Рәсүлләр 5:1—42
Искәрмәләр
Искәрмәләр
үзеңне котыртырга: Сүзгә-сүз «үзеңнең йөрәгеңне тутырырга». Монда кулланылган грек сүзтезмәсе бу контекстта «берәр нәрсә эшләргә батырчылык итү» дигән мәгънә йөртә. Ул шундый ук мәгънәле еврей идиомасын чагылдырадыр. Мәсәлән, «үз йөрәген тутырган» дигән еврей идиомасы Әс 7:5 тә «батырчылык иткән» дип тәрҗемә ителгән, ә Вг 8:11 дә бу идиома «йөрәге явызлык кылырга тәвәккәл булып китә» дип бирелгән.
Йәһвә рухын: «Йәһвә рухы» (яки «Йәһвә үз рухы») дигән сүзтезмә Еврей Язмаларында күп тапкыр очрый. (Менә кайбер мисаллар: Хк 3:10; 6:34; 11:29; 13:25; 14:6; 15:14; 1Иш 10:6; 16:13; 2Иш 23:2; 1Пат 18:12; 2Пат 2:16; 2Ел 20:14; Иш 11:2; 40:13; 63:14; Йз 11:5; Мик 3:8.) Лк 4:18 дә очраган «Йәһвә... үз рухын» дигән сүзтезмә Иш 61:1 дән китерелгән өземтәнең өлеше булып тора. Анда һәм Еврей Язмаларындагы башка очракларда, еврей текстында «рух» дигәнне аңлаткан сүз белән бергә тетраграмматон кулланыла. Сакланып калган грек кулъязмаларында Рс 5:9 да «Раббы рухын» диелсә дә, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә ни өчен «Йәһвә рухын» дип әйтелгәне Б1 һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 5:9 аңлатыла.
җыелышымны: Бу экклеси́а дигән грек сүзенең беренче очравы. Ул ике грек сүзеннән: эк (мәгънәсе «-дан/-дән; эченнән») һәм кале́о (мәгънәсе «чакыру») сүзләреннән барлыкка килгән. Бу сүз берәр аерым максат я эшчәнлек өчен чакырылган халык төркемен аңлата. (Сүзлекне кара.) Бу контекстта Гайсә мәсихче җыелышның барлыкка килүен алдан әйтә. Бу җыелыш майланган мәсихчеләрдән тора; алардан, «тере ташлардан, рухи йорт салына» (1Пт 2:4, 5). Септуагинтада бу грек сүзе еш кына «җыелыш» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзенең тиңдәш сүзе буларак кулланыла; «җыелыш», гадәттә, Аллаһының бөтен халкын күрсәтә (Кн 23:3; 31:30). Рс 7:38 дә Мисырдан чакырып алынган исраиллеләр «җыелыш» дип атала. Шул ук рәвешчә «караңгылыктан» чакырып алынган һәм «дөньядан сайлап алынган» мәсихчеләр «Аллаһының... җыелышын» тәшкил итә (1Пт 2:9; Ях 15:19; 1Кр 1:2).
чүлдә җыелыш: Монда Мисырдан чакырып алынган исраиллеләр «җыелыш» дип атала. Еврей Язмаларында «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә гадәттә «җыелыш» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе каха́л «чакыру; җыю» дигәнне аңлаткан сүздән килеп чыккан (Сн 20:8; Кн 4:10). Каха́л сүзе, исраиллеләрне оештырылган халык итеп күрсәтер өчен, еш кулланыла, мәсәлән мондый сүзтезмәләрдә: «Исраил(нең) җыелышы» (Лв 16:17; Йш 8:35; 1Пат 8:14), «Аллаһы җыелышы» (Нк 13:1) һәм «Йәһвә(нең) җыелышы» (Кн 23:2, 3; Мик 2:5; Сн 20:4; 1Ел 28:8). Септуагинтада (мәсәлән Зб 22:22 [21:23, LXX]) еврей сүзе каха́л еш кына экклеси́а дигән грек сүзе белән тәрҗемә ителгән; соңгысы Мәсихче Грек Язмаларында «җыелыш» дигән мәгънәне белдерер өчен кулланыла. (Мт 16:18; Рс 5:11 гә аңлатмаларны кара.)
