга омтылдым. Тормышым буш булды, бар уйлаганым нинди киләсе күңел ачуга барырмын һәм нинди хаты-кыз белән йоклармын иде. Хәрби өйрәтү ярдәмендә үз-үземә ышанганга, мин еш сугыштым. Гаделлеккә карата минем үз карашым бар иде, һәм берәрсе башка кеше белән, минемчә, үзен гаделсез тотса, мин шунда ук аңа каршы чыктым. Ләкин асылда мин рәхимсез холкымның колына әйләнә бардым.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ

 Бер көнне без дустым белән өемнең подвалында наркотик тәэсирендә утыра идек һәм марихуана партиясен сатуга әзерләдек. Шунда дустым миннән Аллаһыга ышанасыңмы дип сорады. Мин исә: «Аллаһы дөньядагы бар газаплар өчен гаепле икән, минем аны беләсем дә килми»,— дидем. Икенче көнне яңа эш урынымда Йәһвә Шаһите булган бер хезмәттәшем миннән: «Синеңчә, дөньядагы бар газаплар өчен Аллаһы гаеплеме?» — дип сорады. Аның соравы мине гаҗәпләндерде һәм миндә кызыксыну уятты. Киләсе алты ай дәвамында безнең күп сөйләшүләр булды, һәм ул миңа тормыш турындагы иң авыр сорауларыма Изге Язмалар нигезендә җаваплар бирде.

 Ул вакытта мин бер хатын-кыз белән тордым, һәм без өйләнешергә җыена идек. Ләкин аның Изге Язмалардан белгәннәремне ишетәсе дә килми иде. Бер якшәмбе көнне мин аңа безнең белән Изге Язмаларны өйрәнергә Йәһвә Шаһитләрен чакырганым турында әйттем. Икенче көнне, эштән өйгә кайткач, аның, бөтен әйберләребезне алып, өйдән чыгып киткәнен ачыкладым. Мин өйдән чыктым да елап җибәрдем һәм Аллаһыга, дога кылып, ярдәм сорап ялвардым. Шунда мин догада беренче тапкыр Аллаһының Йәһвә дигән исемен кулландым (Зәбур 83:18).

 Ике көн үткәч, Йәһвә Шаһитләре булган бер пар минем белән Изге Язмаларны өйрәнә башлады. Без «Син җирдәге оҗмахта мәңге яши аласың» дигән китап буенча өйрәндек. Алар киткәч, мин ул китапны шул ук төнне укып чыктым a. Йәһвә Аллаһы һәм аның Улы, Гайсә Мәсих, турында белгәннәрем йөрәгемә үтеп керде. Мин Йәһвәнең шәфкатьле Аллаһы икәнен һәм, кешеләр газап чиккәндә, аның да газап чиккәнен аңладым (Ишагыя 63:9). Аллаһының яратуы һәм аның Улының минем хакка үзен корбан иткәне миңа аеруча тәэсир итте (1 Яхъя 4:10). Мин Йәһвәнең минем белән үзен сабыр тотканын аңладым, чөнки ул «беркемнең дә һәлак ителүен теләми, ә барысының да тәүбәгә килүен тели» (2 Петер 3:9). Йәһвәнең мине үзенә җәлеп иткәнен сиздем (Яхъя 6:44).

 Шул ук атнадан башлап мин җыелыш очрашуларына йөри башладым. Чәчләрем озын, колакларымда алкалар, кыяфәтем куркыныч иде, ләкин Йәһвә Шаһитләре мине күптән күрмәгән туганын кабул иткәндәй каршы алды. Алар үзләрен мәсихчеләрчә тотты. Мин яңадан әби-бабамның йортына килгәндәй итеп үземне сиздем, ләкин монда тагы да яхшырак иде.

 Тиздән Изге Язмалардан белгәннәрем тормышымны үзгәртә башлады. Чәчемне кистердем, әхлаксыз тормыш рәвешемне ташладым, наркотиклар һәм исерткеч эчемлекләр кулланмый башладым (1 Көринтлеләргә 6:9, 10; 11:14). Минем Йәһвәне сөендерәсем килде. Шуңа күрә аның ниндидер эшләремне хупламаганын белеп алганда, мин начар тәртибемне акларга тырышмадым. Мин бик күңелсезләнеп, үземә: «Моннан ары алай булырга тиеш түгел»,— дип әйтә идем. Һәм бер дә икеләнмичә фикер йөртүемне һәм тәртибемне үзгәртергә тырыштым. Нәтиҗәдә, мин Йәһвә юлыннан йөрүнең файдасын сизә башладым. 1989 елда 29 июльдә, өйрәнә башлаганнан соң алты ай үткәч, мин, суга чумдырылып, Йәһвә Шаһите булып киттем.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ

 Изге Язмалар мине, холкымны үзгәртте. Элек мин үзен дошманнарча тоткан кешегә тупасланып каршы чыга идем. Ләкин хәзер «һәркем белән тыныч-тату яшәр өчен» мин зур тырышлыклар куям (Римлыларга 12:18). Әйе, Аллаһы Сүзе һәм аның изге рухы кешеләрне үзгәртә ала. Мин Йәһвәгә моның өчен бик рәхмәтлемен (Гәләтиялеләргә 5:22, 23; Еврейләргә 4:12).

 Хәзер инде мин наркотиклар, рәхимсезлек һәм бозык теләкләрнең колы түгел. Минем хәзер Йәһвә Аллаһыны сөендерәсем һәм аңа бөтен җаным белән хезмәт итәсем килә. Мәсәлән, мин кешеләргә Йәһвә белән танышырга ярдәм итәм. Суга чумдырылганнан соң, берничә ел үткәч, мин вәгазьчеләргә ихтыяҗ булган җирдә хезмәт итәр өчен, икенче илгә күчендем. Мин инде күп еллар кешеләр белән Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне уртаклашам һәм аларның тормышлары да яхшы якка үзгәргәнен күрәм. Минем әнием дә Йәһвә Шаһите булып китте, һәм бу, өлешчә, ул минем үзгәргәнемне күргәнгә булды. Мин бик шатмын.

 1999 елда мин Сальвадорда хәзер Патшалык вәгазьчеләре мәктәбе дип аталган мәктәпне тәмамладым. Анда мин вәгазь эшендә җитәкчелек итәр өчен, шулай ук җыелышта өйрәтер һәм көтүче вазифасын үтәр өчен кирәкле белем алдым. Шул ук елны без минем кадерле Эухения белән гаилә кордык. Бергә без Гватемалада тулы вакытлы вәгазьчеләр булып хезмәт итәбез.

 Өмет өзелүләр үткәндә калды. Хәзер мин бик бәхетлемен. Мин Изге Язмалардан белгәннәремне кулланып яшәдем һәм әхлаксызлык белән рәхимсезлек коллыгыннан азат булдым. Хәзер тормышымда чын ярату һәм тынычлык хөкем сөрә.

a Йәһвә Шаһитләре хәзер өйрәнү өчен башлыча «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапны куллана.