Төп мәгълуматка күчү

Ни өчен Йәһвә Шаһитләре башка диннәргә караганда Хуҗабызның кичке ашын башкача бәйрәм итә?

Ни өчен Йәһвә Шаһитләре башка диннәргә караганда Хуҗабызның кичке ашын башкача бәйрәм итә?

 Хуҗабызның кичке ашын бәйрәм итүгә килгәндә (ә аны шулай ук Гайсәнең үлемен искә алу кичәсе дип тә атыйлар), без нәкъ Изге Язмаларда язылганча эш итәбез (1 Көринтлеләргә 11:20). Башка диннәрнең исә бу бәйрәм белән бәйле ышанулары һәм эшләре Изге Язмаларга нигезләнми.

Максат

 Хуҗабызның кичке ашын үткәрүнең максаты — Гайсәне искә алу һәм безнең хакына биргән корбаны өчен рәхмәтле булу (Маттай 20:28; 1 Көринтлеләргә 11:24). Бу бәйрәм ниндидер илтифат бирүче я гөнаһларны кичерүче тылсымлы йола я дини гореф-гадәт түгел a. Изге Язмалар өйрәткәнчә, Аллаһы гөнаһларыбызны дини йола тотуыбыз нигезендә түгел, ә Гайсәгә иман итү аркылы гына кичерә (Римлыларга 3:25; 1 Яхъя 2:1, 2).

Никадәр еш?

 Гайсә үз шәкертләренә Хуҗабызның кичке ашын үткәрергә әмер биргән, ләкин никадәр еш икәнен төгәл әйтмәгән (Лүк 22:19). Кайберәүләр аны ай саен бәйрәм итә; башкалар исә — һәр атна; кемдер — һәр көн я көненә берничә тапкыр. Башкалар исә, кеше үзе күпме тапкыр бәйрәм итәргә кирәк икәнен сайлый, дип уйлый b. Ләкин киләсе якларга игътибар итәргә кирәк.

 Гайсә Хуҗабызның кичке ашын яһүдләрнең Пасах бәйрәме көнендә гамәлгә керткән, һәм соңрак шул ук көнне ул үлгән булган (Маттай 26:1, 2). Бу очраклы рәвештә булмаган. Изге Язмаларда Гайсәнең корбаны Пасах бәйрәменең сарык бәтие белән чагыштырыла (1 Көринтлеләргә 5:7, 8). Пасах бәйрәме елга бер тапкыр үткәрелгән булган (Чыгыш 12:1—6; Левилеләр 23:5). Шулай ук беренче мәсихчеләр Гайсәнең үлемен искә алу кичәсен һәр елны бер тапкыр бәйрәм иткән c. Йәһвә Шаһитләре дә бу Изге Язмалардагы үрнәк буенча эш итә.

Көн һәм вакыт

 Гайсә калдырган үрнәк Кичәне никадәр еш үткәрергә кирәк икәнен генә түгел, ә шулай ук аның көнен һәм вакытын билгеләргә ярдәм итә. Ул бу бәйрәмне б. э. 33 елында, Изге Язмалардагы ай календаре буенча 14 нисанда, кояш баегач, гамәлгә керткән (Маттай 26:18—20, 26). Беренче мәсихчеләрнең үрнәкләренә ияреп, без Кичәне һәр ел нәкъ бу көнне үткәреп торабыз d.

 Б. э. 33 елының 14 нисаны җомга көне булса да, бүген бу дата һәр елны атнаның төрле көннәренә туры килә ала. 14 нисанны билгеләр өчен, без аны Гайсә көннәрендә кебек санап чыгарабыз. Бу сан яһүдләрнең бүгенге календареннән азрак аерылып торырга мөмкин e.

Икмәк белән шәраб

 Яңа бәйрәм өчен Гайсә Пасах бәйрәменең кичке ашыннан соң калган чүпрәсез икмәк белән кызыл шәрабны кулланган булган (Маттай 26:26—28). Аның үрнәге буенча эш итеп, без чүпрәсез икмәк белән кызыл шәрабны кулланабыз. Икмәккә бернәрсә дә өстәлми. Шәраб — йөзем согы түгел. Шәрабка шикәр, тәмләткечләр я алкоголь өстәлми. Бу гади кызыл шәраб булырга тиеш.

 Кайбер диннәрдә чүпрәле икмәк кулланалар, ләкин Изге Язмаларда чүпрә еш кына гөнаһ белән бозылу символы булып тора (Лүк 12:1; 1 Көринтлеләргә 5:6—8; Гәләтиялеләргә 5:7—9). Шуңа күрә чүпрәсез һәм башка матдәләрсез пешерелгән икмәк кенә Мәсихнең гөнаһсыз тәненең символы булып тора ала (1 Петер 2:22). Шәраб урынына ачытылмаган йөзем согын куллану да Изге Язмаларга туры килми. Аллаһы Сүзендә исерткеч эчемлекләр эчү тыелмаса да, кайбер чиркәүләрдә ул тыела. Шуңа күрә алар йөзем согын гына куллана (1 Тимутигә 5:23).

Символлар туры мәгънәдәге тән белән канга әверелми

 Кичәдә кулланылган чүпрәсез икмәк белән шәраб Мәсих тәненең һәм канының символлары булып тора. Кайберәүләр икмәк белән шәраб могҗизалы рәвештә кан белән тәнгә әверелә я алар белән кушыла дип уйлый. Ләкин бу алай түгел. Изге Язмаларда моңа дәлилләр китерелә.