җыелышны: Бу Рәсүлләр китабында экклеси́а дигән грек сүзенең беренче очравы. Ул ике грек сүзеннән: эк (мәгънәсе «-дан/-дән; эченнән») һәм кале́о (мәгънәсе «чакыру») сүзләреннән барлыкка килгән. Бу төшенчә берәр аерым максат я эшчәнлек өчен чакырылган халык төркемен аңлата, шуңа күрә ул яңа оештырылган мәсихче җыелышны яхшы тасвирлый. (Сүзлекне кара.) Экклеси́а сүзе Мт 16:18 дә кулланыла (аңлатманы кара); анда Гайсә майланган мәсихчеләрдән торган мәсихче җыелышның барлыкка килүен алдан әйтә. Алардан, «тере ташлардан, рухи йорт салына» (1Пт 2:4, 5). Мәсихче Грек Язмаларында бу төшенчә майланган мәсихчеләрнең җыелма төркеменә генә түгел, ә шулай ук билгеле бер өлкәдәге барлык мәсихчеләргә я җирле җыелышны тәшкил иткән мәсихчеләргә кулланыла. Рс 5:11 нең контекстында бу төшенчә Иерусалимдагы мәсихче җыелышны аңлата. (Рс 7:38 гә аңлатманы кара.)
могҗизалы күренешләр: Рс 2:19 га аңлатманы кара.
галәмәтләр: Мәсихче Грек Язмаларында грек сүзе те́рас һәрвакыт семе́йон («билге») дигән сүз белән бергә кулланыла һәм икесе дә күплек санда килә (Мт 24:24; Ях 4:48; 2Кр 12:12). Башлыча, те́рас сүзе курку-хөрмәт я гаҗәпләнү уятучы берәр нәрсәне аңлата.
Йәһвәнең фәрештәсе: Бу сүзтезмә, «фәрештә» дигәнне аңлаткан еврей сүзе һәм тетраграмматоннан торган сүзтезмә буларак, Еврей Язмаларында күп тапкыр очрый; аны Яр 16:7 дә беренче тапкыр күреп була. Ул Септуагинтаның борынгы бер кулъязмасында Зк 3:5, 6 да очраганда, грек сүзе а́нгелос (фәрештә; хәбәрче) еврей хәрефләре белән язылган Аллаһы исеме белән бергә бара. Бу кулъязма Яһүдия чүлендә, Нахаль Хеверда (Израиль) мәгарәдә табылган һәм б. э. к. 50 — б. э. 50 елларына карый. Сакланып калган грек кулъязмаларында Рс 5:19 да «Раббының фәрештәсе» дип әйтелсә дә, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә ни өчен «Йәһвәнең фәрештәсе» дип әйтелгәне Б1 һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 5:19 аңлатыла.
Исраил халкының: Яки «исраиллеләрнең». Сүзгә-сүз «Исраил улларының». (Сүзлектән «Исраил» кара.)
аксакалларын: Яки «аксакаллар советын». Монда кулланылган грек сүзе геруси́а Ях 3:4 тә очраган ге́рон (сүзгә-сүз «карт кеше») дигән төшенчә белән тамырдаш. Бу ике төшенчәнең һәрберсе Мәсихче Грек Язмаларында бер генә тапкыр очрый. Кайберәүләр «аксакаллар советы» сүзтезмәсе Югары киңәшмә сүзтезмәсенең синонимы дип саный; Югары киңәшмә — яһүдләрнең Иерусалимдагы югары суды — өлкән руханилар, канунчылар һәм аксакаллардан торган. (Лк 22:66 га аңлатманы кара.) Әмма бу контекстта «Югары киңәшмә» һәм Исраил халкының «аксакаллары», күрәсең, бер-берсен алмаштыра алмаган ике төшенчә булып тора. Бу «аксакалларның» кайберләре, бәлки, Югары киңәшмәнең рәсми әгъзалары булгандыр, ә башкалары анда киңәшче ролен үтәгәндер.
