Төп мәгълуматка күчү

Ни өчен сез кан җибәрмисез?

Ни өчен сез кан җибәрмисез?

Киң таралган уйдырмалар

  Уйдырма: Йәһвә Шаһитләре медицинага ышанмый һәм бернинди дә дәвалау ысулларын кулланмый.

 Факт: Без үзебез өчен дә, гаиләләребез өчен дә иң яхшы дәвалау ысулларын кулланырга тырышабыз. Авырганда, без кан җибәрмичә дәвалауда һәм операцияләр ясауда тәҗрибәләре булган табибларга мөрәҗәгать итәбез. Медицина тиз алга киткәнгә, без бик шатбыз. Мәсәлән, Йәһвә Шаһитләрен кан җибәрмичә дәвалар өчен уйлап чыгарылган ысулларны бүген башка кешеләрне дәвалаганда да кулланалар. Кан җибәрүнең күптөрле куркыныч нәтиҗәләре булырга мөмкин. Мәсәлән, кан белән нинди дә булса чирләр күчәргә мөмкин, кайвакыт иммун реакцияләр була, табибларның да хата ясаулары бар.

  Уйдырма: Йәһвә Шаһитләре кешене иман белән савыктырып була дип ышана.

 Факт: Без иман белән дәваламыйбыз.

  Уйдырма: Кан җибәрмичә дәвалану кыйбатка төшә.

 Факт: Кан җибәрмичә кулланылган дәвалану ысуллары кыйммәтле түгел a.

  Уйдырма: Кан җибәрмәгәнгә күрә, һәр ел күп Йәһвә Шаһитләре, шул исәптән балалар, һәлак була.

 Факт: Алай дип әйтер өчен бернинди нигез дә юк. Хирурглар кан җибәрмичә йөрәккә операция, ортопедик операцияләр һәм кеше органнарын күчереп кую кебек авыр процедураларны еш башкара b. Кан җибәрмичә дәваланучы пациентлар, шул исәптән балалар да, гадәттә, кан җибәреп дәваланучылар кебек, ә кайчак хәтта тизрәк тә терелә c. Ничек кенә булмасын, пациент кан җибәрүдән тыелганга үләрме, я кан җибәргәнгә яшәп калырмы икәнен һичкем белми.

Ни өчен Йәһвә Шаһитләре кан җибәрүдән баш тарта?

 Бу медицинага түгел, ә дингә кагылышлы сорау. Тәүратта да, Инҗилдә дә каннан тыелырга дигән әмер бар (Яратылыш 9:4; Левиләр 17:10; Канун 12:23; Рәсүлләр 15:28, 29). Шулай ук Аллаһы карашыннан кан яшәүне символлаштыра (Левиләр 17:14). Шул сәбәптән Аллаһыга буйсынганга күрә дә, аны Тормыш Чыганагы буларак ихтирам иткәнгә дә, без кан җибәрмибез.

Кан җибәрүгә карашлар үзгәрә

Катлаулы операцияләрне дә кан җибәрмичә уңышлы гына ясап була

 Кайчандыр медицина өлкәсендә кан җибәрмичә дәвалау акылга сыймаслык ысул, хәтта үзеңә кул салуга тиң дип санала иде. Ләкин соңгы елларда хәл үзгәрде. Мәсәлән, 2004 нче елда бастырылган бер медицина журналында әйтелгәнчә, «Йәһвә Шаһитләре өчен уйлап чыгарылган күп кенә дәвалау ысуллары киләсе елларда киң таралган норма булып китәчәк» d. Бүтән бер журналда «кан җибәрмичә дәвалау Й[әһвә] Ш[аһитләре] генә түгел, башка кешеләр дә куллана алырлык булырга һәм операцияләрнең аерылгысыз бер өлеше булып китәргә тиеш» дип әйтелә («Heart, Lung and Circulation»).

 Бүген кан җибәрмичә катлаулы операцияләр ясар өчен, дөнья буйлап меңләгән табиб операция вакытында күп кан югалтмас өчен төрле ысуллар куллана. Андый чаралардан хәтта бай булмаган илләрдә дә файдаланалар. Йәһвә Шаһитләре булмаган күп кенә пациентлар да кан җибәрмичә дәваланырга теләген белдерә.

a Белешмәлекне к.: Transfusion and Apheresis Science, Volume 33, No. 3, p. 349.

b Белешмәлекне к.: The Journal of Thoracic and Cardiovascular Surgery, Volume 134, No. 2, pp. 287-288; Texas Heart Institute Journal, Volume 38, No. 5, p. 563; Basics of Blood Management, p. 2; Continuing Education in Anaesthesia, Critical Care & Pain, Volume 4, No. 2, p. 39.

c Белешмәлекне к.: The Journal of Thoracic and Cardiovascular Surgery, Volume 89, No. 6, p. 918; Heart, Lung and Circulation, Volume 19, No. 11, p. 658.

d Continuing Education in Anaesthesia, Critical Care & Pain, Volume 4, No. 2, page 39.