Төп мәгълуматка күчү

Мәсихче медицина ярдәмен кабул итә аламы?

Мәсихче медицина ярдәмен кабул итә аламы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Әйе. Гайсәнең сүзләреннән күренгәнчә, мәсихчеләр медицина ярдәмен кабул итә ала. Гайсә: «Табиб сәламәт кешегә түгел, ә авыру кешегә кирәк»,— дигән (Маттай 9:12). Изге Язмалар медицина китабы булмаса да, анда Аллаһыга яраклы булырга теләгән кешеләр өчен файдалы принциплар язылган.

Үз-үзеңне тикшерер өчен сораулар

 1. Тәкъдим ителгән дәвалау ысулы турында мин нәрсә беләм? Изге Язмалар безне «һәр сүзгә ышаныр» урынына ышанычлы һәм дөрес белем эзләргә дәртләндерә (Гыйбрәтле сүзләр 14:15).

 2. Миңа башка табиблар бу дәвалау турында нәрсә уйлый икәнен белергә кирәкме? Хәлегез авыр булса, «киңәшчеләрнең күп» булуы бик файдалы булыр (Гыйбрәтле сүзләр 15:22).

 3. Андый дәвалауның төрен куллану Изге Язмалардагы «каннан тыелырга» дигән әмерне бозмасмы? (Рәсүлләр 15:20)

 4. Дәвалау һәм диагностика спиритизм белән бәйле түгелме? Изге Язмаларда спиритизм белән шөгыльләнү хөкем ителә (Гәләтиялеләргә 5:19—21). Дәвалау спиритизм белән бәйлеме, юкмы икәнен билгеләр өчен, киләсе сорауларны карап чыгыгыз:

  •   Дәвалау ысулын тәкъдим иткән кеше спиритизм белән шөгыльләнмиме?

  •   Сезне дәвалаучы, явыз рухлар аркасында я кешеләр сезне сихерләгәнгә чирлисез, дип әйтмиме?

  •   Дәвалану я дарулар ясау әфсен уку, корбаннар китерү яисә башка спиритизм йолалары яки әйберләре белән бәйле түгелме?

 5. Мин үз сәламәтлегем турында чиктән тыш борчылмыйммы? Изге Язмаларда мондый киңәш бар: «Акыллы булуыгыз һәркемгә билгеле булсын» (Филипиялеләргә 4:5). Акыллы булу сезгә игътибарыгызны «мөһимрәк» нәрсәләргә, мәсәлән рухи эшләргә, тупларга ярдәм итәр (Филипиялеләргә 1:10; Маттай 5:3).