Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«КҮЗӘТҮ МАНАРАСЫ» № 1 2023 | Психик сәламәтлек. Изге Язмалар булыша ала

Бөтен дөнья буйлап миллионлаган кеше психика белән бәйле проблемалардан интегеп яши. Андый авыруга төрле яшь, раса һәм диндәге, шулай ук төрле белемле һәм төрле дәрәҗәле кешеләр дучар була ала. Бу журналда психик чирләр һәм аларның кешеләргә тәэсире турында сүз бара. Шулай ук анда психик авырудан интеккән кешеләргә медицина ярдәме алу мөһим икәне һәм Изге Язмаларның ничек булыша ала икәне карала.

 

Психик сәламәтлек — дөньякүләм проблема

Психик авыру төрле яшьтәге һәм чыгышлары төрле булган кешеләрдә була ала. Изге Язмалардагы мәгълүмат психик сәламәтлегегезгә ничек файда китерә ала икәнен белегез.

Аллаһы безнең хакта кайгырта

Ни өчен без Йәһвә Аллаһы уйларыбызны һәм хисләребезне башкаларга караганда яхшырак аңлый икәненә ышана алабыз?

1 | Дога. «Бар мәшәкатьләрегезне аңа йөкләгез»

Аллаһыга чыннан да бар борчыган нәрсә турында дога кылып буламы? Борчылудан интеккән кешеләргә дога нинди файда китерә?

2 | «Язмалар аша бирелгән юаныч»

Изге Язмалардагы хәбәр эмоциональ авыртулар тиздән юкка чыгачак икәненә өмет бирә.

3 | Изге Язмалардагы мисаллардан көч табыгыз

Изге Язмаларда безнекенә охшаш уйлар һәм хисләр кичергән кешеләр турында хәбәрләр бар. Алар безгә, борчулы хис-тойгылар кичергәндә, үзебезне ялгыз хис итмәскә булыша ала.

4 | Изге Язмалардагы гамәли киңәшләр

Изге Язмалардагы өзекләр турында уйлану һәм ирешә алырлык максатлар кую психик сәламәтлек проблемаларын җиңәргә ничек булыша икәнен белегез.

Психик авыруы булган кешегә ничек ярдәм итәргә?

Психик авырудан интеккән дустыгыз өчен сезнең ярдәмегез бик мөһим.