аксакаллар җыелышы: Яки «аксакаллар советы». Монда кулланылган пресбите́рион дигән грек сүзе пресби́терос (сүзгә-сүз «олы яшьтәге кешеләр») дигән төшенчәгә тамырдаш; соңгысы Изге Язмаларда башлыча җәмгыятьтә я халыкта берәр хакимлеккә я җаваплылыкка ия кешеләргә карый. Кайвакыт бу төшенчә кешенең яшенә караса да (Лк 15:25 һәм Рс 2:17 дәге кебек), ул олы яшьтәге кешеләрне генә аңлатмый. «Аксакаллар җыелышы» сүзтезмәсе монда, күрәсең, Югары киңәшмәне — яһүдләрнең Иерусалимдагы югары судын белдерә. Ул өлкән руханилар, канунчылар һәм аксакаллардан торган. Бу өч төркем еш кына бергә искә алына. (Мт 16:21; 27:41; Мк 8:31; 11:27; 14:43, 53; 15:1; Лк 9:22; 20:1; сүзлектән «Өлкән; аксакал» һәм бу шигырьдәге Югары киңәшмә залына дигән сүзтезмәгә аңлатманы кара.)
гыйбадәтханә башлыгы: Рс 4:1 гә аңлатманы кара.
гыйбадәтханә башлыгы: Шулай ук ул Рс 5:24, 26 да искә алына. Б. э. I гасырына бу вазифаны дәрәҗә ягыннан баш руханидан соң икенче булган рухани үтәгән. Гыйбадәтханә башлыгы гыйбадәтханәдә хезмәт иткән руханилар белән җитәкчелек иткән. Ул шулай ук левилеләрдән торган гыйбадәтханә сакчылары ярдәмендә гыйбадәтханәдә һәм аның тирәсендә тәртип саклаган. Аңа буйсынган башлыклар гыйбадәтханә капкаларын иртән ачкан, ә кичен япкан левилеләрне күзәткән. Бу башлыклар гыйбадәтханә хәзинәсе өчен җаваплы булган, тулаем алганда халык арасындагы тәртипне саклаган һәм гыйбадәтханәнең билгеле бер өлешләренә чит кеше кермәсен өчен күзәткән. Левилеләр 24 төркемгә бүленгән булган. Һәр төркем елына ике тапкыр бер атна хезмәт иткән. Һәр төркемдә, күрәсең, башлык булган, һәм ул гыйбадәтханә башлыгы алдында җаваплы булган. Гыйбадәтханәдәге башлыклар зур хакимлеккә ия булган. Алар Гайсәне үтерергә сүз куешкан өлкән руханилар белән бергә искә алына. Гайсә сатылган төнне алар үз сакчылары белән аны кулга алырга килгән (Лк 22:4 (аңлатманы кара), 52).
баганага: Яки «агачка». Грек сүзе кси́лон монда стауро́с («җәфалану баганасы» дип бирелә) дигән грек сүзенең синонимы буларак кулланыла һәм Гайсә кадаклап куелган үтерү коралын сурәтли. Мәсихче Грек Язмаларында Лүк, Паул һәм Петер кси́лон сүзен шул мәгънәдә гомумән биш мәртәбә кулланган (Рс 5:30; 10:39; 13:29; Гл 3:13; 1Пт 2:24). Септуагинтада кси́лон сүзе Кн 21:22, 23 тә «һәм син аны баганага асып куйсаң» дигән җөмләдә үзенә туры килгән эц (мәгънәсе «агач; агач кисәге») дигән еврей сүзен тәрҗемә итәр өчен кулланыла. Паул бу шигырьне Гл 3:13 тә өземтә итеп китергән; анда кси́лон сүзе мондый җөмләдә очрый: «Баганага асылган һәркем ләгънәтле». Бу грек сүзе шулай ук Септуагинтада Ез 6:11 дә (1 Езра 6:31, LXX) эц дигән еврей төшенчәсенә туры килгән а дигән арамей сүзен тәрҗемә итәр өчен кулланыла. Анда Фарсы патшасының боерыгын бозучылар турында болай диелә: «Аны үз йортыннан алынган бер бүрәнәгә күтәреп кадакласыннар». Изге Язмаларны язучыларның кси́лон сүзен стауро́с сүзенең синонимы итеп кулланганы шуңа өстәмә дәлил булып тора: Гайсәне хач итеп кадакланган ике баганада түгел, ә тек куелган бүрәнәдә җәзалап үтергәннәр, чөнки бу контекстта кси́лон сүзе нәкъ шул мәгънә йөртә.