  •   Гайсә үз шәкертләренә үзенең канын эчәргә кушкан булса, ул аларга кан куллану турындагы Аллаһы канунын бозарга дип әйткән булыр иде (Яратылыш 9:4; Рәсүлләр 15:28, 29). Гайсә шулай эшли алмаган — ул канның изгелеге хакындагы Аллаһы канунын бозарга дип әйтмәгән (Яхъя 8:28, 29).

  •   Рәсүлләр Гайсәнең туры мәгънәдәге канын эчкән булсалар, ул үз каны «түгеләчәк» дип әйтмәгән булыр иде. Шулай итеп ул үз корбаны әле китереләчәк дип әйткән булган (Маттай 26:28).

  •   Гайсәнең йолым корбаны «бер тапкыр гына» китерелгән булган (Еврейләргә 9:25, 26). Ләкин Хуҗабызның кичке ашында икмәк белән шәраб аның тәне белән канына әверелгән булса, авыз итүчеләр Гайсәнең корбанын кат-кат китергән булырлар иде бит.

  •   Гайсә: «Мине корбан итәр өчен»,— дип әйтмәгән. Ул: «Мине искә алу өчен шулай эшләгез»,— дип әйткән (1 Көринтлеләргә 11:24).

 Икмәк белән шәраб Гайсәнең туры мәгънәдәге тәне белән канына әверелә дип ышанган кешеләр, бу тәгълиматны яклар өчен, Изге Язмаларның кайбер шигырьләренә игътибар итә. Мәсәлән, күп кенә тәрҗемәләрдә Гайсәнең сүзләре болай дип яңгырый: «Бу минем каным» (Маттай 26:28). Әмма аның сүзләрен «бу минем канымны аңлата», «бу минем канымны символлаштыра» дип тә тәрҗемә итәргә була. Гайсә еш кына метафоралар кулланып өйрәткән (Маттай 13:34, 35).

Кем авыз итә?

 Хуҗабызның кичке ашын бәйрәм иткәндә, кайбер Йәһвә Шаһите генә икмәк белән шәрабтан авыз итә. Ни өчен?

 Гайсәнең түгелгән каны нигезендә «яңа килешү» гамәлгә кергән. Ул Йәһвә Аллаһының борынгы Исраил халкы белән төзелгән килешүне алмаштырган (Еврейләргә 8:10—13). Яңа килешүдә торганнар Кичәдәге символлардан авыз итә. Бу килешүгә бар мәсихчеләр дә түгел, ә Аллаһы чакырган кешеләр генә керә (Еврейләргә 9:15; Лүк 22:20). Алар Мәсих белән бергә күктә идарә итәчәк. Изге Язмаларда андый хөрмәткә 144 000 кеше генә ия булачак дип әйтелә (Лүк 22:28—30; Ачылыш 5:9, 10; 14:1, 3).

 Мәсих белән бергә идарә итәргә чакырылганнар «кечкенә көтүне» тәшкил итә. Алардан аермалы буларак, Йәһвә Шаһитләренең күбесе «бихисап күп кешенең» өлеше булып җирдә мәңгелек тормыш алырга өметләнә (Лүк 12:32; Ачылыш 7:9, 10). Җирдәге мәңгелек тормышны алырга өметләнгән кешеләр, Кичәдәге символлардан авыз итмәсәләр дә, үзләренең Гайсә алар хакына китергән корбаны өчен рәхмәтләрен белдерә (1 Яхъя 2:2).

a Макклинток һәм Стронг энциклопедиясендә болай дип әйтелә: «„Тылсымлы“ дигән сүз Я[ңа] В[асыятьтә] очрамый. Грек сүзе μυστήριον [мисте́рион] бер кайда да суга чумдырылуга, я Хуҗабызның кичке ашына, я башка бер йолага карата кулланылмый» (John McClintock, James Strong. Cyclopedia of Biblical, Theological, and Ecclesiastical Literature. Гранд-Рапидс, 1981, 9 т., 212 б.).

b Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә, Хуҗабызның кичке ашы турында сүз барганда, шәрабны «эчкән саен» дигән сүзтезмә кулланыла. Бу сүзләргә нигезләнеп, кайберәүләр Искә алу кичәсен никадәр еш үткәрергә кирәк икәнен билгеләргә тырыша. Ләкин бу контекстта грек телендәге бу сүзләрнең мәгънәсе мондый: «һәр очракта», ягъни «бәйрәмне үткәргәндә» (1 Көринтлеләргә 11:25, 26).

c Карагыз: The New Schaff-Herzog Encyclopedia of Religious Knowledge. Edited by Samuel Macauley Jackson. Гранд-Рапидс, 1958, 4 т., 43—44 б.; John McClintock, James Strong. Cyclopedia of Biblical, Theological, and Ecclesiastical Literature. Гранд-Рапидс, 1981, 8 т., 836 б.

d Карагыз: The New Cambridge History of the Bible, Volume 1, 841 б.

e Безнең көннәрдәге яһүдләрнең календарьләрендә нисан аеның башы астраномик яңа ай буенча билгеләнә, ләкин андый метод беренче гасырда кулланылмаган. Киресенчә, ай Иерусалимда күренә башлагач, нисан ае башланган була. Бу астраномик яңа айның тууыннан соң бер я күбрәк көн үткәч булырга мөмкин. Шуның аркасында Йәһвә Шаһитләре Мәсихнең үлемен искә алу кичәсен үткәргән көн бүгенге яһүдләрнең Пасах үткәрү көненә еш кына туры килми.