Төп мәгълуматка күчү

Ни өчен Йәһвә Шаһитләре туган көн бәйрәмен үткәрми?

Ни өчен Йәһвә Шаһитләре туган көн бәйрәмен үткәрми?

 Йәһвә Шаһитләре туган көн бәйрәмен үткәрми, чөнки аны Аллаһы хупламаган бәйрәм дип саный. Изге Язмаларда туган көнне үткәрү турыдан-туры тыелмый. Әмма Изге Язмалар бу бәйрәмнең үзенчәлекләренә игътибар итә һәм бу бәйрәмгә карата Аллаһының карашын белергә ярдәм итә. Бу бәйрәмнең дүрт үзенчәлеген һәм Изге Язмалардагы принципларны карап чыгыйк.

  1.   Туган көн бәйрәмен үткәрү мәҗүсилектән килгән. Бер басма буенча, бу йола кешенең туган көне вакытында «явыз рухлар һәм көчләр аңа һөҗүм итә ала» дигән ышануга нигезлгән. Шул ук вакыт «дусларның бәйрәмдә булуы һәм аларның яхшы теләкләре кешене яклап тора» («Funk & Wagnalls Standard Dictionary of Folklore, Mythology, and Legend»). Башка бер чыганакта әйтелгәнчә, «борынгы заманда туган көн турында язулар алып бару бик мөһим булган, чөнки кешенең туу датасы нигезендә гороскоп төзелгән», ә бу үз чиратында «астрологиянең мистик өйрәтүенең» бер өлеше («The Lore of Birthdays»). Шул ук чыганакта болай диелә: «Халыклар ышанганча, туган көндә яндырган шәмнәр сихри көчкә ия һәм теләкләрне үти».

     Әмма, Изге Язмаларда сихерчелек, күрәзәлек, спиритизм һәм «шуларга охшаш нәрсәләр» хөкем ителә (Канун 18:14; Гәләтиялеләргә 5:19—21). Аллаһының борынгы Бабылны хөкем иткәндә моның төп сәбәбе — анда яшәгән кешеләрнең астрология белән шөгыльләнүләре булган (Ишагыя 47:11—15). Әлбәттә, Йәһвә Шаһитләре һәр гореф-гадәтнең чыгышын тикшереп тормый, әмма Изге Язмаларда берәр сорауга карата Аллаһының карашы турыдан-туры язылган булса, алар моны игътибарсыз калдырмый.

  2. 4 Беренче мәсихчеләр туган көн бәйрәмен үткәрмәгән. Бер энциклопедия буенча, беренче мәсихчеләр «һәр кешенең туган көнен үткәрү мәҗүси йола дип санаган» («The World Book Encyclopedia»). Изге Язмаларда Гайсәнең рәсүлләре һәм Гайсә өйрәткән башка кешеләр дә һәр мәсихче өчен үрнәк калдырган диелә (2 Тисалуникәлеләргә 3:6).

  3.   Мәсихчеләр үтәргә тиеш бердәнбер бәйрәм — туу көне түгел, ә Гайсә Мәсихнең үлем көне (Лүк 22:17—20). Бу гаҗәеп тә түгел, чөнки Изге Язмаларда: «Үлем көне туу көненнән яхшырак»,— дип әйтелә (Вәгазьче 7:1). Җирдәге тормышының азагына Гайсә үзенә Аллаһы алдында яхшы исемне булдырган. Шуның өчен Гайсәнең үлем көне туу көненнән мөһимрәк (Еврейләргә 1:4).

  4.   Изге Язмаларда Аллаһының хезмәтчеләре туган көн бәйрәмен үткәргән дип әйтелми. Бу очраклы хәл түгел. Изге Язмаларда Аллаһыга хезмәт итмәгән кешеләрнең ике туган көнне бәйрәм итүләре искә алына. Бу ике очракта да бәйрәм итү начар яктан күрсәтелә (Яратылыш 40:20—22; Марк 6:21—29).

Йәһвә Шаһитләренең балалары туган көн бәйрәмннәрен үткәрмәү аркасында үзләрен нәрсәдәндер мәхрүм ителгән кешеләр дип саныймы?

 Һәрбер яратучан ата-ана кебек, Шаһитләр дә үз балаларын ярата. Мәсәлән, алар балаларына бүләкләр бирә һәм аларга күңелле дуслык очрашулары оештыра. Алар Аллаһыдан үрнәк алырга тырыша, ә Аллаһы һәркайсы вакытта үз балаларына яхшы бүләкләр бирә (Маттай 7:11). Йәһвә Шаһитләренең балалары үзләрен нәрсәдәндер мәхрүм ителгән кешеләр дип санамый Бу киләсе сүзләрдән күренә:

  •   «Көтмәгәндә бүләк алу күпкә кызыграк» (Тэмми, 12 яшь).

  •   «Туган көн бәйрәмендә миңа бүләкләр бирмиләр, ләкин әти-әнием миңа башка көннәрдә бүләкләр бирә. Мин сюрпризларны яратам, шуңа күрә бу миңа бик ошый» (Грегори, 11 яшь).

  •   «Сез ун минут, берничә кекс һәм җыр, шул бәйрәм дип уйлыйсызмы әллә? Безгә кунакка килегез һәм чын бәйрәмнең нәрсә икәнен күрерсез!» (Эрик, 6 яшь)