Баш Җитәкче: Монда кулланылган архего́с дигән грек төшенчәсенең төп мәгънәсе «баш җитәкләүче; беренче булып баручы». Ул Изге Язмаларда дүрт тапкыр очрый һәм һәр очракта Гайсәгә карата кулланыла (Рс 3:15; 5:31; Ев 2:10; 12:2). Монда ул «Коткаручы» титулы белән бергә кулланыла. (Рс 3:15 кә аңлатманы кара.)
Баш Җитәкчесен: Монда кулланылган архего́с дигән грек төшенчәсенең төп мәгънәсе «баш җитәкләүче; беренче булып баручы». Ул Изге Язмаларда дүрт тапкыр очрый һәм һәр очракта Гайсәгә карата кулланыла (Рс 3:15; 5:31; Ев 2:10; 12:2). Бу грек сүзе шулай ук юл күрсәтүче һәм аны башкалар өчен әзерләүче берәүгә карата кулланылырга мөмкин. Аллаһы белән кешелек арасында арадашчы булып киткәнгә һәм мәңгелек тормыш алу өчен юл ачканга, Гайсә тиешенчә тормышның Баш Җитәкчесе дип аталган. «Баш Җитәкче» дип тәрҗемә ителгән төшенчә күрсәткәнчә, беренче булып баручы моны башлык я мирза буларак эшли һәм шулай итеп рәсми я административ хезмәт үти. (Рс 7:27, 35 тә тамырдаш сүз Муса турында Исраилнең «башлыгы» дип әйтелгәндә кулланыла.) Бу төшенчә монда Аллаһы үз ниятен үтәр өчен кемне куллана икәнен күрсәтүче фикерне үз эченә ала. Гайсә, күпләрне йолып алыр өчен, «тиешле йолым» булып киткән (1Тм 2:5, 6; Мт 20:28; Рс 4:12). Үледән терелтелгәннән соң, Гайсә Баш рухани һәм Хөкемче буларак үз йолымының бәясен куллана алган. Бу йолым корбанына иман иткән кешеләр аның ярдәмендә гөнаһ белән үлемнән азат була ала. Шуңа күрә Гайсә аша үлеләр терелтелгән булачак (Ях 5:28, 29; 6:39, 40). Шулай ул мәңгелек тормышка юл ача (Ях 11:25; 14:6; Ев 5:9; 10:19, 20). Кайбер Изге Язмалар тәрҗемәчеләре бу сүзне тормышны «Бар итүче» дип бирсәләр дә, Изге Язмалар ачык итеп Гайсәнең бу исемгә туры килмәгәнен күрсәтә. Киресенчә, ул үз тормышын һәм хакимлеген Аллаһыдан алган, һәм Аллаһы аны куллана (Зб 36:9; Ях 6:57; Рс 17:26—28; Кл 1:15; Ач 3:14).
алар бик нык ярсыды: Бу грек сүзтезмәсе монда һәм Рс 7:54 тә генә очрый. Ул сүзгә-сүз «кисү» дигәнне аңлата, ләкин ике очракта да күчмә мәгънәдә, бик көчле хисләрне белдерер өчен, кулланыла.
Гамәлиил: Рәсүлләр китабында ике мәртәбә, монда һәм Рс 22:3 тә, искә алынган Канун укытучысы. Ул, дөньяви чыганакларда билгеле булганча, Гамәлиил I (Олысы) дип санала. Гамәлиил Гиллельнең (Олысы) оныгы, я, бәлки, улы, булган. Гиллель киңрәк карашлы фарисейлар агымына нигез салган дип санала. Гамәлиилне халык шулкадәр хөрмәт иткән, хәтта ул беренче булып «раббан» дигән хөрмәтле титул алуга лаек булган. Шуңа күрә ул, фарисейларның күп кенә улларын, мәсәлән Тарс шәһәреннән булган Шаулны, өйрәтеп, ул көннәрдәге яһүдләр җәмгыятенә зур йогынты ясаган (Рс 22:3; 23:6; 26:4, 5; Гл 1:13, 14). Ул, күрәсең, киң карашлы кеше булган, бу аның Канун белән гореф-гадәтләрне аңлатуыннан күренә. Мәсәлән, ул хатыннарны тотрыксыз ирләреннән, тол хатыннарны тотрыксыз балаларыннан яклаган кануннар гамәлгә керткән дип санала. Ул шулай ук яһүд булмаган ярлы кешеләрнең, ярлы яһүдләрнеке кебек, уңыш калдыкларын җыю хокуклары булсын өчен көрәшкән. Гамәлиилнең киң карашлы булуы Петер һәм башка рәсүлләргә карата бирелгән киңәшеннән күренә (Рс 5:35—39). Әмма, раввиннар язулары күрсәткәнчә, Гамәлиил раввиннарның гореф-гадәтләренә Изге Язмаларга караганда зуррак әһәмият биргән. Шуңа күрә, гомумән алганда, аның өйрәтүләре аның раввин бабаларының һәм ул көннәрдәге дини җитәкчеләрнең күпчелек тәгълиматларына охшаш булган. (Мт 15:3—9; 2Тм 3:16, 17; сүзлектән «Фарисейлар»; «Югары киңәшмә» кара.)
