Төп мәгълуматка күчү

Ни өчен Йәһвә Шаһитләре патриотик церемонияләрдә катнашмый?

Ни өчен Йәһвә Шаһитләре патриотик церемонияләрдә катнашмый?

 Йәһвә Шаһитләре хөкүмәтләрне һәм милли символларны хөрмәт итә. Без башкаларның патриотик церемонияләрдә катнашырга хакы бар дип саныйбыз. Мәсәлән, алар байракка честь бирү, милли гимны башкарыргамы, юкмы икәнен үзләре сайлый ала.

 Ләкин Йәһвә Шаһитләре үзләре андый церемонияләрдә катнашмый. Чөнки алар бу Изге Язмаларда язылганнарга каршы килә дип ышана. Без башкаларның карашларын хөрмәт итәбез, шуңа карашыбызны башкалар хөрмәт итәр дип өметләнәбез.

Бу мәкаләдә

 Без Изге Язмалардагы нинди тәгълиматларны исәпкә алабыз?

 Без Изге Язмалардагы ике төп тәгълиматны исәпкә алабыз:

  •   Аллаһы гына гыйбадәт кылуга лаеклы. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Йәһвә Аллаһыңа табын һәм аңа гына изге хезмәт башкар» (Лүк 4:8). Байракка тугры булу антларында һәм милли гимннарда иң беренче итеп үз илеңә тугры булу сүзләре кулланыла. Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләренә андый церемонияләрдә катнашырга вөҗданнары рөхсәт итми.

     Йәһвә Шаһитләре санавынча, байракка честь бирү дә — аңа гыйбадәт кылу. Андый честь бирү потка табынуга тиң, ә Изге Язмаларда потка табыну — Аллаһы өчен җирәнгеч нәрсә дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 10:14). Кайбер тарихчылар милли байраклар, асылда, дини символлар дип таныйлар. «Милләтчелекнең төп иман символы — байрак»,— дип яза тарихчы Карлтон Хейс a. Ә беренче мәсихчеләр турында Дэниел Манникс болай дип язган булган: «Мәсихчеләр [Рим] императорының гениаль булуына корбаннар китерүдән баш тарткан. Бу безнең көннәрдә байракка честь бирүдән баш тартуга тиң» b.

    Йәһвә Шаһитләре байракка честь бирмәсәләр дә, алар аны яндырмаячак. Алар аны я башка берәр милли символны хөрмәт итмәгәннәрен күрсәтергә теләгәндәй, башка эшләр дә кылмаячак.

  •   Аллаһы кешеләрне аермый (Рәсүлләр 10:34, 35). Изге Язмаларда Аллаһы «бер кешедән бөтен халыкларны бар итте» дип әйтелә (Рәсүлләр 17:26). Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре берәр халыкны я милләтне, башкаларыннан өстенрәк куеп, данлау дөрес булмас иде дип саный. Без кешене аның чыгышына да, кайда яшәвенә дә карап тормыйча хөрмәт итәбез (1 Петер 2:17).

 Ил законы патриотик церемонияләрдә катнашуны таләп итсә, нәрсә эшләргә?

 Йәһвә Шаһитләре хөкүмәткә каршы чыкмый. Без хөкүмәтләр — «Аллаһының билгеләнгән тәртибенең» өлеше дип саныйбыз, һәм ул аларның булуын рөхсәт итә (Римлыларга 13:1—7). Мәсихчеләр илдәге хакимиятләргә буйсынырга тиеш.

 Илдәге законнар Аллаһы законнарына каршы килсә, нәрсә эшләргә? Кайбер очракларда илдәге законнарга үзгәреш кертергә сорап була c. Бу мөмкин булмаса, Йәһвә Шаһитләре мондый принцип буенча эш итәчәк: «Без кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга тиеш» (Рәсүлләр 5:29).

 Ә бәлки, Йәһвә Шаһитләре андый карашта торып, үз сәяси я социаль позицияләрен күрсәтергә тырышадыр

 Юк. Йәһвә Шаһитләре сәяси я социаль сораулар турында әйткәндә, бер якның ягына да басмый. Байракка честь бирмәү я милли гимнны башкарудан баш тарту — бу без сәяси актив булуыбызны күрсәтәбез дигән сүз түгел. Без Изге Язмаларга нигезләнгән карашта торганга байракка честь бирмибез һәм милли гимнны башкармыйбыз.

a «Essays on Nationalism», 107—108 б.

b «The Way of the Gladiator», 212 б.