Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы безнең хакта кайгырта

Аллаһы безнең хакта кайгырта

ИЗГЕ Язмаларда безнең өчен иң яхшы киңәшләр бар, чөнки ул — Аллаһы Сүзе. Ул, медицина белешмәлеге булмаса да, безгә авыр шартларны, борчылу уйларны, авырту китерә торган хис тойгыларны, шулай ук физик һәм психик сәламәтлек проблемаларын җиңеп чыгарга булыша ала.

Иң мөһиме, Изге Язмалар безне шуңа ышандыра: Барлыкка Китерүчебез Йәһвә a Аллаһы безнең уйларыбызны һәм хисләребезне башкаларга караганда яхшырак аңлый. Ул безгә бар проблемаларыбызны кичереп чыгарга булышырга бик тели. Әйдәгез, Изге Язмалардан юата торган ике өзек карап чыгыйк.

«Йәһвә боек күңеллеләргә якын, рухы сынык булганнарны ул коткара» (ЗӘБУР 34:18).

«Мин, Аллаһың Йәһвә, сине уң кулыңнан тотып торам, сиңа: „Курыкма. Мин сиңа ярдәм итәрмен“,— диям» (ИШАГЫЯ 41:13).

Әмма Йәһвә безгә психик сәламәтлек проблемаларыбызны җиңеп чыгарга ничек булыша? Ул безнең хакта күп яклардан чын чынлап кайгырта. Без моны киләсе мәкаләләрдән белербез.

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18).