камчылагач: Бу, күрәсең, яһүдләрнең җәзасын күрсәтә. Яһүдләргә «40 тапкырдан артык» сукмау дигән әмер бирелгән булган (2Кр 11:24; Кн 25:2, 3).
бу яхшы хәбәр: Грек сүзе эуанге́лион «яхшы; әйбәт» дигәнне аңлаткан эу һәм «хәбәр китерүче; игълан итүче (белдерүче)» дигән мәгънә йөрткән а́нгелос сүзләреннән барлыкка килгән. (Сүзлекне кара.) Кайбер татар Изге Язмаларында ул «инҗил» дип тәрҗемә ителә. Тамырдаш грек сүзе эуангелисте́с «яхшы хәбәр вәгазьләүче» дип тәрҗемә ителә (Рс 21:8; Эф 4:11; 2Тм 4:5).
яхшы хәбәрне: Бу эуанге́лион дигән грек сүзенең беренче очравы. Ул татар телендәге кайбер Изге Язмаларда «инҗил» дип тәрҗемә ителгән. Тамырдаш грек сүзе эуангелисте́с «яхшы хәбәрне вәгазьләүче» дип тәрҗемә ителә (Рс 21:8; Эф 4:11; 2Тм 4:5).
өйдән өйгә йөреп: Шулай итеп грек сүзтезмәсе кат о́йкон (сүзгә-сүз «һәр йорт») тәрҗемә ителгән. Кайбер сүзлекләр һәм комментарийлар буенча, грек бәйлеге ката́ бүлгәләү мәгънәсен белдерергә мөмкин. Мәсәлән, бер сүзлектә әйтелгәнчә, бу сүзтезмә «өйдән өйгә йөреп... бер-бер артлы каралган урыннарны» аңлата («A Greek-English Lexicon of the New Testament and Other Early Christian Literature», Third Edition). Икенче бер сүзлек буенча, ката́ бәйлеге «бүлгәләү мәгънәсендә (Рс 2:46; 5:42: ... өйдән өйгә/[шәхси] өйләрдә)» кулланыла («Exegetical Dictionary of the New Testament», Хорст Бальз һәм Герхард Шнейдер редакциясендә бастырылган). Изге Язмалар белгече Р. Ленски мондый сүзләр әйткән: «Рәсүлләр бер минутка да үзләренең фатихалы эшен туктатмаган. Алар „һәр көн“ дәвам иткән, һәм бу ачыктан-ачык „Гыйбадәтханәдә“ булган; анда аларны Югары киңәшмә һәм гыйбадәтханә сакчылары күрә һәм ишетә алган, һәм әлбәттә, бүлгәләү мәгънәсендәге кат о́йкон, „өйдә“ дигән рәвешне түгел, ә „өйдән өйгә йөреп“ дигәнне аңлата» («The Interpretation of the Acts of the Apostles», 1961). Ката́ бәйлегенең охшаш кулланышы Лк 8:1 дә очрый; анда Гайсә «шәһәрдән шәһәргә һәм авылдан авылга кереп», вәгазьләп йөргән диелә. Турыдан-туры кешеләрнең йортларына барып вәгазьләү ысулы искиткеч нәтиҗәләр китергән. (Рс 6:7; шулай ук Рс 4:16, 17; 5:28 белән чагыштыр.)
