Төп мәгълуматка күчү

Ни өчен җыела торган урыннарыгыз «Йәһвә Шаһитләренең Патшалык Залы» дип атала?

Ни өчен җыела торган урыннарыгыз «Йәһвә Шаһитләренең Патшалык Залы» дип атала?

 Моңа берничә сәбәп бар:

  •   Без җыелган бина — зал.

  •   Без Изге Язмалар Аллаһысы Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен һәм аның турында шаһитлек бирергә өйрәнер өчен җыелабыз (Зәбур 83:18; Ишагыйя 43:12).

  •   Без шулай ук Гайсә еш искә алган Аллаһы Патшалыгы турында өйрәнер өчен җыелабыз (Маттай 6:9, 10; 24:14; Лүк 4:43).

 Без сезне якындагы Патшалык Залына килергә чакырабыз. Сез анда Йәһвә Шаһитләренең үз очрашуларын ничек үткәрә икәнен күрә алырсыз.