яхшы хәбәрне... игълан иттеләр: Монда кулланылган эуангели́зомай дигән грек фигыле эуанге́лион (мәгънәсе «яхшы хәбәр») дигән исем белән тамырдаш. Мәсихче Грек Язмаларында яхшы хәбәрнең бер мөһим ягы Аллаһы Патшалыгы белән һәм Гайсә Мәсихкә иман итү аша котылу белән тыгыз бәйле. Аллаһы Патшалыгы Гайсәнең вәгазьләү һәм өйрәтү эшенең төп темасы булган. Рәсүлләр китабында грек фигыле эуангели́зомай күп мәртәбә очрый һәм вәгазьләү эшенең мөһим икәненә басым ясый. (Рс 8:4, 12, 25, 35, 40; 10:36; 11:20; 13:32; 14:7, 15, 21; 15:35; 16:10; 17:18; Мт 4:23; 24:14 кә аңлатмаларны кара.)
Медиаматериал
Монда күрсәтелгән пергамент кулъязмасында Рс 5:3—21 дәге өзек язылган. Бу Унциал 0189 буларак билгеле кулъязма кайчандыр Рәсүлләр китабын үз эченә алган кодексның өлеше булган. Алгы биттә (сул якта) Рс 5:3—12, ә икенче биттә (уң якта) Рс 5:12—21 китерелә. Кайбер белгечләр бу кулъязманы б. э. икенче гасырының ахырына я б. э. өченче гасырының башына караталар, ә башкалары аны б. э. өченче я дүртенче гасырларына карата. Мәсихче Грек Язмаларының борынгырак папирус кисәкләре сакланган булса да, бу билгеле булган иң борынгы пергамент кулъязмасы. Ул Берлинда (Германия) Дәүләт музеенда саклана.
Бу 3D видеороликта Сөләйман колоннадасының нинди була алганы күрсәтелә. Сөләйман колоннадасы беренче гасыр гыйбадәтханәсендәге тышкы ишегалдының көнчыгыш ягында урнашкан түбәле киң галерея булган. Изге Язмаларда бу урын өч мәртәбә искә алына. Яхъяның сүзләре буенча, бер тапкыр Гайсә бу колоннада аша үткәндә, аны яһүдләр уратып алып, аңардан үзенең Мәсихме, юкмы икәнен әйтүен сораган (Ях 10:22—24). Соңрак, Петер тумыштан аксак кешене савыктыргач, гаҗәпләнгән халык Сөләйман колоннадасында Петерне моның турында тыңларга җыелган (Рс 3:1—7, 11). Ә беренче мәсихчеләр Сөләйман колоннадасында башкаларның күз алдында очрашканнар. (Рс 5:12, 13; сүзлектән «Сөләйман колоннадасы» кара.)
Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң Гайсәнең шәкертләре яхшы хәбәрне, кеше йортларына килеп, вәгазьләүләрен дәвам иткән. Шәкертләргә «өйрәтмәскә боерык» бирелгән булса да, Аллаһы тарафыннан рухландырылган хәбәрдә әйтелгәнчә, «алар һәр көн гыйбадәтханәдә һәм өйдән өйгә йөреп, Мәсих — Гайсә хакындагы яхшы хәбәрне өзлексез игълан иттеләр һәм өйрәттеләр» (Рс 5:40—42). Якынча б. э. 56 елында рәсүл Паул Эфес өлкәннәренә: «Сезне халык алдында һәм өйдән өйгә йөреп өйрәтүдән... баш тартмадым»,— дип әйткән булган (Рс 20:20). Паул, бу ир-атларга вәгазьләр өчен, үзенең куйган тырышлыклары турында сөйләгән, ә алар әле иман итмәүчеләр булган һәм «тәүбә итеп Аллаһыга таба борылырга һәм Хуҗабыз Гайсәгә иман итәргә кирәклеге турында» белмәгән (Рс 20:21). Рухи карашлы кешеләрне очраткач, ул, һичшиксез, аларны күбрәк өйрәтер өчен, һәм алар мәсихчеләр булып киткәч, иманнарын ныгытыр өчен, аларның өйләренә кабат килгән булган. (Рс 5:42; 20:20 гә аңлатмаларны кара.)